Көнбатыш Казакъстан өлкәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Көнбатыш Казакъстан өлкәсе latin yazuında])
Көнбатыш Казакъстан өлкәсе
Coat of Arms Batys Oblysy.png
Герб
Башкала Җаек
Халык исәбе 618 261 Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 10 март 1932
Вакыт зонасы UTC+05:00
География
АТБ Казакъстан
Мәйдан 151,339 квадрат километр
Координатлар 51.23°N 51.37°E Edit this on Wikidata
Почта индексы 090000 Edit this on Wikidata
Телефон коды 7112 Edit this on Wikidata
KZ-ZAP Edit this on Wikidata
Хөкүмәт башлыгы Алтай Кульгинов, Искалиев, Гали Нажмеденович


Көнбатыш Казакъстан өлкәсе (каз. Батыс Қазақстан облысы, Batys Qazaqstan oblysy) – Казакъстанның төньяк-көнбатышында урнашкан административ берәмлек (өлкә). Өлкә 1932 елның 10 мартында Россия СФСР составында Казакъ АССРның Көнбатыш Казакъстан өлкәсе буларак оеша. 1962 елның 3 маенда Урал өлкәсе дип үзгәртелә. 1992 елның июлендә Казакъстан Республикасы Югары Советы Президиумы Урал өлкәсен Көнбатыш Казакъстан өлкәсенә үзгәртә[1]. Административ үзәге һәм иң эре шәһәре – Җаек (каз. Орал, рус. Уральск) шәһәре.

Мәйданы 151 339 кв. км[2] (республика территориясенең 5,9 % ы) тәшкил итә. Бу күрсәткеч буенча өлкә илдә 8нче урында. Халык саны – 656 354 кеше, шәһәрләрдә 343 766 (52,37 %), авыл җирлегендә — 312 588 (47,62 %) кеше яши[3].

Казакъстанның ике һәм Россия Федерациясенең биш өлкәсе белән чиктәш:

Юллар индексы — L,07.

Физик-географик тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өлкә Ауразиянең үзәк өлешендә, Казакъстанның төньяк-көнбатышында урнашкан. Ул тулысынча Көнчыгыш Аурупада урнашкан. Россия Федерациясе белән чиктәш. Чикнең гомуми озынлыгы 2423 км[5].

Рельеф

Территориянең рельефы тигез. Диңгез өсте тигезлегеннән биеклек төньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка кими. Төбәктә рельеф үзенчәлекләре буенча берничә район аерымлана, шул исәптән Төп Сырт, Эмба платосы, Каспий буе түбәнлеге[4].

Өлкәнең төньягында һәм төньяк-көнчыгышында Төп сырт һәм Урал алды платосы тармаклары бар. Көньякта Каспий буе түбәнлеге чикләрендә Нарынкомның ком массивлары урнашкан: Кокузенком, Акком, Карагандыком һәм башкалар.

Өлкәнең иң югары ноктасы – элеккеге Миргородок торак пункты тирәсендәге биеклек, аның биеклеге диңгез өсте тигезлегеннән 262 метр[6].

Җир өсте Каспий буе түбәнлегенең дүртенчел утырмалары белән аермаланган акбур мергельләре, палеоген комташлар һәм известьташлардан тезелгән, елга үзәннәре аллювиаль утырмалардан тора[7].

Җир асты байлыклары

Өлкә территориясендә Болганмола нефть ятмасы урнашкан.

Климат

Климат кискен континенталь. Ел дәвамында көчле, җәй көне – коры, эссе җилләр еш була.

Гыйнварның уртача температурасы -14 °C, июльнең +25 °C. Абсолют минимум -40 °C, абсолют максимум 40 °C. Кар катламы көньякта 70 һәм төньякта 140 көн саклана[7].

Төбәкнең көньягында еллык явым-төшем 250 мм дан арта, төньякта 400 мм га кадәр җитә.

