Кыңгыр-Мәнәвез
Кыңгыр-Мәнәвез (Корган) | |
---|---|
![]() | |
Ил | Россия |
Җөмһүрият | Башкортстан |
Район | Бишбүләк районы |
Координатлар | 53°40'40"N, 54°24'15"E |
Нигезләнгән | 1741 |
Климат | уртача |
Халык саны | 1323 кеше |
Телефон коды | 34743 |
почта индекслары | 452055 |
Кыңгыр-Мәнәвез – Бишбүләк районында татар авылы, авыл советы үзәге. Кыңгыр елгасы буенда утыра. Бишбүләктән 10 км, Приют станцасыннан 50 км еракта. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 1323 кешенең яшәве мәгълүм.
Авылга 18 гасыр урталарында татарлар килеп нигез салган. Беренче исеме – Корган. Хәзерге исеме ике елга исеменнән килеп чыккан. Бу урында Кеңгер суы Мәнәвезгә коя.
Авыл Стәрлетамак белән Туймазыны тоташтырган автомобиль юлы өстендә урнашкан.
Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
2010[1] |
---|
1323 |
Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Кыңгыр-Мәнәвез мәктәбендә 181 укучы белем ала (2011 ел, май). Уку-укыту татар телендә алып барыла.
Күренекле шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Авылның горурлыгы - Кыңгыр-Мәнәвездә туып, шунда яшәүче журналист, язучы Әнвәр Сөләйманов.
Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Авылның икътисадын ААҖ “Җиргән-МТС” ия булган су тегермәне, Бишбүләк районара катнаштырылган азы комбинаты тәшкил итәләр.
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]