Эчтәлеккә күчү

Күктерәү

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Күктерәү latin yazuında])

Күктерәү (ингл. skyscraper сүзеннән калька) яки күктишәр[1][2], күксөзәр[3][4] — бик биек бина. Күктерәү — кеше эшчәнлеге өчен төзелгән бина булып тора.

Күктерәүнең минималь биеклеге бүген дә бәхәс булып тора. АКШ һәм Аурупада аның минимал биеклеге 150 м яки 500 фут[5].

300 метрдан биек күктерәүләр- үтә күктерәүләр дип аталалар.[6].

Күктерәү биеклеген исәпләгәндә теле- һәм радиоманаралар озынлыгы монда керми.

Бина биеклеген үлчәүдәге өч критерий:

  • бинаның конструктив биеклеге.
  • соңгы катка кадәр.
  • антенна(һ.б.) очына кадәр.
Күктерәүләрне чагыштыру

Төп критерий булып - 1нчесе тора.

19 гасырга кадәр биек биналар сирәк төзелгән.

2011 елның октябренә җирдә 150 метрдан биек 2490 күктерәү исәпләнә.[7]

Беренче күктерәү

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Home Insurance Building — беренче күктерәү 1885 ел

Иң беренче күктерәү булып 1985 елда төзелгән Чикагодагы The Home Insurance Building күктерәве санала. Ул 1931 елга кадәр яши. Башта ул 42 метрлы вә 10 катлы булып төзелә, ә 1891 елда тагын ике кат өстәлә (биеклеге 55 метрга җитә). Проект авторы- Уильям Ле Барон Дженни. Ул бина төзүдә беренче булып каркаслар куллана.

Җирдәге иң биек 7 күктерәү

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Исеме Кала Биеклеге, м Катлар Төзү елы
Бурдж Халифа Дөбәй 828 163 2009
Тайбэй 101 Тайбэй 508 101 2005
Шаңхай бөтендөнья сәүдә үзәге Шаңхай 492 101 2008
Петронас-1 Куала-Лумпур 452 88 1997
Петронас-2 Куала-Лумпур 452 88 1997
Наньцзин Гринлэнд Финанс үзәге Нанкин 450 66 2009
Уиллис-Тауэр (элеккеге Сирс-Тауэр) Чикаго 442 110 1973

Кыйтгалар буенча иң биек күктерәүләр

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Континент Исеме Кала Биеклеге, м Катлар Төзү елы
Австралия һәм Океания Q1 Аустралия байрагы Голд-Кост 323 78 2005
Азия Дөбәй манарасы Берләшкән Гарәп Әмирлекләре байрагы Дөбәй 828 163 2009
Африка Карлтон Сентр Офис Тауэр(ингл.)тат. КАҖ байрагы Йоханнесбург 223 50 1973
Аурупа Башкалалар шәһәре Россия байрагы Мәскәү 302 73 2009
Төньяк Америка Уиллис-Тауэр (элеккеге Сирс-Тауэр) АКШ байрагы Чикаго 443,2[8] 110 1973
Көньяк Америка Парке Сентраль Торре Эсте(ингл.)тат. Венесуэла байрагы Каракас 225 56 1979

Тарихи иң биек күктерәүләр

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Исеме Төзү елы Кала Статусы Биеклеге (м) катлары
Хоум-иншуранс-билдинг 1885 АКШ байрагы Чикаго 1931 елда җимерелә 55 12
Уорлд билдинг 1890 АКШ байрагы Нью-Йорк 1955 елда җимерелә 94 20
Мәнһәттен Лайф иншуренс билдинг(ингл.)тат. 1894 АКШ байрагы Нью-Йорк 1930 елда җимерелә 106 18
Парк Роу билдинг(ингл.)тат. 1899 АКШ байрагы Нью-Йорк әле дә бар 119 30
Зингер билдинг(ингл.)тат. 1908 АКШ байрагы Нью-Йорк 1968 елда җимерелә 187 47
Метрополитан Лайф Тауэр 1909 АКШ байрагы Нью-Йорк әле дә бар 213 50
Вулворт билдинг 1913 АКШ байрагы Нью-Йорк әле дә бар 241 60
Трамп билдинг 1930 АКШ байрагы Нью-Йорк әле дә бар 283 71
Крайслер билдинг 1930 АКШ байрагы Нью-Йорк әле дә бар 319 77
Эмпайр Стейт билдинг 1931 АКШ байрагы Нью-Йорк әле дә бар 381,3 102
Бөтендөнья сәүдә үзәге (1нче манара) 1972 АКШ байрагы Нью-Йорк 2001 елда җимерелә 417 110
Сирс-Тауэр (хәзер Уиллис-тауэр) 1973 АКШ байрагы Чикаго существует 443,2 110
Петронас-Тауэрс 1998 Малайзия байрагы Куала-Лумпур әле дә бар 451,9 88
Тайбэй 101 2004 Кытай байрагы Тайбэй әле дә бар 508 101
Бурдж Халифа 2009 Берләшкән Гарәп Әмирлекләре байрагы Дөбәй әле дә бар 828 163
Гонконг күренеше
Гонконг күренеше