Кәрим Ишбаев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кәрим Ишбаев latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Кәрим Ишбаев
Туган 9 февраль 1937(1937-02-09) (84 яшь)
Төлген районы, Ырынбур өлкәсе, РСФСР, СССР
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре галим
Эш бирүче Башкорт дәүләт университеты

Ишбаев Кәрим Гайса улы (9 февраль 1937 ел — 15 март 2015 ел) — галим-башкорт тел белгече, педагог. 1976-2015 елларда хәзерге Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак филиалы укытучысы, шул исәптән 1977 елдан — башлангыч белем бирү педагогикасы һәм методикасы кафедрасы мөдире, 1983 елдан — башлангыч класслар факультетының декан урынбасары, 1990 елдан башкорт һәм рус филологиясе һәм укыту методикасы кафедрасы мөдире. Филология фәннәре докторы (1996), профессор (2000). Русия Федерациясенең (2009) һәм Башкортстан Республикасының (2002) атказанган фән эшлеклесе, Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы (1992), Русия Федерациясенең мактаулы югары профессиональ белем бирү хезмәткәре (2005). Халыклар Дуслыгы ордены кавалеры (1986).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кәрим Гайса улы Ишбаев Ырынбур өлкәсе Төйлегән районы Аллабирде авылында туган.

1955-1958 елларда Хәйбулла районы Исәнгилде 7 еллык мәктәбендә укыта. 1963 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлый.

1963 елдан Аллабирде 8 еллык мәктәбендә эшли. 1970 елдан туган авылы мәктәбе директоры.

1976-2015 елларда хәзерге Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак филиалы укытучысы, шул исәптән 1977 елдан — башлангыч белем бирү педагогикасы һәм методикасы кафедрасы мөдире, 1983 елдан — башлангыч класслар факультетының декан урынбасары, 1990 елдан башкорт һәм рус филологиясе һәм укыту методикасы кафедрасы мөдире вазифасын башкара. 1998 елдан — Башкортстан Фәннәр Академиясенең Стәрлетамак филиалында бүлек, бер үк вакытта лаборатория мөдире булып эшли.

2015 елның 15 мартында вафат була.

Фәнни эшчәнлегенең төп юнәлешләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башкорт теленең морфологиясе, лексикографиясе, лексикологиясе, сүзьясалышы, морфемика, морфологиясе. «Башкорт теленең паронимнар сүзлеге»н (2001), «Башкорт теленең сүзьясалыш сүзлеге»н (2005) төзүчеләрнең берсе. 100-дән артык фәнни хезмәт, шул исәптән югары уку йортлары студентлары өчен дәреслекләр, уку әсбаплары, авторы.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Башкорт теленең сүзьясалышы. Уфа, 1994;
  • Грамматика современного башкирского литературного языка. М., 1981 (автор.);
  • Имя прилагательное в башкирском языке. Уфа, 2011 (автор.);
  • Инфинитив в башкирском языке // Уч. пособие. Уфа, 1982.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2016 елның 25 маенда Ырынбур өлкәсе Тилгән районы Алабирде урта мәктәбенең юбилее белән бәйле тантаналы чарада Кәрим Ишбаевка тактаташ куела.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ишбаев Кәрим Гайса улы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.(Тикшерелгән 8 февраль 2021)