Күрше бабай

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Күрше бабай latin yazuında])
Күрше бабай
Уенчылар саны
3тән күбрәк
Уйнау урыны
өй
Физик активлык
түбән

Күрше бабай — татар балалар уены.

Уйнау тәртибе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Уйнаучылардан берсе күрше бабай булып, башына кәгазьдән ясалган озын очлы бүрек киеп, борынына берәр кызыл кәгазь ябыштырып көлке кыяфәткә китерелә. Аны күрше бабай дип уртага алып, тирәсенә балалар тезелешеп утыралар. Алардан берсе күрше бабай янына килә дә көй белән:

Күрше бабай, бабакай,
Килче, кызыл танаукай,
Танавыңнан тарткалыйм,
Үзем көлмәскә карыйм,

— дип, бармагы белән борынына акрын гына тидерә дә, үзе, бабайның бу эшкә карашлары, кыланышлары никадәр көлке булса да, көлмәскә тырыша. Көлә калса, үзе бабай була. Көлмәсә, үз урынына утырып, икенче берәү шул ук эшне кабатлый.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. — Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.