Күк капусы ачылганда

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Күк капусы ачылганда latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Күк капусы ачылганда
Режиссёр Фәрид Дәүләтшин
Сценаричы Рабит Батулла
Баш ролләрдә Илфат Камалиев
Алмаз Сабирҗанов
Айгөл Хәйри
Гөлнара Мулланурова
Көйязар М. Әхмәтшин
Озынлык 90 мин
Ил ТатарстанFlag of Tatarstan.svg Татарстан
Тел татарча
Дөнья күрү 1 август 2012[1],

«Күк капусы ачылганда» — Габдулла Тукай тормышына багышланган нәфис фильм. Ул Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның матди ярдәме белән төшергән. Режиссеры — Фәрид Дәүләтшин. Сценарий авторы — Рабит Батулла. Төп рольләрне Кариев театры һәм Камал театры артистлары башарган.

Фильмның премьерасы 2012 елның 1 августында Казанның «Мир» кинотеатрында уза.

Сюжет сызыгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фильмның сюжеты кызыклы һәм заманча итеп ясалган, кәмит элементлары кертелгән. Вакыйгалар бүгенге һәм Тукай заманындагы Казанда бара. Театр артисты Мират Борхановның иҗади кризис, төшенкелеккә бирелүе сурәтләнә. Сәхнәдә аңа эт, куян рольләрен генә бирәләр. Ләкин ул — изге күңелле кеше. Тулай торактагы күршеләре ярдәм сораса, ул һәрвакыт ярдәмгә килә. Урамдагы таныш булмаган кешеләргә дә кирәк булган очракта гел ярдәм кулы суза ул. Театрга килгән яңа режиссер анда шул үзенчәлекне күреп ала да. Мират театрдан китәм дип торганда гына, режиссер аңа Тукай турында яңа спектакльдә төп рольне тәкъдим итә. Театрдагыларның берсе дә Борхановның Тукай ролен башкара алуына ышанмый. Башта Мират үзе дә булдыра алмый, чөнки хайваннарны гына уйнап, ул җитди рольләргә күнекмәгән. Шуңа күрә аңа Тукайны өйрәнергә туры килә, ул китапханәләр юлын таптап, шагыйрь тормышы белән таныша башлый...

Тәнкыйть[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фильм премьерасында иҗат коллективы һәм тамашачылар тарафыннан әйтелгән фикерләр:

« Татарча да, русча да биш фильм төшердем. Русчаларын шунда ук күреп алалар, Мәскәүгә чакыралар. Ә татарчалары белән авыррак. Татар фильмнарын үзебездә таныту кыен, кая анда чит илдә?
»
« Бушка эшләп кино төшереп булмый, дәүләт татар кинематографын финансларга тиеш. Хөкүмәт моннан соң кинематографка йөзе белән борылыр дип өметләнәсе килә
»
« Дөресен генә әйткәндә, бу фильмнан бик күп нәрсә көтми генә килгән идем. Ләкин күз яшьләремне тыя алмыйча карадым. Бу кино – татар өчен олы бер бәйрәм
»

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


  1. https://www.azatliq.org/a/24664904.html.