Кәрим Тинчурин истәлегенә багышлап

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кәрим Тинчурин истәлегенә багышлап latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Гали Арсланов истәлекләреннән

Кәрим Тинчурин. 1917


К. Тинчурин-татар театр сәнгатенең бөек шәхесе.[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

"Күпкырлы талант"

XIX йөзнең соңгы берничә дистә елында татар халкы, үзенең алдагы гасыр башындагы яңарту, күтәрелү чорына әзерләнгәндәй, дөньяга бер-бер артлы мәдәниятнең төрле өлкәләрендә әйдәп барырдай олуг шәхесләр бүләк итә. Шигърияттә андый шәхес- Г.Тукай, прозада Г.Исхакый, Ф.Әмирхан, драматургиядә -Г.Камал, театр өлкәсендә Г. Кариев, М. Мутин, сынлы сәнгатьтә Б. Урманче, музыка дөньясында - С.Габәши, С. Сәйдәшев.

Татар  театр сәнгатенең күренекле эшлеклесе, классик драматург, талантлы актер, акыллы эзләнүчән режиссер, педагог, публицист- теоретик Кәрим  Гали улы  Тинчурин әнә шул бөек шәхесләр арасында лаеклы урын алып тора. Аңа Ходай  илле генә яшь гомер биргән, иҗат чоры , 1910 елдан алып исәпләгәндә, бары тик 27 елга гына җыела.Әмма шул кыска гына  чорда да ул татар халкының мәдәнияте, сәнгате өлкәсендә җуелмас эз салып өлгерде. Аның иҗат мирасы  әле бүген дә  безнең белән. Ул яши, халкыбызны тәрбияләүдә армый-талмый хезмәт итә, кайгыда- юата, шатлыкта -уйната-көлдерә. 

20 йөз башында инкыйлаби көчләрнең артуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кәрим Тинчурин (икенче рәттә сулдан икенче) чордашлары - сәнгать әһелләре арасында

XX йөз башы... Илдә инкыйлаби көчләр күбәйгәннән-күбәя бара. Алда-коточкыч үзгәрешләр, катаклизмнар. Җәмгыятьне үзгәртеп кору тарафдары Кәрим укыган мәдрәсәдә дә җитди эш алып баралар. Нәтиҗә озак көттерми:яшәп килгән тәртипләргә ризасызлык йөзеннән шәкертләрнең 82 кешедән торган зур төркеме мәдрәсәне ташлап чыга. 1906 елның февраль аенда булган бу вакыйга Кәрим Тинчуринның тормышын кискен борып җибәрә. Урман хуҗалыгында эшләү, авыл мәдрәсәсендә мөгаллимлек итү,кызыклы кешеләр, төрледән- төрле характерлар белән аралашу алда торган эшләр өчен мәктәп тә, тормыш материалы да булып тора. Ниһаять , 1910нчы ел, "Сәйяр" труппасы... " Татар театрының атасы" Г.Кариев җитәкчелегендәге беренче профессиональ татар театры труппасы К. Тинчурин актер итеп кабул ителгән чорда инде шактый тәҗрибә, көч туплаган иҗат оешмасы буларак төсмерләнә. Аның даими артистлары, режиссерлары, милли, рус һәм чит ил драматургиясенә таянган бай гына репертуары бар.

"Үзбәк"псевдонимы астында беренче эше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

К. Тинчурин-Үзбәкнең( сәхнә псевдонимы)театр тәнкыйтьчеләр игътибарын җәлеп иткән беренче эше-Г. Камалның " Банкрот" комедиясендәге Җамали роле. Яшь артист рольне үзенә генә хас юмор белән башкарып чыга. Аның тәүге тапкыр сәхнәдә күренүен күренекле театр тәнкыйтьчесе Г. Кәрам үзенең спектакльгә багышланган рецензиясендә: "Бу әфәндедә табигый бер талант барлыгы һәрбер хәрәкәтеннән сизелмештер", -дип билгеләп үтә...

Театр гүзәллзре. Гөлсем Болгарская, Заһидә Тинчурина, Әшрәф Синяева. 1919
К.Тинчурин сатып алган кытай сервизлары (1930 нче ел)
К.Тинчурин сатып алган Кытай сервизлары (1930 нче ел)

1910 елдан соң язылган пьесалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шушы ук чорда К. Тинчурин талантының башка яклары белән дә ачыла бара:" Шомлы адым", "Соңгы сәлам", "Беренче чәчәкләр", "Назлы кияү" пьесаларын яза, аларны үзе үк режиссер буларак сәхнәгә куя, төп рольләрдә чыгыш ясый...

Режиссер булак эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

20нче елларда К. Тинчуринның актерлык эшчәнлеге арткарак күчә, оештыру сәләте, педагогик осталыгы, теоретик фикерләү мөмкинлекләре, режиссура сәнгате алга чыга. 20 нче ел башлары К. Тинчурин иҗатында яңа театр төзү өчен көрәш еллары буларак та характерлы. 1922 нче елда татар театры тарихында беренче тапкыр буларак үз бинасы булдырылгач: " Милли театр сәнгате кайсы юлдан китәргә тиеш ?"-дигән сорау көн тәртибенә килеп баса. Реалистик сәхнәсен шартлы сәнгать тарафдары К. Тинчурин үзенең күпсанлы газета-журнал мәкаләләре, төрле җыелыш- киңәшмәләрдә, диспут -дискуссияләрдә ясаган чыгышлары аша милли театрыбыз нигезендә "татар театрының атасы" Габдулла Кариев салган реалистик традицияләрне саклап кала ала... Режиссура сәнгате өлкәсендә 20нче елларда К.Тинчурин сизелерлек зур уңышларга ирешә. Унъеллык башында уздырылган теоретик эзләнүләр аның бу өлкәдәге иҗатына төпле нигез булып тора. Ул куйган спектакльләр хәзер инде реалистик сәнгатьнең ныклы җирлегендә булсалар да, аларга чор белән бәйле рәвештә яңа эчтәлек, яңа форма төсмере өстәлә.

30 нчы елларда драма әсәрләре язу өстендә эшли башлый[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

30 нчы елларда К. Тинчурин практик режиссура белән аз шөгыльләнә, чөнки Мәскәү,Ленинградтагы югары уку йортларын уңышлы тәмамлап, театр сәнгатендә Р. Ишморат, С.Булатов, Г.Ильясов , Г. Исмәгыйлев, Ш. Сарымсаков , К. Тумашева кебек яшь режиссерлар килеп кушыла. Кәрим Тинчурин исә көчен күбрәк драма әсәрләрен язуга юнәлтә. Р. Ишморат белән берлектә "Тургай", К. Нәҗми белән бергә"Булат бабай семьясы", үзе генә " Кандыр буе", "Алар өчәү иде", "Юкә чәчәк атканда " әсәрләрен яза.

Минтимер Шәймиевнең Кәрим Тинчурин турында әйткән сүзләре