Кәбир Акбашев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кәбир Акбашев latin yazuında])
Кәбир Акбашев
Туган 10 март 1932(1932-03-10)
Гафури районы, БАССР, РСФСР, СССР
Үлгән 6 февраль 2019(2019-02-06) (86 яшь)
Стәрлетамак, Башкортстан, Россия
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Һөнәре шагыйрь, язучы, драматург

Акбашев Кәбир Мөхәмәтшәрип улы (10 март 1932 ел6 февраль 2019 ел) — язучы, шагыйрь, драматург һәм тәрҗемәче. 1990 елдан ССРБ Язучылар берлеге әгъзасы. Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2000). Стәрлетамак районының Гали Ибраһимов (1998) һәм Гафури районының Җәлил Киекбаев исемендәге премияләре лауреаты.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кәбир Мөхәмәтшәрип улы Акбашев 1932 елның 10 мартында Башкорт АССР ы Красноусол районы, Яңа Зәет (Бидәүләт) авылында туган.

Күрше Сәетбаба авылындагы урта мәктәптә белем ала. Стәрлетамак педагогия институтында белем ала.

Хезмәт юлын колхозда, аннан соң, Гафури районы Яугилде мәктәбендә укытучы булып башлый. Совет армиясендә хезмәт итеп кайткач, «Коммунизм байрагы» район газетасында тәрҗемәче булып эшкә урнаша. 1963—1976 елларда Стәрлетамак районы «Знамя коммунизма» газетасында баш мөхәррир урынбасары, шәһәр радиокомитеты директоры булып эшли.

1977 елда Стәрлетамак химия заводында иҗади командировкада була, шул вакытта экология темасына драма әсәрләре иҗат итә. 1990 елдан ССРБ Язучылар берлеге әгъзасы.

Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Гали Ибраһимов исемендәге, Җәлил Киекбаев исемендәге премияләр лауреаты.

Кәбир Акбашев 2019 елның 6 февралендә Стәрлетамак шәһәрендә вафат булды[1].

Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Яшә, кояшкай!: Шигырьләр. Уфа: Башҡортостан китап нәшриәте, 1986.
  • Илама, Бөркетем минем: Драма. Уфа: Башҡортостан китап нәшриәте, 1987.
  • Төнге тавышлар: Повестьлар һәм хикәяләр. Уфа: Китап, 1996.
  • Драмалар һәм комедияләр. Уфа: Китап, 2002.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2000)
  • Гали Ибраһимов исемендәге бүләк (1998)
  • Җәлил Киекбаев исемендәге бүләк

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Гаилә календаре. 2012 ел. — Уфа, Зәйнәб Биишева исемендәге «Китап» нәшриәте, 2011. — ISBN 978-5-295-05271-2

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Писатели земли башкирской. Справочник / (сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина). Переработанное и дополненное второе издание. — Уфа: Китап, 2015. — 672 с. ISBN 978-5-295-06338-1 (рус.) (Тикшерелгән 7 февраль 2019)
  • Писатели земли башкирской. Справочник / Сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина. — Уфа: Китап, 2006. — 496 с.(рус.) (Тикшерелгән 7 февраль 2019)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]