Күрү нервының гипоплазиясе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Күрү нервының гипоплазиясе latin yazuında])

Күрү нервының гипоплазиясе — нерв җепселләренең кимүе белән сыйфатланган бер яки ике яклы чир. Бу чир бүтән патология булмаганда күзнең көчле үсеш кимчелекләрендә аерым аномалия буларак яки гетероген чирләр төркеме белән бергә баш миенең урта төзелешләренә йогынты ясап очрый ала.

Алшартлы факторлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алшартлы факторларга ананың йөклелек вакытында спиртлы эчемлекләр, ЛСД, хинин, протаминлы тутыя инсулины, стероидлар, диуретиклар, салкын тиюдән дарулар һәм тартышуга каршы препаратлар куллану керә. Өске буынтыклы гипоплазия ана диабеты белән бәйле була ала.

Ачыклау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Күренешләре

• Иртә балачакта сукырлык, адашкан күз хәрәкәтләре, бәбәкләрнең яктылыкка сүлпән җавабы (җавап булмау хас түгел). Азрак чагылган ике яклы зарарлану төрле балачак вакытында бераз күрү кимчелекләренә һәм кылыйлыкка китерә ала.

• Бер яклы зарарлану очраклары гадәттә кылыйлык, бәбәкнең афферентлы үткәрүчәнлеге өлешчә бозылуы һәм зарарланган күз белән ышанычсыз төбәлүе белән билгеләнә. Уртача зарарлануда сәламәт күзне каплап күрү үткенлеген яхшыртырга була.

2. Билгеләре

• Күрү үткенлеге нормаль була яки төрле дәрәҗәгә кадәр төшә ала.

• Концентрик хориоретиналь атрофия нәтиҗәсендә кечкенә соры диск гипопигментациянең сары каймасы белән чолгап алынган (икеләтә боҗра симптомы - рәс. 3.41а); тышкы боҗра гадәттә дискның кыры ничек булачагын күрсәтә.

• Фовеадан дискның чигә чигенә кадәр аралык еш дискның диаметрына тигез яки аннан 3 тапкыр зуррак — бу билге соңгысының гипоплазиясенә ышандырырлык итеп күрсәтә.

• Дискның кечкенә зурлыгына карамастан, ретиналь тамырлар гадәти калибрлы, ләкин бормалы була ала (рәс. 3.41б).

• Кайвакыт диск гиперпигментациясен күзәтәләр.

3. Башка күренешләр зарарлану авырлыгына карап төрлечә була. Аларга астигматизм, күрү кыры кимчелекләре, дисхроматопсия, бәбәкләрнең афферент какшаулары, фовеоляр гипоплазия, аниридия, микрофтальм, кылыйлык һәм нистагм керә. Уртача зарарлануда гиподиагностика мөмкин.

Бергә булган системалы патология[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

КНД гипоплазиясе еш кына баш миенең урта төзелешләрендә үсеш кимчелекләре белән бергә була. Ешрак де Морсиер синдромы (септооптик дисплазия) очрый, якынча 10% очракта.

КН-ның ике яклы гипоплазиясеннән кала, ул түбәндәгеләр белән сыйфатлана:

• Ачык бүлгенең булмавы һәм сөялсыман өлешнең үсеш кимчелекләре (рәс. 3.40e кара).

• Аз гормон дәрәҗәсе белән гипопитуитаризм еш күзәтелә; иртә ачыклаганда гормональ кимчелекне төзәтеп сәламәт үсешне дәвам итәргә мөмкин. КН-ның ике яклы гипоплазиясендә челтәркатлаудагы веналарның бормалыгы гормональ дисфункциянең потенциаль билгесе була алган дигән фараз бар.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.