Кәрим Мостафин
| Кәрим Мостафин | |
|---|---|
| Туган | июль 1896 Верхнеуральск, Верхнеурал өязе, Ырынбур губернасы, Россия империясе |
| Үлгән | 1953 |
| Ватандашлыгы | |
| Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Кәрим Закир улы Мостафин (1896 елның июле, Верхнеуральск, Ырынбур губернасы — 1953) — совет дәүләт һәм фирка эшлеклесе.
Биографиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Кәрим Мостафин 1896 елның июлендә Ырынбур губернасының Верхнеурал өязе Верхнеуральск шәһәрендә эшчеләр гаиләсендә туа, хәзерге вакытта бу шәһәр Чиләбе өлкәсенең Верхнеурал шәһәр җирлеге һәм Верхнеурал районының административ үзәге.
1905—1908 елларда мәхәллә мәктәбендә укый.[1]
1911—1913 елларда Верхнеурал заводының кирпеч һәм мич җитештерү буенча ярдәмче мастеры. 1913—1917 елларда — «Тирлән» кирпеч заводы мастеры.[1]
1918—1920 елларда Эшче-Крестьян Кызыл Армиясенең 30-нчы дивизиясендә хезмәт итә. Гражданнар Сугышында катнашучы. 1918 елда РКП(б)-га керә, 1925 елдан фирка ВКП(б)-га үзгәртелә, 1952 елдан фирка КПССка үзгәртелә.[2]
1920 елда Самарада бер еллык кызыл командирлар курсларын тәмамлый. 1921 елдан демобилизациядән соң партия эшендә. 1922 елга кадәр РКП (б)-ның Верхнеурал өяз комитеты инструкторы. 1922—1924 елның октябрендә «Балканск» Рудник-приискасының (Верхнеурал өязе) профсоюз комитеты рәисе булып эшли. 1924 елның октябрь — 1925 елның сентябрендә РКП(б)-ның Югары Урал район комитеты инструкторы. 1925 елның сентябреннән 1927 елның сентябренә кадәр ВКП(б) Троицк округы комитеты инструкторы.[2]
1925—1926 елларда Урал өлкәсе Троицк округы Нагайбәк районы Кассельский (Кили) бистәсендә РКП(Б) — ВКП(Б) ячейкасы секретаре. 1926—1927 елларда ВКП(б) Үзәк Комитеты каршындагы өяз партия хезмәткәрләре курсларында тыңлаучы. 1928 елның июнь — 1930 елның февралендә ВКП(б)-ның Нагайбәк район комитетының җаваплы сәркатибе.[1]
1930 елның февраль-август айларында хезмәт ияләре депутатларының Югары Урал район Советы башкарма комитеты рәисе. 1930 елның августыннан 1931 елның августына кадәр Барда район хезмәт ияләре депутатлары Советы Башкарма комитеты рәисе. 1931 елның сентябреннән 1932 елның декабренә кадәр ВКП(б)-ның Ялан-Катай район комитетының җаваплы, аннары беренче сәркатибе. 1933 елның гыйнварыннан 1934 елның сентябренә кадәр И. Ленин исемендәге «Кизелуголь» шахта идарәчесе ярдәмчесе. 1934 елда Кизел шәһәренең игенчелек бүлеге мөдире. 1934—1935 елларда Кизел районы җир бүлеге мөдире.[1]
1935—1936 елларда Көңгер район җир бүлеге мөдире. 1936 елның февраль — апрель айларында хезмәт ияләре депутатларының Көңгер район Советы Башкарма комитеты рәисе. 1936 елның апрелендә — 1938 елның июнендә Көңгер район җир бүлеге мөдире. 1938 елның июненнән яңадан партия эшендә: 1939 елның башына кадәр ВКП(б)-ның Көңгер район комитеты инструкторы. 1939 елның гыйнварында Көңгәр район җир бүлеге мөдире. 1939 елның ноябрь — 1941 елның мартында хезмәт ияләре депутатларының Көңгер район Советы Башкарма комитеты рәисе. 1941 елның мартыннан 1943 елның гыйнварына кадәр Вкп(б)-ның Көңгер район комитетының беренче секретаре.[1]
1943 елның гыйнварында хезмәт ияләре депутатларының Молотов өлкә Советы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары итеп сайлана.[2]
1944 елның июненнән 1947 елның гыйнварына кадәр хезмәт ияләре депутатларының Төньяк Казахстан өлкә Советы Башкарма комитеты рәисе булып эшли. 1947 елда Актүбә өлкәсе буенча Уңыш билгеләү буенча районара дәүләт инспекторы.[2]
1947 елның маеннан 1950 елның мартына кадәр ВКП(б)-ның Уса район комитетының беренче секретаре.[1]
Кәрим Закир улы Мостафин 1953 елда вафат була.[2]
Бүләкләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, 1945 ел.[2]
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Ашимбаев Д. Р. Кто есть кто в Казахстане. Биографическая энциклопедия. Алматы, 2008
- 1896 елда туганнар
- Ырынбур губернасында туганнар
- 1953 елда вафатлар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Россия ватандашлар сугышында катнашучылар
- Шәхесләр:Троицк (Чиләбе өлкәсе)
- Шәхесләр: Нагайбәк районы
- Шәхесләр: Барда районы
- Шәхесләр:Сафакүл районы
- Шәхесләр:Кизел
- Шәхесләр:Көнгер районы
- Пермь өлкә Советы депутатлары
- Төньяк Казахстан өлкә башкарма комитеты рәисләре
- Шәхесләр:Актүбә
- Шәхесләр:Көязе районы
- КПСС район комитетларының беренче секретарьлары
- РСФСР район башкарма комитетлары рәисләре