Күзнәй бүлгесе
Внешний вид
(Күзнәй округы битеннән юнәлтелде)
Ил | |
---|---|
Статус |
Округ |
Регион | |
Административ үзәк | |
Нигезләү датасы | |
Юкка чыгару датасы | |
Халык саны | |
Мәйдан |
Күзнәй округы (рус. Кузнецкий округ) — Урта Идел өлкәсе (1929 елның 20 октябреннән — Урта Идел крае) составындагы административ-территориаль берәмлек. 1928—1930 елларда гамәлдә торган. Үзәге Күзнәй шәһәрендә урнашкан булган.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Күзнәй округы 1928 елның 14 маенда төзелә; аның составына юкка чыгарылган Сарытау губернасының Күзнәй өязе һәм Пенза губернасының Городище өязе җирләре кертелгән.
1930 елның 30 июлендә Күзнәй округы, ССРБ округларының күпчелеге кебек үк юкка чыгарыла; районнары Урта Идел краеның туры буйсынуга күчерелгән.
Административ бүленеш
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Күзнәй округы 12 районга бүленгән була:
- Николаевка районы,
- Городище районы,
- Иске Кулаткы районы,
- Кондоль районы,
- Күзнәй районы,
- Литвино районы,
- Наскафтым районы,
- Неверкино районы,
- Николо-Пестровка районы,
- Павловка районы,
- Рус Камешкиры районы,
- Чаадаевка районы.