Кәнәфи Нәфыйков

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кәнәфи Нәфыйков latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Кәнәфи Нәфыйков
Туган телдә исем Кәнәфи Абзалетдин улы Нәфыйков
Туган 15 ноябрь 1938(1938-11-15) (80 яшь)
Чирмешән районы, Иске Үтәмеш авылы
Милләт татар
Һөнәре рәссам
Бүләк һәм мөкәфәтләре Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе

Канәфи Абзалетдин улы Нәфыйковтатар рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.

Ул 1938 елда Казан сәнгать училищесының театр бүлегендә һәм Ташкәнт театр-сәнгать институтында белем ала. Үзбәкстанда укый, биредә Көнчыгыш мөселманнары тарихын, урта гасырлар сәнгатен тирәнтен өйрәнә. Казанга кайткач, күренекле рәссам Бакый Урманче белән аралаша. Бу аңа һөнәри үсеш һәм тормыш мәктәбе була.

Канәфи Нәфыйков 40 елга якын гомерен тарихи рәсемнәр ясауга багышлаган. Ул болгар-татар тарихын гына түгел, аның сәнгати елъязмасын киндергә иңдерә. Мәсәлән, «Борынгы төркиләр. Ханның халык алдында ант итүе» картинасында хан хакимиятен кабул итеп алуның гаять тирән мәгънәсен аңлата торган йоласы белән танышу мөмкин.

Рәссам тарихи портретлар язу өлкәсендә дә зур уңышка ирешә. Мөхәммәдьяр, Габделҗаббар Кандалый, Габдерәхим Утыз Имәни, Кәрим Тинчурин, Гаяз Исхакый, Галимҗан Ибраһимов кебек шәхесләрнең портретларын ясый.

Шулай ук Канәфи Нәфыйков Тукай образын үзенчә сурәтли. «Тукай һәм Сәгыйть Рәмиев», «Тукай һәм Хөсәен Ямашев», «Тукай һәм беренче татар актрисасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская» картиналарында рәссам иҗатына гына хас чалымнар бар.

Кайбер башка шәхесләр хөрмәтенә иҗат ителгән портретлары: Кәрим Тинчурин, Салих Сәйдәшев, Бакый Урманче, Шамил Монасыйпов, Гаяз Исхакый, Галимҗан Ибраһимов, Тәлгать Галиуллин, Зәки Зәйнуллин.

Туган халкының катлаулы язмышы: ул кичергән җиңелү һәм җиңүләр, хаксызга рәнҗетелү һәм үсеш-күтәрелеш — барысы рәссам иҗатында үз урынын тапты һәм таба.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]