Күз агы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Күз агы latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Күз агы (каз. Ак кабык), (рус. Склера) (грек. σκληρός — «каты» сүзеннән) — аксымлы тышча — күзнең тышкы тыгыз тоташтыргыч тукымалы тышчасы, саклагыч һәм терәк функцияләрен башкара. Коллаген җепселләре бәйләмгә җыелып ясала. Күзнең фиброз тышчаның 5/6 тәшкил итә. Уртача калынлыгы 0,3 мм алып 1 мм кадәр. Балаларның күз агы калынлыгы шундый юка ки, аның аша хәтта аңа күк төсмерен биргән күрү пигменты күренеп тора. Олыгайган саен күз агы калынлыгы арта.

Мөгезкатлау белән тоташкан урында, күп санлы кечкенә бушлыклардан ясалган, күз агының венозлы синусы аша күзнең алгы камерасыннан сыекча агып китә.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]