Күз кысыш (уен)
Күз кысыш | |
---|---|
күп | |
Күз кысыш — татар халык уены.
Уйнау тәртибе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Уйнаучылар аллы-артлы булып парланып түгәрәккә басалар. Берсе парсыз кала. Ул алгы яктагы иптәшләренең берәрсенә күз кыса. Ул исә үз чиратында җәһәт кенә күз кыскан кешенең янына барып басарга тиеш. Арттагы кеше исә алдагы иптәшен тотып калырга тырыша. Сизми калса, алдагы укучы күз кысучыга китә. Аннан парсыз калган кеше күз кыса һ. б. Бер мәртәбә күз кысылган парлар урыннарын алмашалар. Уен шул рәвешчә берөзлексез дәвам итә.