Кәкрекүл вулысы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кәкрекүл вулысы latin yazuında])
Кәкрекүл вулысы
вулыс
Үзәк Кәкрекүл
Халык саны 17279 кеше  (1897)

Кәкрекүл вулысы (тат.  كەكرىٰكول (ئىسكىٰ موقشىٰ) ۋولىٰسىٰ, рус. Старо-Мокшинская волость) — Казан губернасына һәм Татарстан АССРга кергән административ-территориаль берәмлек.

Яңа Әдәмсу, Аксубай, Котыш, Иске Чаллы, Ягүркин һәм Иске Әлмәт вулыслары белән чиктәш булган (1890). 16 торак пунктта 17279 кеше яшәгән.[1] 1920-елларга кадәр Иске Мукшы вулысы дип аталган. 1930 елда бетерелә, күпчелек территориясе Аксубай һәм Норлат районнарына кушыла.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]