Көзгеле микроскопия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Көзгеле микроскопия latin yazuında])

Көзгеле микроскопия — бу биомикроскопиягә караганда 100 тапкыр зурайтып мөгезкатлауның төрле катламнарындагы үзгәрешләрне өйрәнү. Көзгеле микроскопия беренче чиратта мөгезкатлауның эндотелиен төшерү өчен кулланыла. Ясалган фотоны эндотелий күзәнәкләренең санын, формасын, тыгызлыгын һәм таралышын тикшерү өчен кулланырга була.Гадәттә эндотелий күзәнәкләре дөрес алты почмаклы формага ия.

Күзәнәкләр тыгызлыгы якынча 3000 күзәнәк/мм2; 1000 күзәнәк/мм2-тан күзәнәкләр саны кимесә, эндотелийның декомпенсацияләнү куркынычлыгы сизелерлек арта.

Физик нигезләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Оптик өслеккә төшкән яктылык нуры аның аша үтә, ​​чагыла һәм үзләштерелә ала. Гадәттә бу өч йогынтының катнашы була.Көзгеле фотомикроскоптан чыккан нурлар мөгезкатлау аша үткәндә, алар оптик мохитларның берничә чиген очрата.

•      Кайбер нурлар төшү почмагына тигез булган почмакта чагыла һәм фотомикроскопка эләгә.

•      Бу чагылган нурлардан җайланма сурәт ясый һәм аны төшереп тикшереп була.

Дәлилләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

•      күз эчендәге катнашулар алдыннан мөгезкатлау эндотелиеның функциональ резервларын билгеләү (иң еш). Гадәти калынлыктагы ачык мөгезкатлау гадәти морфология һәм эндотелий күзәнәкләренең гадәти тыгызлыгының билгесе түгел. Операциядән соң мөгезкатлауның шешү ихтималлыгы катнашу  алдыннан күзәнәкләр тыгызлыгы 300-700 күзәнәк/мм2 арасында булганда шактый арта һәм индекс 1000 күзәнәк/мм2-тан артык күрсәткечтә түбән.

•      Донорлар мөгезкатлавын тикшергәндә һәм үтәли кератопластикада куллану мөмкинлеген билгеләгәндә.

Төрле дистрофияле чирләрдә мөгезкатлауның халәтен объектив бәяләү өчен, аеруча тамчысымын мөгезкатлауда (рәс. 2.1б), десцемет мембранасы дәрәҗәсендәге какшауларда һәм арткы полиморфлы дистрофиядә

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.