Кэндис Свейнпол

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кэндис Свейнпол latin yazuında])
Кэндис Свейнпол
Туган телдә исем афр. Candice Swanepoel
Туган 20 октябрь 1988(1988-10-20)[1] (35 яшь)
Муи-Ривер[d], Умгунгундлову[d], Квазулу-Натал[d], Көньяк Африка Җөмһүрияте
Ватандашлыгы  Көньяк Африка Җөмһүрияте
Һөнәре супермодель
Өйдәш Hermann Nicoli[d][2]

 Кэндис Свейнпол Викиҗыентыкта

Кэндис Сьюзан Свейнпол (1988 елның 20 октябре, Муи-Ривер, Квазулу-Натал, Көньяк Африка) — Көньяк Африка супермоделе, Victoria’s Secret «фәрештәләренең» берсе буларак билгеле.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1988 елның 20 октябрендә Көньяк Африканың Муи-Ривер шәһәрендә Эйлин һәм Виллем Свейнпол гаиләсендә туа.

Ул модель карьерасын 15 яшендә башлаган. Модельләштерү агентлыгы скауты Кэндисны базарда күреп алган[3]. Ике елдан соң ул Нью-Йоркка күченә.

Givenchy, Blumarine, Prabal Gurung, Versace, Calvin Klein, Avon, Guess, Diesel, True Religion, Unique, Agua Bendita, Agua de coco, Tom Ford, Bran Atwood, Miu Miu, Swarovski, Kensie, Nike, Puma, Juicy Couture, Rag&Bone, Oscar de la Renta кебек компанияләр белән хезмәттәшлек итә.

2011 елдан ул Versace брендының «Bright Crystal» парфюмериясе йөзе, 2013 елдан — Max Factor косметика компаниясе, 2015 елдан — Biotherm косметик бренды һәм Juicy Couture брендының «Viva La Juicy» парфюмериясе йөзе була. 2015 елда ул шулай ук ​​Givenchy Jeans F/W 15 дебют коллекциясенең йөзе була[4]. 2016 елда модельнең күпсанлы парфюмерия контрактларына Juicy Couture Viva La Juicy Rose Fragrance[5] һәм Givenchy Dahlia Divine Le Nectar өстәләләр[6].

2011 һәм 2012 елларда Кэндис «Forbes» журналы мәгълүматлары буенча дөньяда иң күп хезмәт хакы алган модельләр исемлегендә 10 нчы урында була, елына 3 миллион доллар эшләп ала[7]. 2014 азагында ул, шулай ук «Forbes» журналы мәгълүматлары буенча, дөньяда иң күп хезмәт хакы алган модельләр исемлегендә елына 5 миллион доллар эшләп, 10 нчы урында урнаша[8].

Американың «Maxim» журналы буенча 2014 елда Кэндис дөньядагы иң сексуаль хатын-кызлар рейтингында беренче урында була[9].

Vogue, Elle, Muse, Marie Claire, GQ, Cosmopolitan, 10 Magazine, W Korea, Numero Tokyo, Harper’s Bazaar һәм башка журналлар тышлыгында барлыкка килә[10].

Carolina Herrera, Donna Karan, Jason Wu, Michael Kors, Prabal Gurung, Animale, Blumarine, Christian Dior, Dolce & Gabbana, Elie Saab, Fendi, Givenchy, Isabel Marant, Stella McCartney, Viktor & Rolf, Baby Phat, Betsey Johnson, Douglas Hannant, Lela Rose, Nanette Lepore, Pamella Roland, Rock & Republic, Tory Burch, Zang Toi, Abaete, Agatha Ruiz de la Prada, Amuleti J, Development by Erica Davies, Enrico Coveri, Frankie Morello, Lorenzo Riva, Marc Bouwer, Miss Bikini, Pamella Roland, Pin-Up Stars, Thread Social, Trussardi, Marc Jacobs, Diane von Furstenberg, Alexander Wang һәм башка коллекцияләр күрсәтүләрендә катнаша[11].

CAA (Нью-Йорк), Munich Models, Why Not Model Agency (Сан-Паулу) модельләштерү агентлыклары белән хезмәттәшлек итә.

2018 елның гыйнварында Кэндис Instagram социаль челтәрендә иң кыйммәтле бикини-моделе дип атала[12].

