Күн җитештерү

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Күн җитештерү latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Күнне дуплау мичкәсе, Каталониянең Игуалада шәһәрендәге Күн музее.

Күн эшкәртү белән бәйле лексик-семантик төркемтөп һәм ясалма сүзләргә бүленәләр. Аерым кисәкләргә таркалмый торган нигезләргә түбәндәгеләр керә: аел, ияр , нукта, йөгән, нал, өяк, өзәңге, каеш һ.б. Таркалмый торган нигезләр төп һәм алынма табигатьле булалар. Төп төрки нигезгә түбәндәге сүзләрне кертергә мөмкин: авызлык, аел (подпруга), ату (читек), әр, бавыргалык, йөгән, савыр. Шушында ук тезгән дигән сүзне дә кертепгә мөмкиндер. А. А. Реформаторский раславынча, җирдә сүзлек составы бары тик төп үз сүзләреннән генә торган бер генә тел дә юк. (Реформатский, 1960, 108). Һәр телдә читтән алынган сүзләр урын тапкан һәм процесс өзлексез дщвам итә килә. Алар, кагыйдә буларак, яңа атамалар, яңа әйберләр белән килеп керәләр. Безне кызыксындарган лексик-семантик төркемгә кагылышлы алынма, сүзләрдән тҗүбәндәгеләрне күрсәтергә була: апуйка, кәҗүл, сәхтиян (тире төрләре), эшлия, кавеш, теркеш (колчан), чәрмә (күн букча), чунтай ( акча янгчыгы), шәл (аерым тире кисәкләрен тоташтырганда кулланыла торган тире тасма яки җеп, бау) һ.б. Кайвакытта алынма сүзләр морфологик узгәрешләр кичереп татарчага яраклаштыралар. Мисал өчен “дубленый” термины татар телендә халык этимолгоиясе рухына ярашлы рәвештә “ дуплы” формасын ала ( дупленый – дуплы). “Дуплы” сүзе татар сүз ясалышы нигезендә туган күренеш, шуңа күрә дә ул төп татар сүз ясалышы нигезендә туган күренеш, шуңа күрә дә ул, төп татар атамасы белән танышлыклары, “дуплы” терминын алынма сүз дип игълан итәргә һич тә сәбәп тә була алмый). Әмма, икенче яктан, гәрчә татар телендә “дуплы тун” дигән төшенчә булса да, “дубленка”, һичшиксез, алынма сүз.

Кулланылган әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Ахметьянов Р.Г. Общая лексика материальной культуру народов реднего Поволжья. – М., 1989.
  2. Даль В. Толковый словарь живого великорусского языка.-М.:Русский язык, 1989
  3. Радлов В.В. Опыт словаря тюркских наречий . С.-Петербург,т 1905. –т. IV, ч.2.
  4. Реформаторский А. А. Введение в языкознание. – М., 1960.
  5. Севортян Э.В. Этимологический словарь тюркских языков: Общетюркские и межтюркские основы на буквы «В», «Г», и «Д». –М.: Наука, 1980.