Кытай теле

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кытай теле latin yazuında])
Кытай теле
Үзисем:

телдән сөйләм:
трад. 漢語, гад. 汉语
язма сөйләм:
трад. һәм гад. 中文

Илләр:

Кытай Халык Җөмһүрияте, Кытай Җөмһүрияте, Сингапур, Филипин, Малайзия, Индонезия, Көнчыгыш Тимор, Таиланд, Вьетнам, Мьянма, Камбоджа, Канада, АКШ, Перу

Рәсми халәт:

Кытай байрагы Кытай, Кытай Республикасы байрагы Кытай Җөмһүрияте, Сингапур байрагы Сингапур, БМО байрагы БМО

Сөйләшүчеләр саны:

1,3 млрд.

Дәрәҗә:

1

 Классификация
Төркем:

???

Язу:

кытай язуы, традицион кытай язуы[d] һәм гадиләштерелгән кытай язуы[d]

Тел кодлары
ГОСТ 7.75–97:

кит 315

ISO 639-1:

zh

ISO 639-2:

chi һәм zho

ISO 639-3:

zho[1]

Кытай теле яки чин теле (кыт. трад. 漢語, гад. 汉语 пиньинь hànyǔ, палл. ханьюй яисә 中文 пиньинь zhōngwén, палл. чжунвэнь) — сино-тибет гаиләсе телләренең яки төркемнәренең берсе. Әлеге билгесезлек сәбәбе — бер яктан төрле сөйләм юрамалары сөйләшүчеләре бер-берсен кайчакта аңлый алмавы[2] һәм икенче яктан уртак язу системасы. Сөйләм юрамалары сөйләшүчеләр тарафыннан бер телнең юрамалары булып таныла. Шулай да аерма роман телләре арасындагы аермага тигез булырга мөмкин.

КХҖдә рәсми рәвештә Пекин диалектына нигезләнгән путунхуá (кыт. трад. 普通話, гад. 普通话, пиньинь pǔtōnghuà, палл. путунхуа «гади сөйләм») дигән стандарт кулланыла. Кытайдан тыш, Кытай Җөмһүриятендә һәм Сингапурда дәүләт теле статусын йөртә, 1973 елдан бирле[3][4] БМОның 6 рәсми һәм эш телләре хисабына керә.

Бөтен дөньяда гомуми сөйләшүчеләр саны — 1,3 млрд. кеше[2], шул сәбәпле ул туган тел буларак иң күп сөйләшүчеләр саны булган тел дип санала.

Кытай теленең таралышы:
     Кытай теле дәүләт яки рәсми тел булган илләр      5 миллионнан артык кеше кытайча сөйләшкән илләр      1 миллионнан артык кеше кытайча сөйләшкән илләр      0,5 миллионнан артык кеше кытайча сөйләшкән илләр      0,1 миллионнан артык кеше кытайча сөйләшкән илләр      Кытай телендә күп кешеләр сөйләшкән шәһәрләр

Язу системасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иероглифлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә: Кытай язуы

Хәзерге көндә кытай телендә язу өчен традицион иероглифлар һәм традицион иероглифлардан килеп чыккан гадиләштерелгән иероглифлар кулланыла. Иероглифлар шакмакка сыйдырылырлык итеп өстән аска һәм уңнан сулга языла. Гәрчә иероглифларның башкача урнашуы уңнан сулга XX гасырда популяр булып киткән. Яхшы белем алган кытайча укучы хәзерге көндә якынча 4000-нән 6000-гә кадәр иероглиф таный, кыйтга гәзитен уку өчен 3000 иероглиф кирәк. Кытай Халык Җөмһүрияте эшчеләр арасында 2000 иероглиф белемен күрсәтә, гәрчә ул бары тик функциональ белү булырга мөмкин. Мәктәптә укучылар типик рәвештә якынча 2000 иероглиф өйрәнәләр, шул ук вакытта галимнәр 10 000-гә кадәр хәтерли алалар. Зур кыскартылмаган сүзлектә, мәсәлән, Канси Сүзлегендә 40 000-нән артык иероглиф бар, монда мәгънәсе ачык булмаган, юрама, сирәк һәм архаик иероглифлар кертелгән, бу иероглифларның хәзер чирегеннән азрагы кулланыла.
Кытай иероглифлары тарихи һәм хәзерге көндә корей теленә, япон теленә, вьет теленә һәм башка телләргә белем таралу белән үтеп кергән. Урта Азиядә яшәүче кытай халкының өлеше булып саналган дунган халкы кытайча язу өчен кириллица куллана һәм элегәрәк гарәп язуы кулланган.

