Кәфил Әмиров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кәфил Әмиров latin yazuında])
Кәфил Әмиров
Туган телдә исем Кәфил Фәхрази улы Әмиров
Туган 24 май 1949(1949-05-24)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Тәмте районы, Нариман
Үлгән 23 февраль 2020(2020-02-23) (70 яшь)
Казан, Россия
Яшәгән урын Университет урамы, Казан[1]
Зур Кызыл урам, 59[2]
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия
Әлма-матер Харьков юридик институты
Һөнәре Россия юристы, Татарстан прокуроры

 Кәфил Әмиров Викиҗыентыкта

Кәфил Әмиров, Кәфил Фәхрази улы Әмиров (1949 елның 24 мае, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Тәмте районы, Нариман2020 елның 23 феврале, РФ, Татарстан, Казан) — Россия юристы, Вахит районы прокуроры (1980-1989), Казан прокурорының беренче урынбасары (1989-1992), ТР прокурорының урынбасары (1992-2000, 1997 елдан 1 нче урынбасар), ТР прокуроры (2000-2013). Фәлсәфә фәннәре кандидаты, доцент. 2нче дәрәҗәле юстиция дәүләт киңәшчесе, РФ атказанган юристы.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1949 елның 24 маенда Татарстан АССРның Тәмте районы Нариман авылында туган.

1972 елда Харьков юридик институтын тәмамлый.

1966-1968 елларда Удмуртиядә район газетасы корреспонденты булып эшли. 1972 елдан алып 1972 елга кадәр — прокуратура органнарында эшли: 1972 елдан 1973 елга кадәр — Сарман районы прокуратурасы тикшерүчесе, 1973 елдан 1980 елга кадәр — ТАССР прокуратурасының өлкән тикшерүчесе, 1980-1989 елларда — Казанның Вахитов районы прокуроры, 1989-1992 елларда-Казан прокурорының беренче урынбасары.

1992 елдан - Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары, Прокуратура Тикшерү идарәсе башлыгы.

1997 елдан 2000 елга кадәр — Татарстан Республикасы прокурорының беренче урынбасары.

2000 елның 29 июнендә элеккеге прокурор Сәйфихан Нәфиевны Татарстан Республикасы Конституция суды рәисе вазыйфасына билгеләп куйганнан соң Татарстан Республикасы прокуроры итеп билгеләнә.

2013 елның 21 сентябрендә «Озак еллар эшләгән өчен пенсиягә чыгу сәбәпле» отставкасы турында игълан итте[3]. Шул ук вакытта Әмировның Р. Р. Сөләймановка «экстремистик эшчәнлекнең ярамавы турында» гы кисәтү чыгаруында турыдан - туры катнашуы сәбәпле, аның белән катлаулы мөнәсәбәтләр килеп чыккан, нәкъ менә шул сәбәпле, пенсия яшенә рәсми төстә җиткәнче сигез ай кала, отставкага чыккан, дигән фикерләр әйтелә[4][5].

2020 елның 23 февралендә 70 яшендә Казанда хастаханәдә инсульттан соң вафат булган[6].

Казанның Самосырово зиратында җирләнгән.

Өйләнгән булган, ике кызы бар.

Бүләкләр һәм исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарстанның атказанган юристы.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Элгәре:
Сәйфихан Нәфиев
Татарстан Республикасы прокуроры
2000—-2013
Аннары:
Илдус Нәфыйков