Эчтәлеккә күчү

Күг агач

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Күг агач latin yazuında])
Күг агач
Сурәт
Халыкара фәнни исем Carpinus L., 1753[1][2]
Таксономик ранг ыру[1]
Югарырак таксон Coryloideae[d]
Таксонның халык атамасы hornbeam[3], Vələs, Габър, Carpí, habr, Avnbøg, Hainbuchen, Karpeno, Carpe, Valgepöök, ممرز, Valkopyökit, Charme, Hrab, Բոխենի, Karpino, Càrpino, シデ, რცხილა, 서어나무속, Skroblas, Габер, Haagbeuk, Agnbøk, carne, Grab, Граб, Avenbok, Gürgen, 鹅耳枥, 鹅耳枥属[4], 鹅耳枥属[5][6][7][…] һәм gaber
Таксономик төр C. betulus[d]
Җимеш төре чикләвекчек[d]
Нәрсәнең чыганагы hornbeam wood[d]
GRIN URL npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomygenus.aspx?id=2112[8]
 Күг агач Викиҗыентыкта

Күг агач (лат. Cárpinus) - Каенчалар семьялыгына керүче чагыштырмача зур булмаган агачлар ыругы.

Таралу һәм экология

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]

Ыруг вәкилләре төньяк ярымшарда үсә, күпчелек төрләрне Азиядә аеруча Кытайда очратырга мөмкин. Европада ике генә төре бар.

Күг агач әкрен үсә, җитәрлек дымланган, известьле, көпшәк һәм бай туфракны өстен күрә; кайбер төрләр коры акбурлы туфракка түзә; баткак һәм кислоталы туфракларга чыдамый.

Күләгәгә чыдамлык дәрәҗәсе буенча төрләр аерыла. Киселгән агач төбеннән бик күп сабаклар үсеп чыга ала. Тамыр белән сирәк үрчиләр.

Күг агачы белән кайбер тәңкәканатлыларның личинкалары, шул исәптән көзге карышлавык, кышкы карышлавык туклана.

Казылма табылдыкларга караганда, бу ыруг Евразиядә гаять киң таралган булган. Ул өченчел период ахырында Азиядә, бераз соңрак Европада пәйда була һәм иң киң таралуына миоценда ирешә. Кайвакыт турыдан-туры Carpinus исеме белән аталса, кайчак аны Carpiniphyllum кебек вариантлар белән исемлиләр.

Ботаник тасвирлау

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
Гадәти күг агач
Ботаническая иллюстрация из книги О. В. Томе «Flora von Deutschland, Österreich und der Schweiz», 1885

Агачлар, сирәгрәк зур куаклар. Кәүсәләре буй-буй кабыргалы, шома соры кайры белән капланган. Ябалдашы киң түгел һәм куе, каркасы чагыштырмача нәзек ботаклардан тора.

Яфраклары ике рәтле, чиратлашып урнашкан. Бөреләре утыручы, очлы, тәңкәләр белән капланган. Яфраклары гади, 3-10 см озынлыкта, овал формасында, киртләч кырыйлы, үзләре һәм төпчек яфраклары коела торган.

Чәчәкләре ике җенесле, бер өйле, җил ярдәмендә серкәләнәләр, алкадарда урнашканнар, яфраклар белән бер үк вакытта ачылалар. Серкәч чәчәкләрендә чәчәк яны юк, 4-12 серкәчле, нәзек, икегә аерчалы җепләр очында серкәлекләр урнаша.

Җимешлекле чәчәкләр алкалардагы тәңкәләр куенында утыралар. Җимшән ике оялы, кыска баганачыклы, аның өстендә ике озын, җепсыман танаучык урнаша. Чәчәк яны күзгә күренмәс.

Җимешләре - чикләвекчекләр. 10-30 санында, бер оялы, бер орлыклы, агач кабыклы, буй-буй кабыргалы. Орлыклары эндоспермсыз, итләч орлык өлешләре белән. Ел саен мул җимеш бирә.

Сирәк чәчәкле күг агачтан бонсай

Күг агачны паркларда, топиарийлар (тере коймалар, беседкалар) ясаганда кулланалар. Бөтен төрләре кисүгә яхшы яраклашкан, акрын үсү сәбәпле форманы озак саклыйлар.

Үзагач төсе аксыл-соры. Уртача тыгызлыгы коры халәттә 750 кг/м3

Бринелль буенча катылыгы 3,5 кгс /мм2. Акрын гына кибә, ярылырга мөмкин. Кисү коралы белән эшкәртү кыен. Дөрес эшкәртмәгән очракта черү процессларына начар каршы тора. Полировкага авыр бирелә. Кипкәндә күләм югалту коэффициенты югары.

Күг агачның үзагачыннан музыка уен кораллары, шпон, токарь кораллары, идән япмалары ясыйлар. Электән машина төзелешендә кулланылган. Бонсайлар ясауда кулланыла.

Сулдан уңга:
Кәүсә (Каролин күг агачы). Яфраклар (Көнчыгыш күг агачы). Ата алкалар (Чоноски күг агачы). Ана чәчәкләр (Япон күг агачы). Орлыклар (Гади күг агач).
  1. 1,0 1,1 Линней К. Genera plantarum eorumque characteres naturales, secundum numerum figuram, situm, & proportionem omnium fructificationis partium — 5 — Стокгольм: 1754. — doi:10.5962/BHL.TITLE.746
  2. Linnæi C. Species Plantarum: Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753.
  3. АКШ авыл хуҗалыгы министрлыгының үсемлекләр базасы
  4. Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 21 / мөхәррир К. Кэжэнь, Л. Пэйцюн — 1979.
  5. 彭莳嘉, 罗源, 蔡宏宇 et al. 全球变化情景下的中国木本植物受威胁物种名录, A new list of threatened woody species in China under future global change scenarios // 生物多样性 — 2022. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2021459
  6. 刘冰 (Bing Liu), 叶建飞 (Jianfei Ye), 刘夙 (Su Liu) et al. Families and genera of Chinese angiosperms: a synoptic classification based on APG III, 中国被子植物科属概览: 依据APG III系统 // 生物多样性 — 2015. — 7  — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2015052
  7. 肖翠, 刘冰, 吴超然 et al. 北京维管植物编目和分布数据集, A dataset on inventory and geographical distributions of vascular plants in Beijing, China // 生物多样性 — 2022. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2022064
  8. GRIN үсемлекләр таксономиясе
  9. Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег <ref>; для сносок NCU не указан текст