Кәримә Нигъмәтуллина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кәримә Нигъмәтуллина latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Кәримә Нигъмәтуллина
Karima Nigmatullina.jpg
Туган телдә исем Кәримә Роберт кызы Нигъмәтуллина
Туган 3 апрель 1984(1984-04-03) (35 яшь)
БССР, Мәскәү шәһәре
Милләт татар
Һөнәре галим-математик, Мәскәү генераль планының фәнни-тикшеренү һәм проектлау институты директоры
Ата-ана
Гыйльми дәрәҗә: физика-математика фәннәре докторы[d]

Кәримә Нигъмәтуллина (3 апрель[1], 1984 ел, Мәскәү) — галим-математик, Мәскәү генераль планының фәнни-тикшеренү һәм проектлау институты директоры вазифасын үти (2013 елның 1 февраленнән[2]).

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1984 елда Мәскәүдә зыялы гаиләдә дөньяга килә. Әтисе Роберт Нигъмәтуллин - физика-математика фәннәре докторы, Русия фәннәр академиясе академигы. Әнисе Венера Нигъмәтуллина – техник фәннәр кандидаты.

Кәримә өченче класста укыганда аның әтисенә АКШ коллегалары белән эш алып барырга тәкъдим ясыйлар[3]. Нигъмәтуллиннар гаиләсе вакытлыча АКШга күченә. Анда Кәримә Albany Academy for Girls мәктәбенә укырга керә. Өлкән классларда физика буенча Кәримә эшләгән проект Нью-Йорк штатында иң яхшы дип табыла. Соңрак проекты Сан-Хоседа Intel International Science and Engineering Fair белән халыкара олимпиадасында катнашып беренче дүртлеккә керә.

Шушы уңышлары һәм Albany Academy мәктәбен медаль белән тәмамлау аңа Принстон университетында дәүләт хакына белем алу мөмкинчелеген бирә. Университеттан соң MIT аспирантурасын тәмамлый. Аспирантурада ул гамәли математика буенча диссертация яклый. Диссертация темасы буларак ул инфекцион чирләрнең таралуын модельләүне сайлый.

Параллель рәвештә Кәримә Бостонда консалтинг фирмасында эшли һәм MITда белем бирә.

2009 елдан алып 2012 елга кадәр АКШ Сәламәтлек саклау министрлыгы өчен математик, компьютер модельләр эшләп чыгару һәм программалар язу буенча проектка нигез салучы һәм аны җитәкләүче була.

2012 елның апреленнән - Мәскәү генераль планының фәнни-тикшеренү һәм проектлау институты мөдире урынбасары булып билгеләнә. 2012 елның 24 августыннан оешма мөдиренең беренче урынбасары була. 2013 елның 1 февраленнән оешма мөдире вазифаларын үти.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Сноб журналы http://www.snob.ru/magazine/entry/66647
  2. Мәскәү архитектурасы һәм шәһәрне төзекләндерү комитеты http://mka.mos.ru/about/subordinate/nigmatulina.php
  3. Forbes http://www.forbes.ru/forbes-woman/liderstvo/77166-pochemu-molodye-zhenshchiny-vybirayut-kareru-uchenogo