Кәкре Елга мәктәбе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кәкре Елга мәктәбе latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Кәкре Елга мәктәбе
Нигезләнү датасы 1918 һәм 1978
Дәүләт Flag of Russia.svg Россия
Flag of Russia.svg Россия империясе
Flag of the Soviet Union.svg СССР
Административ-территориаль берәмлек Кәкре Елга, Кәкре Елга авыл җирлеге[d], Азнакай районы һәм Татарстан
Югарырак ранг Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Бәйле оешмалар Мәсгут авылы мәктәбе
Адрес Татарстан Республикасы, Азнакай районы, Кәкре-Елга авылы, Мәктәп урамы, 20 йорт
Почта индексы 423320
E-mail mailto:skelg.azn@tatar.ru
Рәсми веб-сайт edu.tatar.ru/aznakaevo/k-elga/sch

Кәкре Елга мәктәбе
Эшләү еллары

1918 һәм 1978

Директоры:

Ильнур Имамутдинов

Телләр:

инглиз теле, рус теле, татар теле

Кәкре Елга мәктәбеТатарстанның Азнакай районы Кәкре Елга авылында урнашкан гомум белем бирү учреждениесе (мәктәп).

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кәкре Елга мәктәбенең гаять зур тарихы бар. Ул кешеләр күңелендә калган хатирәләрдән энҗе бөртекләредәй җыелып тупланган кызыклы, бай тарих. Авылның ике мәхәлләсендә дин дәресләре белән бергә гамәли дәрес нигезләре дә өйрәтелә башлый, ә 1912-1914 елларда революционер-укытучы Гаптерәүф бу төрле дисциплиналарны укытуны күздә нык тота.1918-1919 елларда авылда беренче Совет мәктәбе оештырыла, ул иске мәдрәсә бинасында урнаша. Беренче укытучылар Гыйлемхан Мәүлиев, Газиз Асанов, Галимҗан Галимов, Зөфәр Солтанов. 1920-1922 елларда укулар башлана. Укытучы Кадыйров Хәниф ага шунда мөгаллимлек итә. Бу елларда укытучылар авыл тормышында актив катнашалар, мәдәни-агарту эше белән шөгыльләнәләр.

1920 елларда беренче комсомоллар күренә башлый. Кулакларга каршы көрәш көчәя. 1925 елда, сентябрь аенда, Фәйзиев Кәлим hәм Мәйлунов Фазыл Кәкре Елгада 12 укучыдан пионер отряды оештыралар. Беренче пионерлар, соңрак авылның алдынгы эшчеләре, җитәкчеләре Гарифҗанов Галимҗан, Гарипов Хөсни, Талипов Фәррах, Гәрәев Мәгъсум, Хәбиров Нурмыйлар була. Аларга кызыл материядән галстук тагыла. Барлык укучылар да пионерга алынмыйлар. Мәктәптә укыту 4 еллык була, алга таба укуны укучылар Әлкәй мәктәбендә дәвам итәләр. 1934 елда Максудов Тәкый җитәкчелегендә яңа мәктәп төзелеп бетә. 1934-1935 елларда тулы булмаган урта мәктәп (ТБУМ) ачылгач, V класска Ирекле, Илбәк, Мәсгут, Кәтем, Үрнәк авылларыннан балалар килеп укыйлар.Укучылар көче белән мәктәпнең яшелчә бакчасы булдырыла. Колхозчылар мәктәптәге төзү эшендә, ашханә төзүдә ярдәм итәләр.Коллективлаштыру елларында укучылар авылда зур эш алып баралар. Иң актив пионерлар Мозаффаров Әсгать, Вәлиев Кәбир, Ганиев Рәис, Ганиева Кадрия була.Мәктәптә укытучыларның күпчелеге VII-Х класс белемле була. 1938/39 уку елында Мозаффаров Әсгать иртәнге якта башлангыч сыйныфта укыта, ә төштән соң үзе IX сыйныфта укый. Балаларның "пионер клубы" оеша, анда пионер китапханәсе булдырыла, аның белән актив пионер Нуриев Рәшит җитәкчелек итә.

1939-1940 елдан мәктәп унъеллык булып эшли башлый. Ул елны беренче класста 32 бала укый. Беренчеләр арасында бик тырыш, акыллы Майлунова Илгизә дә була. Еллар үткәч, үзе дә Кәкре Елга урта мәктәбендә озак еллар татар теле һәм әдәбияты укыта. Каты авырудан соң 1978 елда вафат була.

