Көмеш кыңгырау (гәҗит)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Көмеш кыңгырау (гәҗит) latin yazuında])
«Көмеш кыңгырау»

Гамәлгә куючы

Чаллы шәһәр советы
соңрак Татмедиа

Нәшер итүче

Татмедиа

Баш мөхәрир

Айсылу Сәлимова

Нигезләнгән

1993

Тел

татар

Төп офис

Татарстан, Яр Чаллы, Автозавод районы, 27/19.

Тиражы

3 303 (2023, 1 июль)


Веб-сайт: dev.chelny-rt.ru

«Көмеш кыңгырау»Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә 1993 елдан нәшер ителүче балалар һәм яшүсмерләр өчен татарча гәҗит. Татарстанда чыгып килүче бердәнбер республика балалар газетасы[1]. Атнага сигез битле 1 саны чыга. «Татмедиа» АҖ филиалы[2].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1993 елның апрелендә «Шәһри Чаллы» балалар һәм яшүсмерләр өчен «Көмеш кыңгырау» кушымтасы белән чыга башлый. Балалар иҗаты йортында җитәкче булып эшләү дәверендә Факиль Әмәк «Көмеш кыңгырау» газетасын булдыруда турыдан-туры катнаша. 1996 елның 1 гыйнварыннан «Көмеш кыңгырау» мөстәкыйль газета булып чыга.
Индексы 31700.
Адресы: Яр Чаллы, Автозавод районы, 27/19.

Ш. Галиев премиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2019 елда газета мөхәррияте ТР Язучылар берлеге белән Шәүкәт Галиев исемендәге премия булдырган.

Баш мөхәррирләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2023 елның октябренә кадәр ― Ризидә Гасыймова (Резеда Алвирдовна Гасимова)
  • 2023 елның октябреннән ― Айсылу Сәлимова[3]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Гәҗитнең Вконтакте сәхифәсендә
  2. podpiska.pochta.ru
  3. Татар басмаларында яңа мөхәррирләр. «Атна вакыйгалары», №40 (501), 13-19 октябрь 2023 ел

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]