Кәшшаф Тәрҗемани

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кәшшаф Тәрҗемани latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Кәшшаф Тәрҗемани
Káššaf Tárjemani.jpg
Туган 1877
Иске Әнҗерә, Әлки вулысы, Спас өязе, Казан губернасы, Россия империясе
Үлгән 1943
СССР
Яшәгән урын Мехчылар урамы, Казан[1]
Әлма-матер Мәрҗания мәдрәсәсе[2]
Эш бирүче Ак мәчет, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе, Үзәк диния нәзарәте һәм Ислам мәҗәлләсе
Кардәшләр Әфтах Тәрҗеманов[3]

Кәшшаф Тәрҗемани (Кәшшафетдин Кыяметдин улы Тәрҗемани, 1877, Иске Әнҗерә, Әлки вулысы, Спас өязе, Казан губернасы, Россия империясе1943, СССР) — дин һәм җәмәгать эшлеклесе, илаһиятче.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кәшшафетдин Кыяметдин улы Тәрҗеманов 1877 елда Казан губернасы Спас өязе (Татарстанның хәзерге Әлки районы) Иске Әнҗерә авылында мулла гаиләсендә туа. Туган авылында әтисеннән һәм Казандагы «Мәрҗания» мәдрәсәсендә белем ала. 1904-1917 елларда Казандагы Ак мәчетнең имам-хатыйбы, бер үк вакытта «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе укытучысы; Бөтен Россия мөселманнарының өченче җыены катнашучысы (1906). 1917 елдан Эчке Россия һәм Себер мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте казые, 1924-1928 елларда «Ислам мәҗәлләсе» журналы мөхәррире. Ризаэтдин Фәхретдин үлгәчтен мөфти вазыйфасын башкара (1936).

Ш. Мәрҗани тууга 100 ел тулу уңае белән чыгарылган «Мәрҗани мәҗмугасы»ның редколлегия әгъзасы, авторларының берсе, олуг галимнең мирасын барлауда якыннан катнашучы (1912—1915), Эчке Россия һәм Себер мөселманнарының Милли идарә әгъзасы (1918), Согуд Гарәбстанында үткәрелгән Бөтендөнья мөселманнар корылтае (1926), Бөтенроссия мөселман корылтайлары делегаты (1914, 1917), Үзәк Диния нәзарәтенең ачларга һәм ятим балаларга ярдәм итү буенча вәкаләтле комиссиясе рәисе (Мәскәү, 1921—1923).

Хаксызга гаепләнеп кулга алына (1936 елның июле, кайбер мәгълүматларда 1938 елның 17 октябре). Шәхес культы корбаны. Реабилитацияләнә (1956).

Аның турында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәрҗеманов Җ. «Ислам мәҗәлләсе вә Кәшшаф казый Тәрҗемани һәм... «Тәүбә» мәчетендәге кәмитлек // Шәһри Казан.— 1992.— 31 октябрь, 3 ноябрь.

Салихов Р.Р., Хәйретдинов Р.Р. Татарстан җөмһүрияте: татар халкының тарихи һәм мәдәни һәйкәлләре (XVIII гасыр ахыры — ХХ гасыр башы). — Казан: Фест, 1995.— 34—35 б.

Үтәбай-Кәрими Р. Дәһшәтле дәвер корбаннары // Гасырлар авазы = Эхо веков.— 1996.— № 1/2.— 178 б.

Рахимов С. Галимджан Баруди: «Мусульмане ожидали от Советской власти особой милости...» // Гасырлар авазы = Эхо веков.— 1997.— № 1/2.— С. 171—174.

Миңнул­лин Җ.С. Ш. Мәрҗанинең 100 еллыгын бәйрәм итү // Мәрҗани: тарих һәм хәзерге заман. Халыкара фәнни конференция материаллары.— Казан, 1998.— 39—43 б.

Медресе г. Казани XIX — нач. ХХ вв.: Сборник документов и материалов / Отв. сост. Горохова Л.В., под общ. ред. Ибрагимо­ва Д.И.— Казань: Гасыр, 2007.— С.309.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]