Гидрография

Өлкәдә гомуми озынлыгы 4600 км булган 200гә якын елга һәм инеш исәпләнә, шулардан эреләре – Җаек (каз. Жайық, рус. Урал), Чаган, Деркүл, Күшем, Олы һәм Кече Үзән елгалары, өлкәдә 144 күл бар, шулардан 94е тозлы. Иң әһәмиятлесе — Шалкар, Балыклы Саркыл һәм Камыс-Самар күлләре системасы[4].

Шалкар күле – Көнбатыш Казакъстан өлкәсенең иң зур һәм тирән сулыгы. Күлдә якынча 1,4 млрд куб м. су җыела, күлнең мәйданы 20 580 га тәшкил итә (24 000 гектарга кадәр артырга мөмкин). Күлгә көнчыгыш ягыннан ике елга коя: Исән Анкаты (Олы Анкаты) һәм Шолак Анкаты (Кече Анкаты), Урал елгасына коя торган бер Солянка елгасы агып чыга. Көнбатыш Казакъстан өлкәсенең төньягында Җаек (Урал) елгасы ага, аның 250 км «дала зонасы» Көнбатыш Казакъстан өлкәсе территориясенә туры килә. Урал елгасы бассейнының Көнбатыш Казакъстан өлкәсе территориясендәге кече елгаларына Чаган, Деркүл, Илек, Утва, Рубежка, Быковка, Ямбулатовка, Барбастау һәм башкалар керә. Урал елгасы аз сулы Казакъстанның гына түгел, Россиянең дә аеруча дәүләт әһәмиятендәге төп су артерияләренең берсе булып тора[8].

Туфрак

Кара каштан, каштан, ачык каштан төсендәге балчыклы һәм катырланган (тозлак) туфрак. Бөртекле-төрле үләнле, бөртекле-әремле үсемлекләр өстенлек итә[9]. Көньяк районнарда коңгырт туфрак, тозлак туфрак, аслак тозлак (солонцы) очрый, ком массивлары бар[4].

Үсемлекләр дөньясы

Төньякта – кылганлы дала; төньякта, Урал елгасы яры һәм юллар буенча тирәк, тал, имән, каен, карамалы һ. б. агачлар утыртылып, урман саклау полосалары булдырылган, көньяк-көнбатышта һәм төньякта шулай ук нарат үстерәләр [4].

Хайваннар дөньясы

Төбәктә поши, кыр кәҗәләре, кабан дуңгызлары, сайгаклар, төлкеләр, бүреләр, куяннар, ондатралар һәм башкалар яши. Төбәктә аккош, соры каз, пеликан, торна, кулик, урман тавыгы, орлан, тилгән, карлыгач, сыерчык һәм башка кошларның оялары бар. Сөйрәлүчеләрдән еланнар, кәлтәләр очрый. Күлләр һәм елгалар балыкка бай[4].

2010 елның маенда 12 мең үлгән сайгак табыла, бу сан төбәктәге барлык сайгакның яртысын тәшкил итә.

Табигатьне саклау

Төбәктә Кирсан (мәйданы — 61,0 мең га), Бударин (мәйданы — 80,0 мең га) һәм Жалтыркүл (мәйданы — 19,0 мең га) дәүләт зоология сайлаулы тыюлыгы (заказник) гамәлдә. Биредә «Имәнлек» (Дубрава) ботаника табигать һәйкәле, Олы Ичка тавы табигать һәйкәле, «Селекция» табигать һәйкәле, «Садовское» күле табигать һәйкәле, «Ак-Ком» ландшафт тыюлыгы, «Миргород» ботаника-зоология табигать һәйкәле, «Урда» геоботаника тыюлыгы урнашкан[10].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күчмәннәрнең беренче кабиләләре хәзерге Көнбатыш Казакъстан өлкәсе территориясендә, безнең эрага кадәр I меңьеллыкта барлыкка килгән. Борынгы гуннар, угызлар, кимаклар, кыпчаклар бу җирләрдә терлекчелек һәм халык кәсепчелеге белән шөгыльләнеп, күченеп йөргән. XV гасыр башында Алтын Урда таркалганнан соң Нугай Урдасы, аннары Казакъ ханлыгы (1465-1712) составына керә. Казакъ ханлыгы җунгарлар һөҗүме нәтиҗәсендә таркалганнан соң, бу территориядә яшәүчеләр казакъларның Кече Җүзен тәшкил иткән. XVI гасырның 70-80 нче елларында Җаек ярларында рус җирләреннән качучы кешеләр пәйда була, алар үзләрен казак дип атый башлый һәм казак вольницасына берләшә. Озакламый әлеге елга ярлары буенда Җаек казак гаскәре барлыкка килә. Гаскәр башында барлык казаклар сайлаган гаскәр атаманы тора. 1718 елдан башлап, атаман югары хакимият тарафыннан билгеләнә һәм наказлы атаман дип атала башлый.

