Күкрәк сөтен имезү
Күкрәк сөтен имезү — хатын-кызның берәр бәби яки кечкенә балага үз сөт бизләре җитештергән сөтне имисеннән ашату (шулай ук лактация дип атала).[1] Сәламәтлек профессионаллары күкрәк сөтен имезү бала туганнан соң беренче сәгатендә үк башланырга, ешлыгы һәм күләме баланың теләгенә нигезләнергә тиешлеген киңәш итәләр.[2]
Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы рәсми белдергәненчә, кешенең тормышы дәвамындагы сәламәтлелеге өчен сабый чагында анасының күкрәк сөте иң зур факторларыннан берсе булып тора. Бәбинең беренче 6 ай дәвамында аны фәкать күкрәк сөте белән ашату киңәш ителә.[2][3] Ягъни, кайбер очракларында зарур булган өстәмә D витаминыннан тыш башка бернинди ашамлык яки эчемлек бирелми.[4] Алты айда башка ризыклар кертелә башлавыннан соң да, баланың кимендә бер яки ике яшькә җиткәнчегә кадәр аны күкрәк сөте белән имезү киңәш ителә.[2][5]
Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Breastfeeding and Breast Milk: Condition Information (2013-12-19). 27 July 2015 тикшерелгән.
- ↑ 2,0 2,1 2,2 Infant and young child feeding Fact sheet N°342. WHO (February 2014). February 8, 2015 тикшерелгән.
- ↑ (15 August 2012) «Optimal duration of exclusive breastfeeding.». The Cochrane database of systematic reviews 8: CD003517. DOI:10.1002/14651858.CD003517.pub2. PMID 22895934.
- ↑ What are the recommendations for breastfeeding? (2014-04-14). 27 July 2015 тикшерелгән.
- ↑ American Academy of Pediatrics Section on Breastfeeding. (March 2012). «Breastfeeding and the use of human milk». Pediatrics 129 (3): 827–841. DOI:10.1542/peds.2011-3552. PMID 22371471.