Эчтәлеккә күчү

Күлчә

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Күлчә latin yazuında])
Күлчә
Халыкара фәнни исем Lolium L., 1753[1][2]
Таксономик ранг ыру[1]
Югарырак таксон Loliinae[d]
Таксономик төр L. perenne[d]
Җимеш төре бөртекчә[d]
Шушы чыганакларда тасвирлана Энциклопедия природы Армении[d], Библейская энциклопедия архимандрита Никифора[d], Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге[d], Брокгауз һәм Ефронның кече энциклопедик сүзлеге[d], Отто фәнни энциклопедиясе[d], Настольный энциклопедический словарь[d], Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 9(2)[d], Армянская советская энциклопедия, том 8[d] һәм Tatarica энциклопедиясе

 Күлчә Викиҗыентыкта

Күлчә (лат. Lólium) — Кыяклылар семьлыгына керүче үләнчел үсемлек ыругы. Күпчелек очракта болында үсүче үләннәр һәм кыр чүп үләннәре, алар еш кына юлларда һәм тимер юл яннарында очрый. Кайбер төрләр фураж һәм газон үләннәре буларак кулланыла.

Атамасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фәнни исеме борынгы Римнан килеп чыка: Вергилий зарарлы чүп үләнен тасвирлаганда lolium сүзен кулланган[3]

Татар теленең этимологик сүзлеге буенча:[4]

« Күлчә - «кольцо для привязывания к чему-либо», күлцәр «обод, ободок» (ЗДС: 351, беренче сүзне рус. кольцо сүзеннән дип күрсәтелгән). Ләкин шуңа охшаш сүзләр төрки, гар., фар. телләрендә дә очрый. К. бор. төрки уйг. күл- «бәйләү, баглау» (к. Көлчә ), госм. (Räsänen 1969: 308) külüǯä «кояш тирәли түгәрәк, түгәрәк таба, түгәрәк ипи, көлчә». Гомумән, *kul, *kol «түгәрәк нәрсә» күп телләрдә очрый торган тамыр сүз. »
Фәнни исеме синонимнары:
  • Arthrochortus Лоу (1856)
  • Craepalia Шранк (1789)
  • Crypturus Трин. (1844)

Биологик тасвирлау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

20-80 см биеклектәге бер- һәм күпьеллык үсемлекләр. Тамыр системасы чук. Сабагы туры, күп, нәзек. Яфраклары тар, куе яшел төстәге кыяк. Чәчәк төркеме — 15 см озынлыктагы ике рәтле башак. Башчалары күп чәчәкле, ян-яктан кысылган, башак үзәгенең чыгынтысында берәрләп утыралар. Җимеше — бөртекчә. Май-августта чәчәк аталар. Җимешләре июль-августта өлгерә. Орлыктан үрчиләр.[5]

Кулланылышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ике төре — Lolium multiflorum, Lolium perenne — кыйммәтле терлек азыгы. Lolium temulentum агулы үсемлек булып санала .

Күпьеллык күлчә, азык үсемлеге буларак, культурага кертелгән, газоннар ясау, туфракны ныгыту өчен кулланыла.

Токсикодинамика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чәчәк ату чорында зарарсыз. Аның агулы матдәсе — алкалоид темулин, ул орылкларда гына була, 0,06 % га кадәр җитә. Темулин мигә һәм умыртка баганасына агулы тәэсир ясый һәм холин-реактив структураларның эшчәнлеген түбәнәйтә.

Төрләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

The Plant List исемлеге мәгълүматларына караганда, ыругка 11 төр керә[6] :

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Линней К. Genera plantarum eorumque characteres naturales, secundum numerum figuram, situm, & proportionem omnium fructificationis partium — 5 — Стокһолм: 1754. — doi:10.5962/BHL.TITLE.746
  2. 2,0 2,1 Linnaeus C. Species Plantarum: Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753.
  3. Watson L. and Dallwitz M. J. The Grass Genera of the World. Lolium 2007 елның 16 ноябрь көнендә архивланган..
  4. Электронный фонд словарей (antat.ru)
  5. https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/rastitelnost/klch Онлайн — энциклопедия Tatarica
  6. Lolium (en). The Plant List. Version 1.1. (2013). әлеге чыганактан 2017-09-06 архивланды. 2016-08-21 тикшерелгән.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ботаника. «Бөтен дөнья үсемлекләре» энциклопедиясе: Транс. Инглиз теленнән (ред. Григорьев Д. һ.б.) — Көнеман, 2006 (русча басма). — 538—539 б. — ISBN 3-8331-1621-8 .
  • Губанов И., Киселева К. В., Новиков В. С., Тихомиров В. Н. Centralзәк Россия үсемлекләренә иллюстрацияләнгән кулланма. Т. 1. — М: КМК фәнни басмалар, Технологик тикшеренүләр институты, 2002. — 269—272 б. — ISBN 5-87317-091-6
  • Жизнь растений : 6 т. / ч. ред. A. Л. Тахтаян . — М. : Мәгърифәт, 1982. — Т. 6 : Чәчәкле үсемлекләр / ред. A. Л. Тахтаян. — БЕЛӘН. 369. — 543 Белән. — 300,000 данә.
  • Ленинград өлкәсе үсемлекләренә иллюстрацияләнгән кулланма / ред. А. Л. Буданцева һәм Г. П. Яковлева. — М.: Фәнни басмаларның партнерлыгы КМК, 2006. — 691, 719, 721 б. — ISBN 5-87317-260-9 .
  • Хржановский В. Г. Гомуми ботаника курсы. 2 өлеш. Antсемлек таксономиясе: Авыл хуҗалыгы университетлары өчен дәреслек. — 2 нче басма. , эшкәртелгән һәм өстәмә — М.: .Гары. мәктәп, 1982. — 495 б.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]