Кыямәт

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Istanbul, Hagia Sophia, Allah.jpg
Бу мәкалә Ислам турында
Исламның 5 баганасы
ШәһадәтНамазЗәкятУразаХаҗ
Кодси шәһәрләр
МәккәМәдинәКодүс
Шәхесләр
МөхәммәдӘбү БәкерГали
ГосманГомәр
Бәйрәмнәр
Һиҗри Яңа елИслам тәкъвиме
Ураза бәйрәме
КорбанГашура
Биналар
МәчетМанара
МихрабКәгъбә
Дин әһелләре
ИмамМөәзинМуллаМөфти
Коръән һәм башка дини чыганаклар
КоръәнХәдисСөннәт
ФикһФәтваШәригать
Мәзһәбләр
Сөнни мәзһәбләр:
Хәнәфи, Хәнбәли, Мәлики, Шәфигый
Башка юнәлешләр
Шигыйчелек: Унике имамлык,
Исмаилитлар, Зәйдиләр
МөгътазилиләрХариҗилык
Юнәлешләр
Суфилык
ВаххабчылыкСәләфилек
Җәдитчелек
Әхмәдия

Кыямәт, Кыямәт көне, (гарәп. يوم القيامة‎ — күтәрелү, кубарылу, яңадан терелү) — эсхатологик диннәрдә һәм ышануларда кешеләрнең җирдә яшәүләренең соңгы көне. Икенче мәгънәсе — дөньяның бетүе, җавап бирү көне, кыямәт көне, мәхшәр көне, ахырзаманАллаһының кешеләр өчен иң соңгы хөкеме. Әлеге көнне гаделлек белән яшәгәннәр һәм шулай ук гөнаһлы бәндәләр үзләренең эшләгән гамәлләре өчен җавап бирәчәк. Хөкем Аллаһы тарафыннан үткәрелә. Сорау алганнан соң, аларны «кылдан нечкә, кылычтан үткен» Сират күпере аркылы үткәрәчәк: гөнаһлылар, күперне кичә алмыйча, тәмуг утына егылып төшәчәк.

Кыямәт.jpg

Коръәндә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кыямәт көне хакында Коръәни Кәримдә «Кыямәт» (әл-Кийәмә) сурәсе бар. «Хисап көне», «Хөкем (җәза) көне», «Карар көне», «Туплану көне», «Сур өрү көне» кебек гыйбарәләр аркылы да телгә алына.

« Кыямәт көнендә адәм балалары Раббылары янына килеп баскач, бер якта җәннәт, икенче якта җәһәннәм, гадел үлчәүләр куелгач, кеше үзенең туганыннан качар
»

Кыямәт көне якынлашуның билгеләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кече билгеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кече билгеләрнең кайберсе инде күзәтелгән, кайберләре турында әлегә мәгълүмат юк.

  • Мөхәммәд пәйгамбәрнең тууы һәм вафаты.
  • Сугышлар. Кыямәт көне алдыннан ике зур дөнья мәмләкәте арасында сугыш башланачак икән («Дөя сугышы» күздә тотыла).
  • Ялган пәйгамбәрләр. Мөхәммәтнең вафатыннан соң җиргә 30 ялган пәйгамбәр (ялган Мәһди) килеп китәчәк икән, соңгысы — Дәҗҗал булачак.
  • Кол хатын үзенең хуҗабикәсен тудырачак. Дин белгечләре Мөхәммәтнең сүзләрен төрлечә юрыйлар: хуҗалар үзләренең кәнизәкләренә өйләнәчәк; балалар ата-анасын тыңламаячак; ярлылар кинәт баеп китеп, зур-зур йортлар салып ярышачак; АКШ белән «аны тудырган» Бөекбританияне чагыштыралар.
  • Зур гөнаһлар кылыну (Гөнаһы кәбаир). Адәм балалары зина кылу, аракы эчү һ.б. гөнаһларга кереп батачаклар.
  • Наданлык арту. Гыйлемлелекнең бәясе төшәчәк. Галимнәр юкка чыгачак. Наданнар хакимияткә киләчәк, үзләрен акыллыга исәпләячәк, кешеләр алар артыннан иярәчәк. Дәрәҗәле урыннарга кешеләрне сәләтенә карап түгел, ялагайлану, ярарга тырышуына карап куячаклар.
  • Мәчетләрне бизәү. Бәндәләр мәчетләрнең тышкы кыяфәте белән мактаначак, үзләре мәчетләргә йөрмәячәк.
  • Биек йортлар төзү. Яланаяклы, шәрә тәнле дөя көтүчеләр зур-зур йортлар салуда ярышачаклар. Гарәп илләрендә биек-биек күккырырлар (рус. небоскреб) төзеп ярышалар (кара: Бурҗ Хәлифә).
Самарра мәчете манарасы. 852 ел
Бурҗ Хәлифәне (кызыл) чагыштыру
  • Вакытның тизләнүе. Дин белгечләре берсеннән-берсе заманчарак элемтә чаралары барлыкка килүгә сылтыйлар. Кыямәт көне якынайган саен, Җир шары кызурак әйләнә башлап, вакыт, чыннан да, тизләнәчәк, дип тә гоманлыйлар.
  • Үлем очраклары күбәю. Сугышларда һәлак булучылар да, көнкүрештә көнчелектән, хөсетлектән, акча өчен һ.б. үтерүләр дә санала.
  • Байларның саны арту. Өммиядләр заманында җыелган зәкат мәчетләрдә сакланган, аларга беркем дә кагылмаган, чөнки берәү дә мохтаҗ булмаган.
  • Фәлистыйнның азат ителүе. Тарихта ике азат ителү булган, өченчесе яңа заманда көтелә.
  • Җир тетрәүләр һәм табигать бәла-казалары арту.
  • Үз-үзеңә кул салулар арту.
  • Ирләргә караганда хатын-кызлар саны арту. Кайбер илләрдә 1:50 чагыштырмасына җитәргә мөмкин.