1941 нче елда Бөек Ватан сугышы башлана. Күп кенә укытучылар фронтка китә. Мәктәп директоры Садриев та, мәктәпне Садриева Галиягә тапшырып, үзе фронтка китә. Завуч – Василева Фая. Укытучы Гыйбадуллина Маһинур да фронтка китә. Соңыннан озак еллар укытучы булып эшли.

1941нче елның октябрь аенда Кәкре Елга урта мәктәбендә беренче пионер дружинасы төзелә. Өлкән пионервожатый Ганиева Камал, беренче дружина советы председателе - Мозаффаров Әсгать, членнары: Вәлиев К., Нуриев Р., Ганиев Р., Мозаффарова Н., Галиев, Сайфуллина К. була. Сугыш шартларында мәктәп эшен үзгәртергә туры килә. Кәкре Елга урта мәктәбе, бер генә чыгарылыш биргәннән соң, кабаттан җидееллыкка әйләндерелә. Күп укучылар әти – абыйларын алыштырып эшли башлыйлар. Уку елы октябрьдән генә башлана. Сентябрь аенда мәктәп коллективы колхоз кырларында, ындыр табагында эшли. Фронтка җибәрү өчен йон оекбашлар, бияләйләр бәйләп, кулъяулыклар чигеп, посылкалар салалар.

Укытучылары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1939-1941 елларда укытучылар: Рябова, Закирова С., Василева Ф., Исмәгыйлова, Галиахметова Ф., Галиева Ф.,Гыйбадуллина (1942дә фронтка китә), Мөхитова, Хәертдинова Ә., Хәертдинова З., Нигъмәтуллина В., Мортазина Ф., Идиятуллина Г. Укытучылар агитаторлар булып эшләү белән бергә, авылда көзге-язгы эшләрдә актив катнашалар. Дәрестән соң аларны кырда, ындырда, фермада күрергә мөмкин була. 1943 елдан директор булып Заһидуллин, аннан соң Садыков килә. Сугыштан соңгы елларда мәктәптә җидееллык белем бирелеп 215-225 ләп бала белем ала. Директор Хәләф абый була. 1950 елда Хәбибуллин, 1951 елда Галиев К. мәктәп белән җитәкчелек итә. 1952-1953 уку елында мәктәп кабаттан унъеллык белем бирүгә күчә. Директор Галиев Усман, завуч Газизов М. була. Унынчы класста бу елны 43 укучы укый. 1956-1958 елларда директор Газизов М. була.

1958-1982 елларда мәктәпкә Зарипов Шамил җитәкчелек итә. 1960 еллардан башлап мәктәп яны тәҗрибә участогы шактый зур мәйданны били. Укучылар җәйге практика чорында мәктәп бакчасында тырышып эшлиләр. Карлыган куаклары, алмагачлар утыртыла. Кәбестә, кыяр, помидор, суган үстерүдә шактый тәҗрибә туплана. Алынган уңыш авыл халкына сатып бирелә. Тәҗрибә участогын беренче елларда Вәлиев Кәбир җитәкли. 1965 елдан, пенсиягә киткәнче, биология укытучысы Сәйфуллин Габдулла Сәйфулович мәктәп яны тәҗрибә участогында эшне оештыра. Анда колхоз басуларында, производство бригадасында чыныгу алып үскән кызлар-егетләрнең күбесе тормышларын авыл хуҗалыгы белән бәйли.

Укытучылар Вәлиев Кәбир, Сәйфуллин Габдулла, Зиннуров Фәhим, Гыйльфанова Әдибә укучыларда җиргә мәхәббәт тәрбияләүдә аеруча көч куялар.

  • Гыйльманов Ринат Галим улы – Азнакай районы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе,
  • Галимов Риф Гарифҗан улы – Азнакай районы авыл хуҗалыгы техникасы идарәсе начальнигы,
  • Салахов Рудис Гыйзди улы – «Авангард» күмәк хуҗалыгы рәисе,
  • Баянов Хәбип Әгъләм улы – «Баянов hәм компания» ширкәтенең генераль директоры,
  • Гыйззәтуллина Тәслия Суфиян кызы — «Баянов hәм компания» ширкәтендә өлкән экономист,
  • Шәрәфетдинов Ирек Фәйзелхан улы — Азнакай авыл хуҗалыгы техника идарәсендә инженер
  • «Дан ордены» иясе Рәкыйпов Шәйхразый,
  • «Почет билгесе» ордены кавалеры Харисов Әнәр,
  • Галимов Гарифҗан Галим улы - «Марс» колхозы җитәкчесе.

Кәкре-Елга авылының күп тармакларында көч куйган югары белемле авыл хуҗалыгы белгечләре Мөхәммәтҗанов Илгизәр, Баянов Наил, Зарипов Рамил, Якупов Маузер,

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]