Кәгазь тарихы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кәгазь тарихы latin yazuında])
(Кәгазь барлыкка килү битеннән юнәлтелде)
Кәгазь тарихы
 Кәгазь тарихы Викиҗыентыкта
Борынгы Кытайда кәгазь җитештерүнең биш төп адымы.

1803 нче елдан кәгазь җитештерүдә кәгазь ясау машиналары кулланыла. Папирус, каен тузы , пергамент кебек кәгазь сыман материалларны җитештерү технологиясе күптәннән билгеле була.

Кытайда кәгазь Цай Луньга кадәр бамбуктан, аннан да элегрәк ефәктән дә эшләнгән. Борынгы индуслар кәгазь сыман материалның табигый барлыкка килү процессын ачканнар. Үлән белән тукланучы эре хайваннарның ( мәсәлән, филләр) табигый бүленеп чыккан калдыклары яңгырдан соң җыелып калган суда элпә хасил иткән. Мондый кәгазьне чыгаручы фабрикалар Һиндстан һәм Таиландта әле дә эшли.

Бамбук – авыр, ә ефәк - кыйммәт. Алардан җитештерелгән кәгазь нык булмый һәм тиз юешләнә. Цай Луньны министр - киңәшче итеп куялар. Арзан һәм гади технологияле кәгазь эшкәртү ысулын уйлап табарга аңа кушыла. Эзләнүләр аны шөпшәләргә китерә. Ул шөпшә ояларының юка, нык материалдан булуын ачыклаган. Төзелеш материалы булып үлгән үзагач һәм үлән җепселләре хезмәт иткән. Элеге чималны хайваннар бик әйбәт итеп чәйниләр, бу вакытта ул ябышучан, аксымга бай селәгәй белән юешләнә. Шөпшәнең селәгәе, юешләүдән тыш, суны кире этәргеч булып санала. Шуннан соң, йомшартылган масса , кибеп, ачык төстәге нык , каты кәгазьгә әйләнә. Цай Лунь йөзләрчә тәҗрибә ясаганнан соң, кәгазьне тут агачының кайрысыннан, агач көленнән җитештереп була дигән нәтиҗә ясый. Элеге әйберләрнең барысын да бергә бутап, билгеле бер формага сала. Бу форма агач рамнан һәм бамбук иләгеннән гыйбарәт. Киптергәннән соң, ул бу массаны ташлар ярдәмендә үтүкли. Нәтиҗәдә нык кәгазь битләре барлыкка килә.

Шулай итеп, безнең эрага кадәр 105 нче елда Цай Лунь тарафыннан «класссик» кәгазь барлыкка килә.

Цай Лунь ачышыннан соң кәгазь эшкәртү тиз үсеш ала. Ныклык өчен крахмал, җилем, табигый буяулар кушыла башлый. VII гасыр башында кәгазь җитештерү Корея һәм Япониядә билгеле була. Ә инде тагын 150 елдан хәрби әсирләр аркылы гарәпләргә барып җитә. VII - VIII гасырларда кәгазь җитештерү шулай ук Урта Азиядә, Кореядә, Япониядә һәм башка Азия илләрендә алга китә. XI – XII гасырлардан башлап, китап басуның киң җәелүе белән, кәгазь җитештерү бик тиз үсә.

XX гасырда кәгазь җитештерү промышленностьнең иң югары дәрәҗәдә механикалаштырылган өлкәсенә әйләнә.