Кәрим Җаманаклы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Кәрим Рәшидов
Тугач бирелгән исеме: Кәрим Рәшид улы Рәшидов
Псевдонимнар: Җаманаклы
Туу датасы: 21 гыйнвар 1905(1905-01-21)
Туу урыны: Таврия губернасы, Кизләү өязе, Җаманак авылы, Русия империясе байрагы
Үлем датасы: 1 август 1965(1965-08-01) (60 яшь)
Үлем урыны: Алабуга
Ватандашлык: ССРБ
Эшчәнлек төре: шагыйрь
Иҗат итү еллары: 1927-1965
Иҗат итү теле: татар теле, рус теле
Дебют: «Азатлык җырлары» (1927)

Кәрим Рәшит улы Рәшидов (Җаманаклы) — Кырым татарлары арасыннан чыккан татар шагыйре, әдәбият белгече һәм фольклорчы галим. 1927 елдан ССРБ язучылар берлеге, 1931 елдан КПСС әгъзасы.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кәрим Җаманаклы Таврия (хәзерге Кырым) губернасының Кизләү өязе Җаманак авылында йөземче гаиләсендә туа. Башлангыч белемне авыл мәдрәсәсендә ала. Кырымда Совет хакимияте урнашкач, Симферополь (Акмәчет) шәһәрендәге педагогика техникумын (1928), аннан педагогика институтын тәмамлый. Аспирантурада укый. 1937 елда Казанга килеп, Казан дәүләт педагогия институтында Кырым татар халык шагыйре Хөсәен Шамил улы Туктаргазый (1883-1914) иҗаты турында «Кырым татар халык шагыйре Шамил Туктаргазыйның иҗтимагый-әдәби эшчәнлеге» темасына диссертация яклый. Кырым татар әдәбияты буенча диссертация яклаган беренче филология фәннәре кандидаты була[1]. Сугышка кадәрге елларда яшь галим татар әдәбияты һәм фольклоры проблемаларына багышланган хезмәтләр яза.

Кәрим Җаманаклы Кырымда чыккан «Яңа дөнья», «Яшь куәт» газеталарында һәм «Иләри» (Алга) журналында үзенең поэтик әсәрләре белән 1924 елдан катнаша башлый. Аның шигырьләре «Азатлык җырлары», «Балаларга Ленин хакында», «Ана җырлары» китапларында басылганнар.

Бөек Ватан сугышы елларында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кәрим Җаманаклы 19411942 елларда Ватан сугышында катнаша. 1941 елның көзендә фронтка китә. 361 нче укчы полкында хезмәт итә. Фронт газеталарында языша.
1942-1944 елларда гаиләсе белән Казанда яши. Рәсми документларда статусы «Татарстан Совет язучылар берлегенә караган “ирекле язучы”» дип билгеләнгән.
1944 елда Кырым татар халкын бер гаепсезгә туган җиреннән депортацияләү вакытында ул, милләттәшләре белән бергә Урта Азиягә сөрелеп, бер ел Сәмәркандта яши һәм Сәмәрканд университетының рус һәм чит ил әдәбиятлары кафедрасында доцент булып эшли.

Алабуга чоры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1945 елда Кәрим Җаманаклы Татарстанга күчеп килергә рөхсәт ала һәм Алабуга педагогика институтында гомеренең соңгы көннәренә кадәр рус һәм чит ил әдәбияты кафедрасы мөдире булып эшли. Бу чорда әдип, педагоглык хезмәтеннән тыш, актив рәвештә гыйльми һәм әдәби иҗат эшен дә дәвам иттерә: «Совет әдәбияты» журналында даими языша, герой шагыйрь Муса Җәлил иҗатын өйрәнеп, аның турында монография бастыра, «Лирик шигырьләр» исемле китабын дөньяга чыгара. Аның шулай ук Г. Тукай, Г. Ибраһимов иҗатларына багышланган күләмле хезмәтләре бар.
Кәрим Рәшит улы Рәшидов 1965 елның 1 августында Алабугада вафат булды, татар зиратына җирләнде.

1973 елда Ташкентта, Гафур Гуләм исемендәге әдәбият һәм сәнгать нәшриятында, әдипнең сайланма шигъри әсәрләре тупланган «Достларыма. Шиирлер» (Дусларыма. Шигырьләр) дигән яңа җыентыгы басылып чыкты (тупланманы төзүче — Кырым татар әдәбияты классигы Әшрәф Шәми Задә).

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Хатыны (1933 елда өйләнешәләр) Рәшидә Хөсәенова, Казан кызы, Акмәчет авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган.
  • Улы Илдус, техник фәннәр кандидаты. Мәскәүдә фәнни-тикшеренү институтында эшләде. Ике кызы, өч оныгы бар.
  • Олы кызы Фәридә (Быкова), икътисад фәннәре кандидаты. Алабугада, соңыннан Чаллыда югары уку йортларында доцент булып эшләде. Кызы Виктория, улы Альберт, филология фәннәре кандидаты.
  • Кече кызы Нурия (Эмирсуинова), филология фәннәре кандидаты. Алабугада, соңыннан Кырымда югары уку йортларында рус әдәбияты укытты. Кызы Гөлшат, чит телләр белгече, фән кандидаты, улы Айдар да фән белән шөгыльләнә.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алабуга шәһәренең яңа урамнарының берсенә Кәрим Рәшидов (Җаманаклы) исеме бирелде.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Кәрим Җаманаклы. Әсәрләр. Алабуга, 2005. ISBN 5-9662-0007-6 (җыентыкны төзүче Әлфинә Сибгатуллина).

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Ә. Сибгатуллина. Кырым бакчасыннан өзелгән гөл. Китапта: К. Җаманаклы. Әсәрләр. Алабуга, 2005, 10- биттә