Әхим Кәримов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әхим Кәримов latin yazuında])
(Кәримов Әхим Кәрим улы битеннән юнәлтелде)
Әхим Кәримов
Туган 5 декабрь 1917(1917-12-05)
Актаныш, Татарстан АССР
Үлгән 28 август 2015(2015-08-28)[1] (97 яшь)
Уфа, Россия
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Сәмәрканд дәүләт университеты[d]
Һөнәре гияхимик
Эш бирүче Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты

Кәримов Әхим Кәрим улы (5 декабрь 1917 ел28 август 2015 ел) — геохимик, геология-минерология фәннәре докторы (1969), профессор (1973). Бөек Ватан сугышында катнашучы.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кәримов Ахим Кәрим улы 1917 елның 5 декабрендә Уфа өязе Актаныш авылында (хезерге Татарстанның Актаныш авылы) күп бабалы крестьян гаиләсендә туган. 1930 елда аның гаиләсе яшәргә Үзбәкстанга күчеп китә.

1939 елда Сәмәрканд университетының химия факультетын тәмамлый. Шушы ук елның октябрендә Кызыл армия сафларына алына. Бөек Ватан сугышы елларында Сталинград фронтында танк частьларында сугышта катнаша. Җиңүне Берлинда өлкән лейтенант званиесендә каршылый. 1947 елда демобилизацияләнә[2].

Хезмәт юлын Уфа нефть сәнәгате фәнни-тикшеренү институтында эшли башлый[3].

1947 елдан өлкән инженер, 1955 елда гыйльми хезмәткәр булып эшли.

1951-54 елларда Ленинградта Бөтен Союз геология‑күзәтчелек фәнни-тикшеренү институтында эшли.

1959 елдан бирле Ташкент Нефть һәм газ яткылыклары геологиясе һәм эшкәртү институтының бүлек мөдире вазифасында була.

1959 елдан алып 17 ел Ташкентта яши, аннары Уфага кайта.

1975 елдан алып Уфа нефть институтында укыта, 1978 елдан Салават кичке факультетының химия кафедрасы мөдире.

1980-88 елларда Башкорт дәүләт педагогия институтында эшли.

Кәримов Әхим Кәрим улы 2015 елның 28 августында Уфада вафат була.

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фәнни‑җитештерү эшчәнлеге нефть һәм табигый газлар геологиясе белән бәйле. Кәримов Ә.К. тарафыннан Башкортстанның, Үзбәкстанның нефть һәм газ перспективалары, нефть составы үзенчәлекләре, нефтьтә күкертле барлыгын билгеләү методикасы ачыклана.

100‑дән артык фәнни хезмәт авторы.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Кызыл Йолдыз», «Кызыл Байрак» орденнары,
  • «Батырлык өчен», «Сталинград оборонасы өчен», «Варшаваны азат иткән өчен», «Германияне җиңү өчен» медальләре

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Кәримов Әхим Кәрим улы // Башкорт энциклопедиясе. — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.
  • Татарский энциклопедический словарь. - Казан: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998 - 703 с., илл

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]