Кәлимулла Хәсәнов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кәлимулла Хәсәнов latin yazuında])
Кәлимулла Хәсәнов
Туган телдә исем Кәлимулла Гомәр улы Хәсәнов
Туган 6 июль 1878(1878-07-06)
Казан губернасы, Мамадыш өязе, Чулпыч
Үлгән 3 март 1948(1948-03-03) (69 яшь)
Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Һөнәре сәясәтче, патша Думасы депутаты
Балалар уллары Рәшит, Рөстәм
Ата-ана
  • Гомәр (әти)

 Кәлимулла Хәсәнов Викиҗыентыкта

Кәлимулла Хәсәнов, Кәлимулла Гомәр улы Хәсәнов (Хәсәнев[1]) (1878 елның 6 июле, Казан губернасы, Чулпыч1948 елның 3 марты, Казан) — җәмәгать, сәясәт эшлеклесе, педагог, журналист. 2нче патша Думасы (1907) һәм Милли Мәҗлес (1917-1918) депутаты.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1878 елның 6 июлендә Казан губернасы Мамадыш өязе (хәзерге Саба районы) Чулпыч авылында туган. Улы тугач, әтисе Гомәр Казанга күчеп килә һәм Татар укытучылар мәктәбенә мич ягучы булып урнаша. Казна стипендиясе хисабына әлеге мәктәпкә укырга керү җиңел булмаса да, шунда эшләгән кешенең баласы сыйфатында Кәлимулла укырга кабул ителә һәм 1899 елда тәмамлый. Уфа губернасы Бөре өязе Борай авылына эшкә билгеләнә. Русчасы яхшы булган, дөньяви фәннәрне дә, мөселман дине нигезләрен дә яхшы белүче Кәлимулла мөгаллим халыкның мәхәббәтен яулый, аңа өяз түрәләре белән четерекле сөйләшүләрдә халык гозерләрен ышанып тапшыралар. Аның мондый мәшәкатьле эшләрдә дәртләнеп катнашуы 1907 елда 2нче патша думасына сайлауларда җиңү китерә. Дәүләт думасында Столыпин реформаларына, игенченең фәкыйрь катламнарын тагын да җирсезләндерүгә каршы чыккан «Трудовик» (Хезмәтчеләр) фиркасе карашларын уртаклаша[2]. Дума эшчәнлеген яктыртуга багышланган беренче газета — «Дума»ның нәшире һәм мөхәррире була. Газетаның 6 саны ахун Баязитов басмаханәсендә татар һәм азәрбайҗан телләрендә басыла, соңыннан дәүләт тарафыннан ябыла. Милли мәктәпләр хәленә багышланган нотыгы белән Думада сәяси гауга китереп чыгара, әлеге вакыйга иң эре Европа газеталары сәхифәләренә эләгә. Габдулла Тукайның «Китмибез» шигыре К. Хәсәновның Думадагы чыгышы белән рухланып язылган[3]. Дума куып таратылгач, К. Хәсәнов 1907 елның 15 июлендә мәктәптәге эшеннән дә куып чыгарыла, мәктәптә эшләргә яраксызларның кара исемлегенә кертелә. Казанга кайткач, полиция тарафыннан яшерен күзәтү астына алына. 1908 елда Казанда «Азов-Дон» коммерцияле банкы бүлеге ачыла, тәрҗемә бүлегенә мөдир итеп К. Хәсәнов алына. 1911 елның 7 мартында Санкт-Петербург хөкем пулаты, «Дума» газетасында «гамәлдәге хакимиятне көч белән төшерергә өндәү басылуын» хәтергә төшереп, К. Хәсәновны Казан төрмәсенә бер елга утыртырга карар чыгара. Аны атаклы адвокат Г.Ш. Сыртланов (шулай ук Дума депутаты) яклавы нәтиҗәсендә, зинданнан 1912 елның 26 маенда котыла. Ике ел бер страхование компаниясендә эшли. 1914 елның сентябреннән Казанда һәм губернада яшәү тыела, Ырынбур губернасына сөрелә. Патша төшерелгәч, Ырынбур мөселман бюросына сайлана[4]. 1917 елда К. Хәсәнов Казанга кайта, Вакытлы хөкүмәтнең яңа җирле органнарын төзүдә катнаша, аны губернаның җәмәгать хәвефсезлеге комиссарының урынбасары итеп билгелиләр. Октябрь инкыйлабыннан соң, тәҗрибәле сәясәтче буларак, перспективасызлыгын чамалап, К. Хәсәнов актив сәяси тормыштан читкә тайпыла. 1930 еллар башына чаклы төрле хуҗалык эшләре башкара. 1932 елда ОГУ тарафыннан кулга алына, ләкин бу юлы азат итәләр. 1941 елның 2 октябрендә Тукай урамындагы үз йортында кулга алалар һәм Черек күлдәге ЭЭХКның эчке төрмәсенә утырталар. 1942 елның 20 гыйнварында, «советка каршы эшчәнлек алып бару, террор гамәлләре ясарга омтылуда» гаепләп, атарга хөкем ителгәннәр исемлегенә кертелә, исемлек Мәскәүгә раслануга җибәрелә. Мәскәү 5 елга Башкортстан АССРга сөрергә карар чыгара. К. Хәсәнов сөргенне Ишембайдан ерак булмаган Йомагуҗада үткәрә. 1946 елның ноябрендә Казанга кайта. Сөргеннән кайткач, 2 ел яши. Үпкәсе ялкынсыну һәм чирен тиешле дәвалый алмау сәбәпле, 1948 елның 3 мартында вафат була. 1955 елда аклана.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. К.: Татар энциклопедиясе институты, 1997
  2. Д. Ф. Галлямов. Мусульманская трудовая группа
  3. О создании Тукаем стихотворения «Не уйдем»
  4. Хасанов Калимулла Гумерович. 2016 елның 3 октябрь көнендә архивланган. «Гасырлар авазы», 2001 ел, № 1-2.]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Т. Нәҗмиев, М. Хуҗин. Яшә, Саба-Йорт! К.: «Полиграфия-нәшрият комбинаты» ДУП, 1999. ISBN 5-89120-073-2

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]