Кәбестә (балалар уены)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кәбестә (балалар уены) latin yazuında])
Кәбестә
Уенчылар саны
4тән күбрәк
Уйнау урыны
өй
Физик активлык
уртача

Кәбестә — татар балалар уены.

Уйнау тәртибе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

I вариант[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Балалар бер рәткә тезелеп, чүгәләп утыралар, алар «кәбестәләр» була. Бер кәбестә алучы сайлана. Кәбестә алучы: «Кәбестә алырга килгән идем, нык микән, тыгыз микән?» — дигән сүзләр белән чүгәләп утыручы «кәбестә »ләрнең иң башына чиратлап нык итеп басып-басып китә. Кайсы «кәбестә» егыла яки янтаеп китә, аңа: «Фу, бу кәбестә черек икән», — дип кул селти. Ә кайсылары иңбашларына басканда туры утырып кала, аны алып китә. Уен шул рәвешчә кабатланып, бер генә «черек кәбестә» калганчы дәвам итә. Иң соңга калган «черек кәбестә»гә җәза бирелә.

II вариант[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Балалар үз араларыннан «әби» сайлап куялар. Калганнары бер сафка тезелеп чирәмгә утыралар. Алар «кәбестәләр» була. Әби: «Кәбестә алырга дип килгән идем, яхшыларын сайлап алыйм әле», — дип, «кәбестәләр»нең нык итеп иңбашларына басып-басып китә. Кем егылып китә, ул «черек кәбестә» була һәм уеннан чыгарыла. Әби моны кабат-кабат эшли. Иң ахыргача нык утырган бала «яхшы кәбестә» була. Шуны үзенә алып китә.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. — Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.