Кәлтәү (Татарстан)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кәлтәү (Татарстан) latin yazuında])
Кәлтәү
Ил Русия
Республика Татарстан
Муниципаль район Актаныш районы
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 0 кеше
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы юк
Автомобиль коды 16, 116

КәлтәүТатарстанның Актаныш районындагы юкка чыккан авыл.

Шәбез буендагы бу авылны Агыйдел аръягындагы Кәлтәй кешеләре нигезләгән дигән краш бар. Уфада басылган әдәбияттан башканы көтеп тә булмый, чөнки андагы галимнәр  хәзерге төбәк халкы башкортлардан килеп чыккан дигән уйдырма буенча гына фикер йөртә. Шзбез буе татарлары беренче карашка Краснокама җирләренә кхченхе лөгәтькә якынрак, андагы шактый авлларны безнең бабаларыбызның төзүе шул уйга этәрә. Монысы- икенче мәсьәлә, авылның үткәне турында үзеебзнең төбәк тарихчысы Юныс ага Йосыпов дәлилләренә күз салыйк.

 Кәлтәү үз вакытында төбәктәге иң зур торак пункт булган. Безнең якларда 1747 нче елның җәендә үткәрелгән II ревезия нәтиҗәләре белән дәлилләнә бу. Халык санын исәпкә алганда, авылда 36 йорт булган, аларда 140 ир-ат яшәгән. Хатын-кызларын, бала-чагаларын да кертеп кхз алдына китерсәң, торак пунктында гомер итүчеләрнең 290-300 кешегә җиткән булуы ихтимал. Мәгълүм булганча. I-III ревизиядә башкорт һәм мишәр катламындагылар исәпкә алынмаган. Шуннан чыгып, Күлтәү авылында гомер кичерүчеләрнең типтәрләр, яисә ясаклы татарлар булуы мөмкин, дип санарга нигез бар, II ревезия вакытында авылда башкорт катламындагылар яшәгән булса, алар югары китергән саннарга кертелмәгән.

 Авылда мәчет 1854 нче елга чаклы ук эшләгән. Шул елның июнь-июль айларында авыл мөэмин-мөселманнарының мәхәллә булып берләшүе, аларны мәчеткә беркетү Уфа шөһәрендәге Дини идарәдә рәсмиләштерелгән.

Тагын бер нәрсәне әйтергә кирәк. \мөселманнарның дини йортларын төзү өчен авылда иң кимендә ике йөз ир-ат булуы шарт итеп куелган. Кәлтәүдә ул чагында башкортлар саны 20-25 ир-аттан артмагач, типтәрләр (яки ясаклы татарлар) өлеше кимендә 180 кешедән ким булмаска тиеш булган. 1891 нче елда анда 97, 1906 нчы елда 195 кеше яшәгән. 1913 нче елда авылдагы 47 хуҗалыкта көн күрүчеләр-1175 кеше.

Хәзергә ул авыл беткән.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.2 °C -11.1 °C -5.9 °C 3.8 °C 12.5 °C 17.8 °C 19.9 °C 17.1 °C 11.5 °C 3.8 °C -5.3 °C -10.4 °C 3.5 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 3.5 °C.[2]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]