Кычытканлы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кычытканлы latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Кычытканлы
Сурәт
Нигезләнү датасы XVIII гасыр
Дәүләт Flag of Russia.svg Россия
Нәрсәнең башкаласы Кычытканлы авыл җирлеге[1]
Административ-территориаль берәмлек Кычытканлы авыл җирлеге[1], Норлат районы һәм Татарстан
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы Мараса
Сәгать поясы UTC+03:00
Почта индексы 423038
Җирле телефон коды +7 84345
Нумир тамгасы куды 16, 116 һәм 716
Commons-logo.svg Кычытканлы Викиҗыентыкта

Кычытканлы (яңа имлә كئچئتكانلئ, яңалиф Qƅcƅtqanlƅ, заманәлиф Qıçıtqanlı, рус. Кичкальня) — Татарстан Республикасының Норлат районындагы авыл.

Вакыт зонасы — MSK (Мәскәү вакыты) яки UTC+3. Почта индексы — 423038.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күптән яшәүчеләр сөйләвенчә, Кычытканлы авылы XVIII гасыр башында барлыкка килгән. Буыннан-буынга килгән хикәяләр буенча, Үзи (Аксубай районы) дигән чуаш авылыннан килгән өч гаилә авылга нигез сала. Мулла Төхватулла авылга беренче нигез салучыларның берсе булган. Риваятьләр буенча, бу гаиләләр өйләреннән, Явыз Иван Казан ханлыгын яулап алганнан соң мәҗбүри чукындырудан качып килгәннәр. Чынлыкта, Үзи авылыннан берничә гаиләне күчеп килү төбәкара күчү белән аңлатыла, чөнки Явыз Иван 1584 елда үлә[2].

Хәзерге тарихиографик әдәбият авылның барлыкка килү көне турында каршылыклы мәгълүмат бирә - 1650 еллар уртасыннан 1710 елга кадәр. Риваятьләр буенча, 1911 елда берәү "Мораса башы" авылы 300 ел элек, ягъни 1611 нче елда барлыкка килгән дип әйтә, ләкин бу шикле мәгълүмат[2].

Революциягә кадәр документларда авылның исеме «Югары Мораса» (یوقاری مرصا, рус. Вершина рѣчки (речки) Мурасы) «Кечерткәнле тоже» (کچرتکنلی توش) диеп языла.

1865 елгы метрикә дәфтәреннән

1920 елга кадәр Казан губернасы Чистай өязенең Иске Әлмәт вулысына керә. 1920 елдан Татарстан АССР Чистай кантонының Иске Әлмәт вулысы составында, 1930 елның 10 августыннан Биләр, 1935 елның 10 февраленнән Тельман, 1958 елның 16 июленнән Биләр, 1963 елның 1 фераленнән Октябрь, 1997 елның 10 декабреннән бүгенге көнгә кадәр Норлат районнары составында[3].

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны

1782 1859 1897 1908 1920 1926 1938 1949 1958 1970 1979 1989 2002 2012 2013 2014 2015 2016 2017 2018 2019 2020
14 ир 635 1395 (669 ир һәм 735 хатын кыз) 1470 1616 1122 1093 1028 1150 1159 943 668 699 595 581 553 541 525 513 429 472 463

Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): татарлар.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-10.6 °C -10.6 °C -5.5 °C 5.3 °C 14.3 °C 19.2 °C 20.9 °C 18.5 °C 12.9 °C 5 °C -4.1 °C -9.8 °C 4.6 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[4]. Уртача еллык һава температурасы 4.6 °C.[5]

Күренекле кешеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да кара[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.