Пиньинь[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә: Пиньинь

Пиньи́нь (кыт. 拼音 пиньинь pīnyīn, палл. пиньинь яисә 汉语拼音 пиньинь hànyǔ pīnyīn, палл. ханьюй пиньинь) — 1958 елда Кытай Халык Җөмһүриятендә кабул ителгән латин хәрефләре белән кытай сүзләрен язу системасы. Путунхуа авазларын чагылдыра. Пиньиньнән тыш, путунхуа яки диалектлары романлаштыру башка системалары бар.

Чжуинь фухао[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә: Чжуинь фухао

Чжуи́нь фуха́о (трад. 注音符號, гад. 注音符号, пиньинь zhùyīn fúhào, палл. чжуинь фухао) — кытай стеногрфиясенә нигезләнеп 1913 елда булдырылган әлифба. Тайваньдә киң таралган.

Сяоэрцзин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә: Сяоэрцзин

Сяоэрцзи́н (трад. 小兒經, гад. 小儿经, пиньинь xiǎo'érjīng, палл. сяоэрцзин) — кытайча сөйләшкән һәм ислам динен тоткан дунганнар һ.б. халыклар кулланган гарәп язуына нигезләнгән әлифбасы.

Грамматика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әлеге бүләктә путунхуа грамматикасы турында сөйләнә.

Сүз ясалышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кытай телендә күп тамырлы сүзләр киң таралган, мәсәлән:

  • «ата» + 母 «ана» = 父母 fùmǔ «ата-ана»,
  • diàn «электр» + 话 huà «сөйләү» = 电话 diànhuà «телефон»,
  • cháng «озын» + 短 duǎn «кыска» = 长短 сhángduǎn «озынлык».
  • xiū «төзәтү» + 车 chē «арба; автомобиль» + 站 zhàn «тукталыш» = 修车站 xiūchēzhàn «автосервис».

Кытай телендә конверсия дигән күренеш еш очрый: бер үк сүз төрле сүз төркемнәренә карый ала, мәсәлән, төрле очракларда 发展 fāzhǎn «үсеш» тә, «үсергә» дип тә тәрҗемә итеп була.

Исемнәр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күплек саны кушымчасы — 们 men; исем алдыннан микъдәрен белдергән башка сүзләр килсә, ул кушымча кулланылмый. Исемнәр килеш, род һ.б. категорияләре юк.

Алмашлыклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алмашлыклар төрленми; 们 men кушымчасы аларга да кушыла ала.

Зат алмашлыклары
Зат Берлек саны Күплек саны
1-нче зат «мин» 我们 wǒmen «без»;
咱们 zánmen «без» (әңгәмәдәш белән)
2-нче зат «син»;
nín «Сез» (ихтирамлы)
你们 nǐmen «сез» (гади сөйләм);
您们 nínmen «сез» (ихтирамлы)
3-нче зат 他,她,它 «ул» 他们,她们,它们 tāmen «алар»

ир-ат яки билгесез җенесле кеше турында сүз барганда, 她 исә хатын-кыз турында сүз барганда әйтелә; 它 җансыз нәрсәләр белән кулланыла. 她们 tāmen хатын-кызлар төркеме өчен генә, 他们 tāmen исә ир-атлар һәм хатын-кызлар төркемнәрен белдерә ала.
Сорау алмашлыклары

  • shéi «кем?»,
  • 什么 shénme «нәрсә? нинди?»,
  • «кайсы?»,
  • 哪样 nǎyàng «нинди?»,
  • 如何 rúhé «ничек? нинди?»,
  • 怎么样 zěnme yàng «ничек? нинди?»,
  • 哪儿/哪里 nǎr/nǎli «кайда? кайсы урында?»,
  • «ничә?» (ун яки азрак),
  • 多少 duōshǎo «ничә? күпме?» (多 duō «күп» + 少 shǎo «аз»).

Фигыльләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кытай телендә фигыль заман, сан яки зат буенча төрләнми[2]. Контекст, җөмләнең иясе һәм вакыт хәле нинди булганынча бер фигыль тәрҗемә иткәндә төрле формалар ала:

昨天 北京。
zuótiān Běijīng
ул кичә китәргә Пекин

«Ул кичә Пекинга киткән».

明天 北京。
míngtiān Běijīng
ул иртән китәргә Пекин

«Ул иртән Пекинга китәр».

Кытай телендә фигыль аспекты[5] яки төре (рус. вид)[2] категориясе бар. Дүрт аспект бар: тәмамланган, дәвамлы, сыналган һәм кыска вакытлы (рус. завершённый, продолжительный, испытанный, кратковременный)[5].

Аспект Формалаштыру Мисал
тәмамланган фигыль + 了 le 他画了新图 tā huàle xīn tú «Мин яңа рәсем ясадым»
дәвамлы фигыль + 着 zhe 我等着你 wǒ děngzhe nǐ «Сине көтеп ятам»
сыналган фигыль + 过 guò 我画过一个图 wǒ huàguò yī gè tú «Бервакыт мин рәсем ясадым»
кыска вакытлы фигыльне кабатлау 玩玩就回来 wán wán jiù huílái «Уйнап ал, аннары кайт»

Очраклар күбесендә инкарь фигыль алдындагы 不 ; беренче өч аспектта исә 没有 méiyǒu сүзе ярдәмендә төзелә, 了 le төшеп кала; кыска вакытлы аспектта инкарь мөмкин түгел.

Саннар һәм санау сүзләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сан Иероглиф Пиньинь
0 零,〇 líng
1
2 二,两 èr, liǎng
3 sān
4
5
6 liù
7
8
9 jiǔ
10 shí
11 十一 shíyī
12 十二 shí'èr
19 十九 shíjiǔ
20 二十 èrshí
21 二十一 èrshíyī
100 bǎi
1 000 qiān
10 000 wàn
1 000 000 百万 bǎiwàn
100 000 000 亿
10¹² (триллион) zhào

èr киләсе очракларда кулланыла:

  • гади санауда: 一,二,三…… yī, èr, sān… «бер, ике, өч…»;
  • телефоннар, өйләр һ.б. номерларын атаганда,
  • йөздән кечерәк саннарда;
  • тәртип саннарында һәм вакланмаларда.

liǎng киләсе очракларда кулланыла:

  • сан икегә тигез булганда: 两个女人 liǎng gè nǚrén «ике хатын»;
  • берничә икелеле санда беренче икелесе урнында 两 liǎng, башка урыннарда исә 二 èr тора (чыгарма: 二十二 èrshí'èr «егерме ике»).

Ун меңнән алып йөз миллионга кадәр саннар 万 wàn ярдәмендә төзелә, шуңа күрә 100 000 саны 一百千 yī bǎi qiān (100 × 1 000) түгел, ләкин 十万 shí wàn (10 × 10 000) һ.б.ш. булыр; 亿 һәм 兆 zhào өчен шундый ук кагыйдә бар. Сан уртасында берлек торса, анда 一 куела: 三百一万 sān bǎi yī wàn «3 100 000» (301 × 10 000), югыйсә 三百万 sān bǎi wàn «3 000 000» булып чыга. Сан башында да 十 shí'дан башка иероглифлар алдында 一 куела: 一万 yī wàn «10 000».

Күп разрядлы санның башка цифрлары арасында бер яки берничә ноль торса, аларның урнында 零 яки 〇 куела: 四百零四 sì bǎi líng sì «404», 二千零五 èr qiān líng wǔ «2 005».