Россия империясендә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1900 елда Җаек өлкәсе

Җаек өлкәсе Аурупа Россиясенең көньяк-көнчыгышында, 53° һәм 45,5° төньяк киңлеге һәм 49° һәм 59° көнчыгыш озынлыгы арасында урнашкан булган; 323 700 кв. км (284 412 кв. чакрым) мәйданны биләгән, шуларның 70 640 кв. км (62 068 кв. чакрым) Җаек казак гаскәренә аерылгысыз җәмгыять милке хокукында, 253 000 кв. км (222 344 кв. чакрым), дәүләт милкен тәшкил итеп, казакларның иҗтимагый кулланылышына бирелә. Мәйданы буенча өлкә Россия империясенең губерналары һәм өлкәләре арасында 19нчы урында, Аурупа Россиясендә 4нче урында тора.

Чикләре: төньякта Ырынбур һәм Самар губерналары, көнбатышта Самар губернасы, административ яктан Әстерхан губернасына керүче Бүкәй Урдасы җирләре, төньяк-көнчыгышта Каспий диңгезенең бер өлеше, көнчыгышта Тургай өлкәсе һәм Арал диңгезенең бер өлеше, көньякта Каспий арты өлкәсе һәм Каспий диңгезе ярлары.

Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өяз өяз шәһәре станицалар саны волостьлар саны
1 Җаек өязе Уральск 16 8
2 Лбищенск өязе Лбищенск 10 14
3 Гурьев өязе Гурьев 5 17
4 Тимер өязе Тимер 0 21

Җаек җире тарихи вакыйгаларга бай. 1773 елның сентябрендә, Җаек шәһәрчеге (хәзерге Җаек) янындагы Бударино форпостыннан ике ел дәвамында Россияне тетрәндергән, Е. И. Пугачев (үзен Петр III дип атаган) җитәкчелегендә Крестьян сугышы башлана. Пугачев җиңелгәч һәм җәзалангач, патшабикә Екатерина II, «пугачевщина» рухын юкка чыгарырга теләп, 1775 елның гыйнварында Җаек елгасын Урал һәм Җаек шәһәрчеген Уральск, Җаек казакларын Урал казаклары дип атау турында указ чыгара. XIX гасырның беренче яртысында наказлы атаманнарны җирле халыктан билгеләмәү практикасы кабул ителә. Алар, үзәк хакимият вәкилләре булып, өлкә халкы арасында Аурупа мәдәнияте һәм халык мәгарифе нигезләрен сеңдерү сәясәтен алып баручылар, дөньяви һәм чиркәү архитектурасын үстерү өчен чаралар күрүчеләр була.

XVIII-XIX гасырлар дәвамында Кече Җүз казакълары феодаль һәм колониаль эксплуатациягә каршы берничә тапкыр баш күтәрә. 1783-1797 елларда Сырым Датов, 1836-1838 елларда Исатай Тайманов һәм Махамбет Үтәмешев җитәкчелегендәге восстаниеләр була.

Җаек өлкәсе (Россия империясе) 1868 елда оешкан һәм бүгенге көн чикләрендә 1932 елның 10 мартында (СССР) Көнбатыш Казакъстан өлкәсе буларак расланган. Ул чакта Җаек өлкәсе җирләренең бер өлешеннән тыш, Бүкәй (яки Эчке) Урдасы җирләре дә кергән.

