Кәримә Ишмөхəммəдова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кәримә Ишмөхəммəдова latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Кәримә Ишмөхəммəдова
Туган телдә исем Кәримә Хәйдәр кызы Ишмөхəммəдова
Туган 1875(1875)
Самара губернасы, Бөгелмә өязендәге Каратай авылы
Үлгән Харбин шәһәре
Милләт татар
Ватандашлыгы Flag of Russia.svg/Greater Coat of Arms of the Russian Empire 1700x1767 pix Igor Barbe 2006.jpg Русия империясе
Һөнәре иьтимагый эшлеклесе
Җефет Закир Ишмөхәммәдов
Балалар уллары Искәндәр Ишмөхәммәдов (Вилдан-бәк), Рифат Ишмөхәммәдов (Аяз-бәк), кызлары Мәдинә, Суфия

Кәримә Ишмөхəммəдова - татар хатын-кызлыры мәдәниятен, мәгърифәтен кайгыртып татар матбугатына мәкәләләр язучы кеше итеп билгеле.

1914 елда "Вакыт" газетасында "Петропавелда әдәбият кичәсе" исемле мәкәләсе басыла. [1]

1915 елда Петропавел шәһәрендә хатын-кызлары арасындә мәҗлес оештырып, шунда мəрхүмə Фатыйма-Фəридə исеменə Кәрәкәшле авылында салыначак мəктəп файдасына 95 сум акча туплап җибәргән. [2]

1916 елда "Сөембикә" журналында "Фатыймаи-Фәридә ханымга ике ел" исемле мәкәләсе басыла.[3].

1920-нче еллардан гаиләсе белән мөһәҗирлектә - Кытайның Манҗурия өлкәсендәге Харбин шәһәрендә яши[4]. 1931 елда совет гражданлыгыннан баш тарткан.

1933 елда Харбинда Габдулла Тукайның үлүенә егерме ел тулу уңае белән аны искә төшерү өчен төзелгән комитет тарафыннан чыгарылган бер көнлек гәзитнең материаллары арасында аның «Зыялыларыбыз һәм аларга карашыбыз» исемле мәкәләсе чыга. [5]. Шушы ук елны "Япон мөхбире"нең яңадан чыга башлавы берлән тәбрик хаты басыла. [6] 1938 елда Тукайга багышланган кичәдә чыгыш ясаган. [7] 1939 елда Манҗуриянең хөкүмәтеннән Шанхайда яши торган кызына күчү турында гариза биргән. [8]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ире - Закир Ишмөхәммәдов, укытучы, тәрҗемәче.

Балалары:

  • Искәндәр Ишмөхәммәдов (фамилиясен Вильдан-Бек дип үзгәртә), 1892 елда Уфада туган. 1930 елда Ташкентта яши, кулга алына.
  • Мәдинә Ишмөхәммәдова. 1904 елда Омскида туган.
  • Суфия Ишмөхәммәдова, 1908 елда, Омскида туган.
  • Рифат Ишмөхәммәдов (фамилиясен Аяз-Бек дип үзгәртә), 1912 елда Омскида туган.


Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. «Вакыт» газетасы, 1914 ел, № 1413
  2. «Тормыш», 1915, 24 сентябрь.
  3. «Ханым вә туташлар дикъкатенә...» («Сөембикә» журналына 100 ел)
  4. Адресно-справочная книга "Весь Харбин на 1926 год"
  5. Ил йолдызы: Татар мөһаҗирләре матбугатында Габдулла Тукай / Төз. З.Г.Мөхәммәтшин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006.
  6. "Яңа япон мөхбире" 1933 ел, №4
  7. "Милли байрак" газетасы. 1938 ел, 6 май саны, № 20 (119)
  8. Ишмухаметова Карима Хойдаровна Российские эмигранты в Маньчжурии