Гадәттә сан яки 几 «ничә?» сүзе һәм исем арасында санау сүзе тора. Төрле санау сүзләре бик күп, һәр исемгә берсе яки берничәсе туры килә. Мәсәлән:

Санау сүзе Саналган объектлар Мисал
jià механизмнар, җайланмалар 三架飞机 sān jià fēijī «өч очкыч»
тукыма зур кисәкләре, картиналар 五幅帆 wǔ fú fān «биш җилкән»
wǎn касәдәге ризыклар, эчемлекләр 一碗茶 yī wǎn chá «бер чынаяк чәй»
zhī сыгылмаучан озын объектлар 几支铅笔 jǐ zhī qiānbǐ «ничә карандаш?»
универсаль сүз 一个人 yī gè rén «бер кеше»

Тәртип саннар 第 "dì" ярдәмендә ясала, санау сүзе төшми кала: 第一个星期 dì yī gè xīngqí «беренче атна».

Синтаксис[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сүзләр төрләнмәве сәбәпле, кытай телендә сүз тәртибе бик мөһим. Төп сүз тәртибе — SVO (ия — хәбәр — туры тәмамлык):

书册 了。
mǎi shūcè le
мин сатып алырга китап

«Мин китапны сатып алдым».

Фигыйльгә логик басым төшсә, 把 бәйлеге ярдәмендә төзелгән SOV (ия — туры тәмамлык —хәбәр) тәртипле җөмләләр кулланыла:

书册 了。
shūcè mǎi le
мин китап сатып алырга

«Китапны сатып алдым (аның белән башка нәрсәләр эшләмәдем)».

Басым тәмамлыкка төшергән очракта исә сүзләр OSV (туры тәмамлык — ия — хәбәр) тәртибендә тора ала:

书册 了。
shūcè mǎi le
китап мин сатып алырга

«Китапны сатып алдым (башка нәрсәләр сатып алганым юк)».

Аергычлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Аергычлар һәркайчан да исем алдында тора. Сыйфатлар гадәттә өстәмә сүзсез кулланыла, озын аергачлар исә 的 de кушымчасы ярдәмендә кушыла: 漆黑漆黑的头发 qīhēi qīhēi de tóufǎ «кап-кара чәчләр», 十分必要的措施 shífēn bìyào de cuòshī «бик мөһим чара». 的 de гади сыйфатларны гына түгел, ләкин шулай ук иярчен җөмләләрне формалаштыра:

民间 水。
mínjiān de shuǐ
халык эчергә су

«Халыкның эчкән суы».

看到 大象
kàn dào dà xiàng de rén
күрергә фил кеше

«Филне күргән кеше».

Мондый конструкцияләр башка төрле иярчен җөмләләрдә кулланыла ала, мәсәлән:

我抱你 時候
wǒ bào nǐ de shíhòu
сине кочаклыйм чак

«Мин сине кочаклаган чакта…».

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Википедия
Википедия

Википедиянең
кытай телендә бүлеге бар!
zh:Wikipedia:首页

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Аркадий Цавкелов КИТАЙСКИЙ ЯЗЫК — МːАЙРИС-ПРЕСС, 2015 — ISBN 978-5-8112-5496-5
  • Фролова М. Г. Китайский язык. Справочник по грамматике. — 5-е изд. — М.: Живой язык, 2017. — 224 с. — ISBN 978-5-8033-1765-4.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 Chinese // Ethnologue — 25, 19 — Dallas, Texas: SIL International, 2022. — ISSN 1946-9675
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 Сто языков. Вселенная слов и смыслов / М. А. Кронгауз, А. Ч. Пиперски, А. А. Сомин [и др.]. — Москва : Издательство АСТ, 2018. — 224 с. : ил. — (Лингванонфикшн). — С. 94
  3. 3191 (XXVIII). Включение китайского языка в число рабочих языков Генеральной Ассамблеи и Совета Безопасности
  4. 3191 (XXVIII). Включение китайского языка в число рабочих языков Генеральной Ассамблеи, её комитетов и подкомитетов и включение арабского языка в число официальных и рабочих языков Генеральной Ассамблеи и её главных комитетов: поправки к правилам 51—59 правил процедуры Ассамблеи
  5. 5,0 5,1 Ван Сюэмэй Аспекты китайских глаголов в зеркале русского языка // Вестник Московского государственного областного университета : журнал. — 2018. — №. 1.