Күкерт әчелеге

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Күкерт әчелеге latin yazuında])
(Күкерт кислотасы битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Күкерт әчелеге
үзәктә
Sulfuric-acid-3D-vdW.png
Систематик атама

Күкерт әчелеге

Формула

H2SO4

Физик үзлекләре
Халәт

Сыеклык

Моляр масса

98,078 ± 0,006 г/моль

Тыгызлык

1,8356 г/см³

Динамик үзлелек

0,027534 Па·с

Кинематик үзлелек

0,1501 см²/с (20 °C)

Эрү температурасы

10,38 °C

Кайнау температурасы

337 °C

Чагыштырма эрү җылылыгы

10,73 Дж/кг

Бу басымы

0,001 ± 0,001 мм тк бг

Сыну күрсәткече

1.397

Диполь моменты

2,72 Дебай

Химик үзлекләр
pKa (диссоциация константасы)

-3

Суда эрүчәнлек

катыша

Иминлек
Үлем дозасы ЛД50

510 мг/кг

Үрнәк: КарауБәхәсҮзгәртү
Күкерт әчелеге (96%)

Күкерт әчелеге H2SO4 - күкерт оксидлашуы иң югары дәрәҗәсенә (+6) туры килүче көчле ике нигезле әчелек.

Гадәттәге шартларда куертылган күкерт әчелеге - төссез, иссез авыр майлы сыеклык (әче "бакыр" тәме белән).

Техникада H2SO4 су белән һәм күкерт анһидриды SO3 белән катнашмалары да күкерт әчелеге дип атала.

SO3 һәм H2O моляр чагыштырмасы < 1 булган очракта кушылма күкерт әчелегенең сулы эремәсе дип атала, әгәр > 1 булса - күкерт әчелегендә SO3 эремәсе яки олеум дип йөртелә.

Күкерт әчелеген чыгару[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сәнәгый ысул[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сәнәгатьтә күкерт әчелеген күкерт оксидыннан чыгаралар, әчелекнең концентациясе 92-94% җитә:

Нитроз ысулы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Элек күкерт әчелеге махсус манарада нитроз ысулы ярдәмендә чыгарыла иде, әчелекнең концентациясе 75% җитә:

Бүтән ысул[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сирәк кенә күкертсутуар һәм тоз тәэсир итешүе нәтиҗәсендә чыгарыла:

.

Бу металлар сульфидлары бик нык, кара төстә, ләкин азот әчелеге ярдәмендә сульфатларга оксидлашып була:

Физик һәм физик-химик үзлекләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күкерт әчелеге - бик көчле әчелек, 18оС температурасында pKa (1) = −2,8, pKa (2) = 1,92 (К₂ 1,2 10−2);

  • молекулада бәйләнешләр озынлыгы S=O 0,143 нм, S—OH 0,154 нм, почмак HOSOH 104°, OSO 119°;
  • кайнаганда азеотроп катнашманы булдыра (98,3 % H2SO4 һәм 1,7 % H2О, кайнау температурасы 338,8оС).
  • 100% күкерт әчелеге тәркибе: (%): H2SO4 99,5, HSO4 — 0,18, H3SO4+ — 0,14, H3O+ — 0,09, H2S2O7, — 0,04, HS2O7⁻ — 0,05.
  • Сулы эремәләрдә H3О+, HSO3+, 2НSO₄ кушылмаларына тулысынча таркала (диссоцияләнә).
  • Гидратларны формалаша: H2SO4·nH2O, биредә n = 1, 2, 3, 4 и 6,5.

Химик үзлекләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Куертылган күкерт әчелеге җылытканда шактый көчле оксидлаштыручы булып тора.

Хәтта HI һәм өлешчә HBr ирекле һалогеннарга оксидлаштыра.

Күкерт әчелеге күмерне CO2 -га оксидлаштыра, ә күкертне — SO2 -га оксидлаштыра.

Күп кенә металларны оксидлаштыра (чыгармалар: алтын, агалтын, иридий, родий, тантал):

Бик көчле кайтаргыч матдәләр белән куертылган күкерт әчелеге күкерткә һәм күкертсутуарга яңадан кайтарыла. Куертылган күкерт әчелеге су буларын йота, шуңа күрә газлар, сыеклыклар, каты җисемнәрне киптерү өчен кулланыла.

Ләкин куертылган күкерт әчелеге H2SO4 өлешчә сутуар белән кайтарыла, шуннан сутуарны киптерү өчен кулланыла.

Органик кушылмаларда күкерт әчелеге суны телеп ала һәм кара күмерне калдыра, шуннан үзагач, шикәр һ.б. күмерләнә.

Сыегайган H2SO4 электрохимик көчәнешләр рәтендә сутуардан сулда торган барлык металлар белән тәэсир итешү нәтиҗәсендә сутуар чыгарыла:

Күкерт әчелеге H2SO4 ике рәт тозны булдыра: уртача - сульфатлар, әче - гидросульфатлар һәм эфирлар. Шулай ук Каро әчелеге H2SO5 һәм H2S2O8 билгеле.

Күкерт әчелеге төп оксидлар белән тәэсир итешеп, сульфат һәм су булдыра:

Металл эшкәртү заводларында күкерт әчелеге ярдәмендә металл эшләнмәләр өслегеннән металл оксидлары алып ташлана:

Куертылган H2SO4 кайбер органик кушылмаларны күмернең бүтән кушылмаларына әйләндерә:

Күкерт әчелеге һәм аның эрүчән тозларының сыйфат реакцияләре - эрүчән барий тозлары белән тәэсир итешү нәтиҗәсендә барий сульфаты ак утырмасы хасил була, ул әчелекләрдә һәм суда эреми, мәсәлән:

Куллану[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күкерт әчелеге күп тармакларда кулланыла:

  • мәгъдәннәрне эшкәртүдә, аеруча сирәк элементларны чыгаруда, шул исәптәп уран, иридий, цирконий, осмий һ.б.
  • минераль ашламалар җитештерүдә
  • минераль әчелекләр һәм тозлар җитештерүдә
  • кургаш аккумуляторларда электролит буларак
  • химик җепселләр, буяулар, шартлаучан матдәләр җитештерүдә
  • нефть, металл эшкәртү, тукымалар, күн эшкәртү һ.б. сәнәгать тармакларында
  • азык-төлек сәнәгатендә, Е513 (эмульгатор)
  • сәнәгый органик синтезда

Дөньяда бер елда 200 млн тонна күкерт әчелеге җитештерелә. Минераль ашламалар җитештерүдә иң күп күкерт әчелеге сарыф ителә.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]