Күз кабагы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Кабакның кан әйләнеше системасы

Күз кабаклары умырткалыларның күз тирәсендәге хәрәкәтчән тире җыерчыклары. Күзне тышкы җәрәхәтләрдән, аларны яшь сыекчасы белән юешләндерүдә, мөгезматдә һәм күз агы чистартуында, күрү фокусировкасына һәм күз эче басымын көйләүдә булышалар, мөгезматдәнең оптик геометриясе ясалышында катнашалар. Имезүчеләр кабакларының ирекле кырыенда керфекләр һәм бизләр авызы урнашкан.

Кабак төзелеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кабаклар күзнең алгы өслеген тирә-яктагы начар йогынтылардан саклый һәм мөгезматдә белән конъюнктиваның тигез юешләнүен тәэмин итә.

Кабакларда ике катламны аералар: өске (алгы) — тире һәм астире мускулыннан торган тире-мускуллы; һәм тирән (арткы) —  кимерчәк һәм аны каплаган конъюнктивадан торган конъюнктива-кимерчәкле катлам. Бу ике катлам арасындагы чик кабакның ирекле кырыенда күп санлы мейбомий бизләре (кабакларның кимерчәге бизләре) тишекләреннән алда урнашкан соры сызык сыман.

Өске һәм аскы кабакның алгы катламында керфекләр бар, аларның тамыры янында май бизләре салынган.

Өске һәм аскы кабак кырыенда күз ярыгының эчке почмагында яшь каналчыклары башы булган яшь нокталары урнашкан.

Ике кабак калынлыгында аларның ирекле кырыйларына якынрак бик тыгыз тоташтыргыч тукыма пластинкасы - кабаклар кимерчәге салынган. Кешеләрдә, маймылларга караганда, бу кимерчәкләр көчлерәк үсеш алган һәм кабак биеклегенең якынча өчтән бер өлешен тәшкил итә.

Кабакларның тышкы өслеге бик юка тире белән капланган.

Аскы кабак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Астан күз чокырының аскы сыры (буразнасы) белән чикләнгән. Аскы кабакның формасы бик сирәк аерыла.

Өске кабак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тулысынча күз өлкәсе үзенчәлеге белән күбрәк дәрәҗәдә билгеләнгән (Эпикантус кара), үзенең төзелешендә җитәрлек аермалар очрата.

Өске кабакның берничә җыерчык төрләрен аералар: өске — күз чокыры сырыннан өстәрәк, кабакның иң өске өлешендә урнашкан сыр өсте (орбиталь) җыерчыгы; урта — сырдан астарак башланучы сыр асты җыерчыгы; аскы — тагын да астарак башланучы тарзаль җыерчык.

Өске кабакның тиресе күз чокыры түбәсенең тиресенә күчкән урында күз чокыры өсте сыры ясала, ул төрле дәрәҗәдә чагыла ала.

Ярымай җыерчыгы (өченче кабак)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күзнең эчке почмагында урнашкан. Кешедә рудимент әгъза булып тора. Мәчеләрдә үсеш алган. Кошларда ул ярым ачык күз йому пәрдәсе сыман, аларны очканда тузаннан һ б.ш. саклый. Крокодилга мондый пәрдә суда карарга мөмкинлек бирә. Күз йому пәрдәсенең башлангычы кеше яралгысында очрый.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хомутов А. Е. Антропология. — Изд. 3-е — Ростов н/Д: Феникс, 2004. — С. 37. — ISBN 5-222-05286-9

Сылтама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]