Зур билгеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Кояшның көнбатыштан чыгуы.
  • Томан каплау.
  • Даббат әл-Арз дигән җан иясе барлыкка килү.
  • Имам Мәһдинең килеп чыгуы.
  • Яэҗүҗ вә Мәэҗүҗ кабиләсе һөҗүме.
  • Гайсә пәйгамбәрнең килүе.
  • Дәҗҗалның кузгалуы. Хәдисләр буенча, мөселманнар, Кыямәт көне алдыннан үзен «коткаручы Мәһди» итеп күрсәтүче Дәҗҗал килеп, кешеләрне котыртып, вәсвәсәгә салачак, дип ышаналар. Шунлыктан Дәҗҗалны «ялган Мәһди» (әл-Мәсих әл-Дәҗҗал) дип тә атаганнар. Кыямәт көненә кадәр Дәҗҗал дөнья читендәге кыяга кадакланган хәлдә тора, аны җеннәр саклый. Урта гасырлар гарәп географлары ибн-Хордадбет, әл-Мәсгуди дөнья читен һәм әлеге кыяны Һинд океанындагы утрауда дип күрсәтәләр. «Китаб әл-фитан» буенча, Дәҗҗал бер күзле, кызыл тәнле, бөдрә чәчле пәһлеван итеп сурәтләнә. Аның маңгаена «Кәф» хәрефе (гарәпчә «Кәфер» сүзеннән алынган) сугылган була. Мөселман риваятьләре буенча, Мөхәммәд пәйгамбәр күккә күтәрелгәндә, ялган Мәһди белән бутамас өчен, Гайсә пәйгамбәргә (яки Коткаручыга, Мәһдигә) игътибар белән караган булган[1]. Яэҗүҗ вә Мәэҗүҗ Искәндәр патша торгызган диварны (Бөек Кытай дивары?) җимергәч, Дәҗҗал чылбырларыннан котылачак һәм кузгалачак. Дәҗҗал гаскәре башында Көнчыгыш яктан зур ишәккә атланып киләчәк. Аңа кәферләр һәм монафыйклар (ике йөзле мөселманнар) иярәчәк икән. Дәҗҗал һәм аның иярченнәре үз юлларында мәчетләрне җимерәчәк, мөселманнарны куачак. Изге шәһәрләр Мәккә белән Мәдинәдән кала, барлык дөньяны үзенә буйсындырачак икән. Әмма аның хакимлеге 40 көннән (40 елдан?) артмаячак, аннары аны күктән төшкән (чын) Мәһди (Гайсә пәйгамбәр белән бергә) килеп үтерәчәк. Исән калган барлык инсан мөселман диненә киләчәк. Шуннан соң Исрафил фәрештә сур быргысын ике тапкыр кычкыртып, барлык үлгәннәрне каберләреннән торгызачак, кыямәт көне җиткәнен хәбәр итәчәк. Аллаһның хөкеме башланачак. Мөхәммәд пәйгамбәрдән кала, барлык мөселманнарга гамәли эшләре, кылган гөнаһлары турында теркәлгән дәфтәрләр өләшенәчәк. Яхшы (изге) эшләр дә, гөнаһлар да үлчәүгә салып үлчәнәчәк. Үлчәүнең гөнаһ ягы басса, бәндә тәмугка (җәһәннәмгә) эләгәчәк, яхшы эшләре күбрәк булганнарны оҗмах (җәннәт) көтә.
  • Көнбатышта кояш тотылу.
  • Көнчыгышта кояш тотылу.
  • Гарәбстанда кояш тотылу.
  • Аденда (Йәмән) ут чыгу. Утның, бар җирне чолгап алып, бәндәләрне туплану урынына кууы.

Кыямәт көне әдәбиятта[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Сөләйман Бакыргани. Ахыр заман китабы. Казан, 1847 (русча 1897).
  • Евфимий Малов. Ахырзаман китабы (Ахыр заман китаби: Мухаммеданское учение о кончине мира). Казан: КИУ басмаханәсе, 1897.[2]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
  2. Большая российская энциклопедия. В 30 томах. М.: НИ БРЭ, 2010. ISBN 5-85270-320-6

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Ислам. Белешмә-сүзлек (төзүче Заһид Шәфигый). Казан:ТКН, 1993. ISBN 5-298-00949-2
  2. Мифы народов мира. Энциклопедия в 2-х томах. Том 1 (А-К). М.: Советская энциклопедия, 1980 (2нче басма: 1991).
  3. Halperin D., The Ibn Sayyad tradition and the legend of al-Dajjâl, «Journal of the American Oriental Society», 1976, v. 96, № 2.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]