1962 елның 3 маеннан 1992 елның июленә кадәр Урал өлкәсе дип атала, аннары Казакъстан парламенты элеккеге исемен кире кайтара.

1916 елда Беренче бөтендөнья сугышы вакытында казакъ халкын тыл эшләренә мобилизацияләү белән бәйле чуалышлар уза.

Өлкә территориясендә Ватандашлар сугышы В. И. Чапаев, Д. А. Фурманов, М. В. Фрунзе, Д. М. Карбышев, Г. К. Жуков исемнәре белән бәйле.

1920 елда Гражданнар сугышы тәмамлангач, Җаек казак гаскәре бетерелә, большевикларга каршы сугышкан казакларның күбесе Иранга, Кытайга һәм аннан бөтен дөньяга мөһаҗирлеккә китәргә мәҗбүр була.

СССР составында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бөек Ватан сугышы елларында Җаек өлкәсе Сталинград фронтының иң якын тылы була. Җаек буе фронтовиклары арасында Советлар Союзының 39 Герое, Дан орденының 6 тулы кавалеры бар. Алар арасында Мәншүк Мәметова — Көнчыгышның Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган беренче хатын-кызы.

Казакъстан Республикасы составында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1991 елдан, Беловеж һәм Алматы килешүләре нәтиҗәсендә, Казакъстан бәйсезлек алганнан соң, яңа илдә торак пунктларның, оешмаларның, хәтта бөтен территорияләрнең исемен үзгәртү процесслары башлана. 1992 елның июлендә үк бәйсез Казакъстан парламенты Җаек өлкәсен Көнбатыш Казакъстан өлкәсе итеп үзгәртә[2].

Газ һәм нефть сәнәгатенә куәтле Көнбатыш инвестицияләре белән бәйле рәвештә, өлкә, Атырау өлкәсе белән берлектә, мөһим сәнәгать әһәмиятенә ия була бара. Төп фактор – Бүрле районында Карачыганак нефть-газ-конденсат ятмасы булу.

Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өлкәнең административ картасы

Өлкәнең административ-территориаль төзелеше системасына 12 административ район, 156 аул (авыл) округы, 3 бистә округы, бер өлкә әһәмиятендәге (Җаек шәһәре) һәм бер район әһәмиятендәге шәһәр (Аксай шәһәре), 475 авыл торак пункты керә.

Өлкә 12 районнан һәм өлкә карамагындагы 1 шәһәрдән тора:

  1. Акҗаек районы ― үзәге Чапаев авылы
  2. Бүкәй урдасы районы ― Сайкын авылы
  3. Бүрле районы ― Аксай шәһәре
  4. Яңакала районы ― Яңакала авылы
  5. Җәнебек районы ― Җәнебек авылы
  6. Бәйтерек районы ― Переметное авылы
  7. Казталовка районы ― Казталовка авылы
  8. Каратүбе районы ― Каратүбе авылы
  9. Сырым районы ― Җымпиты авылы
  10. Таскала районы ― Таскала авылы
  11. Теректе районы ― Федоровка авылы
  12. Шыңгырлау районы ― Шыңгырлау авылы
  13. Җаек шәһәре

Халкы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Көнбатыш Казакъстан өлкәсе халкының саны[11] [12]

1970 1979 1989 1999 2003 2004 2005 2006 2007
513 077 581 499 630 887 616 800 602 133 603 832 606 534 609 291 612 479
2008 2009 2010 2011 2012 2013 2014 2015
615 310 598 341 603 828 608 280 612 498 617 640 623 977 629 932

2019 елның 1 ноябренә өлкә халкы – 656 354 кеше.