Victoria’s Secret Fashion Show[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче тапкыр Victoria’s Secret Fashion Show күргәзмәсендә 2007 елда, PINK сегментында чыга. 2008 елда ул шулай ук Victoria’s Secret Fashion Show да Glamour Goddess, Pink Planet һәм Ballet De Fleurs сегментларында катнаша. Беренче «канатларны» 2008 елда PINK сегментында алган.

Star Trooper, PINK Planet һәм Enchanted Forest сегментларында катнашып, 2009 елда ул «фәрештә» була. 2010 елда ул Tough Love, Country Girls һәм Heavenly Bodies сегментларында катнаша. 2011 елда ул шулай ук ​​Ballet, Passion һәм I Put A Spell On You, ә 2012 елда — Circus, Calendar Girls һәм Angels in Bloom сегментларында модель була. 2013 елда модель British Invansion, Shipwrecked һәм Snow Angels сегментларында чыгыш ясый. 2014 елда Кэндис Gilden Angels, Fairy tail һәм Angel ball сегментларында катнаша. 2015 елда ул ce Angels һәм Boho Psychedelic сегментларында чыгыш ясый. 2017 елда ул Punk Angels һәм Nomadic Adventure сегментларда катнаша.

2013 елда Кэндис 10 миллион долларлык Royal Fantasy Bra белән шоу (British Invansion сегменты) ача. Кэндис шоуларны 2011, 2013 һәм 2017 елларда ача. Country Girls (2010), Ballet (2011), Angels in Bloom (2012), British Invansion (2013), Fairytale (2014), Ice Angels (2015), Punk Angels (2017), Golden Angel (2018) сегментларын ача. Тамашаны 2014 елда яба. 2010 елдан бирле «фәрештә» дип санала.

Шәхси тормыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2005—2018 елларда Кэндис модель Герман Николи белән очраша; 2015 елның августында аларның катнашуы ярәшүе игълан ителә[13], алар 2018 елның ноябрендә мөнәсәбәтләрне туктаталар[14]. Элеккеге парның ике улы бар — Анака Свейнпол Николи (2016 елның 5 октябрендә туган) һәм Ариэль Свейнпол Николи (2018 елның 19 июнендә туган)[15].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Babesdirectory — 2020.
  2. https://www.harpersbazaar.com.au/celebrity/candice-swanepoel-husband-17938
  3. Mooiriver magic 2007 елның 13 декабрь көнендә архивланган.
  4. Candice Swanepoel - Model. MODELS.com. 2015-10-20 тикшерелгән.
  5. Juicy Couture Viva La Juicy Rose Fragrance 2016 (Juicy Couture). MODELS.com. 2016-05-18 тикшерелгән.
  6. Фото Givenchy Beauty в Instagram • Май 15 2016 в 6:06 UTC. Instagram. 2016-05-18 тикшерелгән.
  7. Keren Blankfeld, Steven Bertoni (2011-05-05). The World's Top-Earning Models. Forbes. әлеге чыганактан 2012-06-30 архивланды. 2012-05-22 тикшерелгән.
  8. The World's Highest-Paid Models 2015: Gisele Leads, Kendall Joins. Forbes. 2015-10-20 тикшерелгән.
  9. Мария Мельникова (2014-05-23). Шейк уступила Свейнпол в гонке за звание самой сексуальной. әлеге чыганактан 2014-07-26 архивланды. 2014-07-19 тикшерелгән.
  10. Candice Swanepoel - Model. MODELS.com. 2015-10-20 тикшерелгән.
  11. Candice Swanepoel - Model. MODELS.com. 2015-10-20 тикшерелгән.
  12. Кэндис Свейнпол стала самой влиятельной бельевой моделью в Instagram 2018 елның 19 гыйнвар көнендә архивланган.
  13. На седьмом небе: «ангел» Victoria’s Secret Кэндис Свейнпол выходит замуж. www.glamour.ru. әлеге чыганактан 2016-03-04 архивланды. 2015-10-20 тикшерелгән.
  14. СМИ: Кэндис Свейнпол рассталась с отцом своих сыновей
  15. Victoria’s Secret Angel Candice Swanepoel Welcomes Second Son: 'He Couldn’t Be More Perfect'

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]