Кәрим Тинчурин паркы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кәрим Тинчурин паркы latin yazuında])
Тинчурин паркында урнашкан фонтан төнлә

Кәрим Тинчурин паркы - Казанның Вахитов районында, Татарстан урамы һәм Кәрим Тинчурин урамы кисешү урынында урнашкан парк, ерак түгел Казанның Үзәк Автовокзалы (250 м) һәм Казан елга порты (850 м) урнашкан.

Совет заманыннан бирле Тинчурин паркында мәшһүр "Китап базары" (Китапчык, Книжка) урнашкан, анда ял көннәрендә сирәк очрый торган һәм иске китаплар һәм антиквар әйберләр сатыла.

Соңгы вакытта Тинчурин паркы Казанның "гайд паркы"нда әйләнгән: анда протест митинглары еш уза, нәкъ биредә татар телен яклау өчен чаралар, пенсия яшен арттыруга каршы митинглар үткәрелә.

Тинчурин паркының күренекле урыннары: Ленин мозаикасы, яктылык фонтаны, яңгыр сусаклагычы, парк кырыенда "Электрон" футбол стадионы урнашкан, анда Конфедерация кубогы (2017) һәм футбол буенча Дөнья чемпионаты (2018) вакытында күнегүләр уза, мәсәлән Алмания милли такымы нәкъ анда күнеккән, ә баш тренеры Иоахим Лөв Тинчурин паркы буенча йөргән.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кәрим Гали улы Тинчурин — татар драматургиясенең классигы, күренекле артист һәм режиссер, аның гомере вакытсыз фаҗигале төстә өзелә, ул Сталин репрессияләрендә үтерелгән. Тинчурин исеме озак вакытта тыю астында булган, шуңа күрә башта 1950 елларда парк "Елгачы" (Речник) дип аталган.

Хрущев вакытыннан репрессияләнгән исемнәрдән тыю алынган һәм парк Тинчурин исемен ала.

Мәшһүр "Китап базары" башта Ленин бакчасында урнашкан булган, ләкин аннан куылганнан соң Тинчурин паркында күчерелгән.

2015 елда Тинчурин паркы төзекләндерелә: яңа яктылык фонтаны урнаштырыла, Ленин фрескасы яңартыла, яңа юллар куела, балалар мәйданчыклары төзелә.

2016-2017 елларда Конфедерация кубогы һәм Дөнья чемпионатына "Электрон" футбол стадионы тулысынча яңартыла: заманча газон, трибуналар, биналар төзелә. Конфедерация кубогы (2017) һәм футбол буенча Дөнья чемпионаты (2018) вакытында монда кунак командалары күнегүләре уза. Чемпионаттан соң беренче һәм икенче лигалар матчлары уза.

Проект буенча парк керүендә Кәрим Тинчуринга һәйкәл булырга тиеш иде, ләкин урнаштырылмаган әле.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казанның истәлекле урыннары
Герб Казани
Герб Казани