Күрдем
| Күрдем | |
|---|---|
| Дәүләт |
|
| Нәрсәнең башкаласы | Курдымский сельсовет[d][1] |
| Административ-территориаль берәмлек | Курдымский сельсовет[d], Тәтешле районы, Яңавыл районы, Тәтешле районы, Яңавыл районы, Бөре кантоны һәм Башкортстан |
| Халык саны |
1095 (2010)[2], 1046 (2002)[3], 994 (2009)[3] |
| Почта индексы | 452842 |
Иске Күрдем — Башкортстанның Тәтешле районында урнашкан татар авылы. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 1095 кешенең яшәве мәгълүм.
Уфадан 171 километр еракта, Әри елгасы буенда урнашкан. Административ яктан Тәтешле муниципаль районына карый. Иске Күрдем (рус. Старый Курдым) буларак та билгеле, ләкин Яңа Күрдем авылы Искесе белән кушылганлыктан, икесенә бер исем генә калдырылган. 2009 елда 994 кеше яшәве билгеле. Рәсми рәвештә чиста башкорт авылы (97% - 2002 ел).
Мәгариф
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Инкыйлабка кадәр Күрдем мәдрәсәсе бик билгеле булган. Мәдрәсәне Иске Чокырдан Гали Чокрый улы Гарифулла Киеков 1889 елда килеп җитәкчелек итә. 1894 елда ул биредә мәчет төзетә. Аның кабере дә Күрдем зиратында. Күрдем урта мәктәбендә заманында шәркыятьче галим Равил Үтәбай-Кәрими (1933-2005) һәм Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаев укытканнар. Авылдашлары Әнгам Атнабаевка багышланган мәдәни чаралар оештыралар. Берничә ел рәттән Күрдемдә «Күрдем чишмәләре» дип аталган район шигърият фестиваль-бәйгесе үткәрелә. 2014 елда Күрдем урта мәктәбендә 258 укучы белем алган. Мәктәптә 35 педагог бар, шуларның 29ы – югары, 8е – махсус урта белемле.[4] Күрдемннән күренекле татар режиссеры Байрас Ибраһимов чыккан. Туймазы дәүләт татар драма театры сәнгать җитәкчесе (2007 елдан).
Демография
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]| 2002[3] | 2009[3] | 2010[2] |
|---|---|---|
| 1046 | ↘994 | ↗1095 |
Авыл белән бәйле шәхесләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бу исемлек Wikidata мәгълүматларына нигезләнә һәм периодик рәвештә робот тарафыннан яңартылып тора. Исемлекне кулдан яңарту өчен уң яктагы яңартка басыгыз.
Исемлек өлкәсе эченә кертелгән барлык төзәтмәләр киләсе яңарту белән бетереләчәк!
| туу | Исем | әлма-матер | һөнәр төре | эш урыны | үлем датасы | үлем урыны |
|---|---|---|---|---|---|---|
| 1928-02-23 | Әнгам Атнабаев | шагыйрь драматург |
1999-10-13 | Уфа | ||
| 1932-01-02 | Каһим Әүхәтов | язучы шагыйрь |
2014 | Күрдем | ||
| 1934-12-21 | Зинирә Атнабаева | Россия театр сәнгате университеты — ГИТИС | актёр | Башкорт дәүләт академия драма театры | 2013-04-23 | Уфа |
| 1953-02-19 | Байрас Ибраһимов | Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты |
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ ОКТМО
- 1 2 https://www.webcitation.org/6Rxi3K6iw?url=http://bashstat.gks.ru/wps/wcm/connect/rosstat_ts/bashstat/resources/2f055a804e303140ba45fe3bf8d20d64/%D0%A7%D0%B8%D1%81%D0%BB%D0%B5%D0%BD%D0%BD%D0%BE%D1%81%D1%82%D1%8C+%D0%BD%D0%B0%D1%81%D0%B5%D0%BB%D0%B5%D0%BD%D0%B8%D1%8F+%D0%BF%D0%BE+%D0%BD%D0%B0%D1%81
- 1 2 3 4 Единый электронный справочник муниципальных районов Республики Башкортостан ВПН-2002 и 2009
- ↑ Атнабайлар мәктәбе(үле сылтама)
