Кәрим Хәкимов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Кәрим Хәкимов
Karim Xakimov trubka.jpg
Туган телдә исем Кәрим Габдрәүф улы Хәкимов
Туган 28 ноябрь 1882(1882-11-28)
Уфа губернасы, Бәләбәй өязе, Дүсән авылы
Үлгән 10 гыйнвар 1938(1938-01-10) (55 яшь)
Мәскәү, Бутово (полигон)
Милләт татар[1]-башкорт[2]
Ватандашлыгы Русия империясе, СССР
Һөнәре сәяси эшлекле
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Җефет Гәйнетин кызы Хәдичә
Балалар улы Шамил, кызы Флора
Ата-ана
  • Гәбдерәүф Габделхәким улы Габелфәизов[3] (әти)
Commons-logo.svg Кәрим Хәкимов Викиҗыентыкта

Кәрим Габдрәүф улы Хәкимов, яки «Кызыл паша» (рус. Кари́м Абдрау́фович Хаки́мов («Красный паша́»), کریم حاكم) — күренекле совет дипломаты һәм ижтимагый-сәяси эшлеклесе.

Кәрим Хәкимов - Совет Русиясенең гарәп илләрендәге беренче вәкаләтле вәкиле. Советлар Союзы белән гарәп-фарсы дәүләтләре арасында җылы мөнәсәбәт урнаштыруда әһәмиятле урын алып тора.

Кәрим Хәкимов репрессияләнеп, үтерелгәннән соң Согуд Гарәбстаны ССРБ белән дипломатик мөнәсәбәтләрен туктата.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гарәп киемнәренә киенгән Кәрим Хәкимов

1882 елның 28 ноябрендә Уфа губернасының Бәләбәй өязендә, Дүсән авылында (хәзерге Башкортстанның Бишбүләк районы) туа.

1908 елда данлыклы Каргалы бистәсе мәдрәсәсендә укый.

19201921 елларда Уфадагы Галия мәдрәсәсендә белем ала.

1917 елда Томск шәһәрендә гимназияне тәмамлый.

Кәрим Хәкимов хатыны Хәдичә, улы Шамил белән

Кәрим Хәкимов Гражданнар сугышында катнаша. 1920 елда В.В.Куйбышев киңәше буенча Чит ил эшләре Халык Комиссариатында дипломатик эшкә урнаша.

Октябрь, 1921июль, 1924Иранның (Фарсы) Мәшһәд, Рәшт шәһәрләрендә СССРның Генераль консулы. 1924 елда Согуд Гарәбстаны Корольлегендә СССРның Генераль консулы була.

1925 елда Хәкимов Мәккәгә кече хаҗ - гомрә кыла. Бу гамәле белән ул гарәп идарәчеләренең ихтирамын казана.

16 февраль, 1926 ел — СССР беренче булып Согуд Гарәбстаны дәүләтен таный.

19261928 елларда СССРның Согуд Гарәбстанында вәкаләтле илчесе. 19291931 елларда - Йәмәндә шул ук вазифаны үти.

19321935 елларда Мәскәүдә Кызыл профессура институтында укый.

19361937 елларда яңадан Согуд Гарәбстанында СССРның вәкаләтле илчесе.

1937 елның 6 сентябрендә Мәскәүгә чакыртып алына. Шул ук елның 11 ноябрендә ялган әләк буенча кулга алына, 1938 елның гыйнварында атып үтерелә.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Жертвы политического террора в СССР
  2. Хайретдинов Р. Ф. Карим Хакимов — революционер, дипломат: диссертация … кандидата исторических наук : 07.00.02. — Уфа, 2006.
  3. Асфандияров А.3. История сёл и деревень Башкортостана и сопредельных территорий. Уфа, Китап, 2009. — 744 с. С.461

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]