Милли состав[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өлкә буенча[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өлкә халкының этник составы
1989—2009 еллардагы халык исәбен алу һәм 2019 елга бәяләмә буенча:
1989,
кеше.
% 1999 ,
кеше.
% 2009 ,
кеше.
% 2019,
кеше.[13]
%
барлыгы 629494 100,00% 616800 100,00% 598880 100,00% 652325 100,00%
Казакълар 351123 55,78% 399030 64,69% 432517 72,22% 498034 76,35%
Руслар 216514 34,39% 174018 28,21% 135813 22,68% 125613 19,26%
Украиннар 28092 4,46% 19634 3,18% 11594 1,94% 9210 1,41%
Татарлар 12703 2,02% 10104 1,64% 8632 1,44% 8406 1,29%
Белоруслар 5112 0,81% 3577 0,58% 2146 0,36% 1806 0,28%
Азәрбайҗаннар 847 0,13% 940 0,15% 1102 0,18% 1668 0,26%
Алманнар 4550 0,72% 2434 0,39% 1280 0,21% 1257 0,19%
Кореялеләр 631 0,10% 731 0,12% 843 0,14% 957 0,15%
Үзбәкләр 353 0,06% 251 0,04% 412 0,07% 677 0,10%
Чеченнар 1303 0,21% 714 0,12% 579 0,10% 609 0,09%
Әрмәннәр 480 0,08% 484 0,08% 433 0,07% 516 0,08%
Башкортлар 576 0,09% 499 0,08% 402 0,07% 429 0,07%
Мордвалар 1883 0,30% 1090 0,18% 588 0,10% 372 0,06%
Молдаваннар 697 0,11% 422 0,07% 330 0,06% 332 0,05%
башкалар 4630 0,74% 2872 0,47% 2209 0,37% 2439 0,37%

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өлкә икътисады индустриаль-аграр юнәлештә. Сәнәгать нефть һәм газ чыгару, нефть продуктларын эшкәртү, машина төзелеше, металлургия, оборона, тау-руда чыгару, тегү һәм азык-төлек тармаклары предприятиеләреннән гыйбарәт.

Шулай ук авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү, төзелеш, төзелеш материаллары җитештерү һәм башкалар бар.

«Карачыганак Петролеум Оперейтинг», «Конденсат» холдингы, Жаикмунай, «Омега» «приборлар төзү заводы» АҖ, «Урал заводы «Зенит» АҖ, «Гидромаш-Орион-МЖБК» ҖЧҖ кебек эре предприятиеләр өлкә икътисадына зур өлеш кертә.

Өлкә территориясендә газ һәм газ конденсаты, нефть, борат рудалары, яна торган сланецлар, калий-магний тозлары, керамзит балчыкларның цемент чималы, төзелеш һәм аллювиаль ком ятмалары ачыкланган[14]. Хәзерге запаслар аларны сәнәгать үсешендә озак вакыт куллануга мөмкинлек бирә. Көнбатыш Казакъстан өлкәсенең җир асты байлыклары нефть, газ конденсатына (Карачаганак, Чинарево, Ростошино, Дарьинское) бай. Республикада Көнбатыш Казакъстан өлкәсенә газ конденсатын чыгаруның гомуми күләменең 99% ы һәм газ чыгару күләменең 47% ы туры килә[15].

Бор-калий тозларының (Шалкар, Сатимола[16], Индер), цемент чималының (Аксуат, Семиглавомарское), керамзит балчыкларының (Туйыксай, Погодаев, Тулсай) шактый запаслары бар.

2012 елда Көнбатыш Казакъстан өлкәсеннән экспорт 9 млрд. 428,7 млн. USD тәшкил иткән. 2011 ел белән чагыштырганда экспорт 24% ка арткан. Өлкә экспорты структурасының төп өлешен минераль продуктлар (нефть һәм нефть продуктлары) алып тора — 99,6% (Италия, Франция, Нидерландлар, Польша), калган товар төркемнәре — 0,4 %, шуларның 0,1 % — хайван һәм үсемлек продуктлары, әзер азык-төлек товарлары, 0,1% — башка товарлар, 0,2% - металл һәм алардан эшләнгән әйберләр[17].

2020 елга Көнбатыш Казакъстан өлкәсенең газлаштыру дәрәҗәсе 96,2 % тәшкил итә[18].

Мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Көнбатыш Казакъстан өлкәсе бай тарихи һәм мәдәни мираска ия. Аның территориясендә төрле чорларга караучы 6 меңнән артык археологик һәйкәл һәм 500дән артык тарих, архитектура һәм монументаль сәнгать һәйкәле бар, шуларның 14-е республика әһәмиятендәге һәйкәлләр булып тора. Мәдәният һәм сәнгать системасында өлкәдә 717 дәүләт оешмасы эшли.

Тарихи-мәдәни мирасны өйрәнү, саклау һәм популярлаштыру максатларында өлкәдә 22 тарихи-туган якны өйрәнү һәм мемориаль музейлар эшли, шуларның 13е авыл җирендә урнашкан; биш миллионнан артык китап, уникаль кулъязма һәм басма гомуми китап фонды булган 377 массакүләм китапханә гамәлдә.

Өлкәдә 73 газета, 10 журнал, 10 телеканал, 5 радиостанция һәм 2 кабельле телевидение челтәре эшли[19].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Постановление Президиума Верховного Совета Республики Казахстан от 6 июля 1992 года.(үле сылтама)
  2. 2,0 2,1 http://westkaz.kz/?section=14&action=&lang=ru 2010 елның 10 февраль көнендә архивланган. О регионе на сайте акимата Западно-Казахстанской области
  3. Об изменении численности населения Республики Казахстан с начала 2021 года до 1 января 2021 года. 2019-12-13 тикшерелгән.Калып:Недоступная ссылка
  4. 4,0 4,1 4,2 4,3 4,4 4,5 Географическое положение Западно-казахстанской области на сайте акимата. әлеге чыганактан 2010-11-29 архивланды. 2010-01-07 тикшерелгән.
  5. http://westkaz.kz/?id=1002&menuid=67&section=14&module=text&action=&lang=ru 2010 елның 29 ноябрь көнендә архивланган. Современное состояние земельного фонда Западно-Казахстанской области
  6. Таскалинский район на официальном сайте акимата Западно-Казахстанской области. әлеге чыганактан 2007-11-10 архивланды.
  7. 7,0 7,1 Калып:Из КНЭ
  8. Водные ресурсы Западно-Казахстанской области http://westkaz.kz/?id=1063&menuid=64&section=14&module=text&action=&lang=ru 2010 елның 29 ноябрь көнендә архивланган.
  9. [О регионе на сайте акимата Западно-Казахстанской области http://westkaz.kz/?section=14&action=&lang=ru 2010 елның 10 февраль көнендә архивланган.]
  10. Заказники Западно-Казахстанской области http://westkaz.kz/?id=1064&menuid=66&section=14&module=text&action=&lang=ru 2010 елның 29 ноябрь көнендә архивланган.
  11. Division of Kazakhstan. pop-stat.mashke.org. 2016-03-29 тикшерелгән.
  12. Қазақстан Республикасының облыстары, қалалары және аудандары бойынша халық саны, 2003-2012
  13. Численность населения Западно-Казахстанской области по отдельным этносам на начало 2019 года.
  14. Уральск. Интерактивная карта ЗКО.. әлеге чыганактан 2014-03-19 архивланды. 2014-03-19 тикшерелгән.
  15. Новые горизонты Приуралья. Пресс-конференция акима Западно-Казахстанской области Н. А. Ногаева. әлеге чыганактан 2014-05-12 архивланды. 2019-09-13 тикшерелгән.
  16. В Западном Казахстане осваивается месторождение борно-калийных солей Сатимола. әлеге чыганактан 2014-03-19 архивланды. 2022-09-23 тикшерелгән.
  17. АНАЛИЗ ЭКСПОРТА РЕСПУБЛИКИ КАЗАХСТАН В РАЗРЕЗЕ РЕГИОНОВ ЗА 2012 ГОД. Экспорт из Западно-Казахстанской области.. әлеге чыганактан 2014-03-19 архивланды. 2014-03-19 тикшерелгән.
  18. В Казахстане — избыток газа. Но восток страны газифицируют за счёт России.
  19. Официальный интернет-ресурс Акимата Западно-Казахстанской области: Медиа — СМИ. әлеге чыганактан 2012-03-11 архивланды. 2009-05-14 тикшерелгән.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]