Көнбатыш башкорт диалекты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Көнбатыш башкорт диалекты latin yazuında])
Көнбатыш башкорт диалекты
Илләр:

Русия

Төбәкләр:

Башкортстан, Татарстан, Пермь крае

Күзәтүдә тора:

РФА УФҮ Тарих, тел һәм әдәбият иниституты

 Классификация
Төркем:

???

ГОСТ 7.75–97:

баш 086

Татар, чуаш, башкорт телләре диалектлары таралышы

Көнбатыш башкорт диалекты — башкорт теленең ике диалектына кайбер тикшерүчеләр куша торган өченче диалект. Татарлар белән башкортлар бергәләп яшәгән төбәкләрдә татар һәм башкорт телләренең тәэсир итешүе нәтиҗәсендә барлыкка килгән дип санала.

Таралышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Көнбатыш башкорт диалекты Башкортстанда, Татарстанда, Пермь краенда таралган дип саналса да, ләкин рәсми сан алу мәгълүматлары андый таралышны расламый. Татарстанда башкортлар тупланып яшәгән торак урыннары юк. Башкортстан, Пермь краенда торучы башкортлар туган телләре итеп татар телен күрсәтәләр. Бәян ителгән җирлектә татар теленең минзәлә, бөре, пермь, байкыбаш, стәрлетамак һ.б. сөйләшләр таралган. Аларның барысында да башкорт теленә генә хас, татар теленә хас түгел сөйләм үзенчәлекләре юк.

1955 елда Т. Г. Баишевның «Әдәби телгә карата аларның мөнәсәбәтендә башкорт диалектлары» (1955) монографиясендә әдәби телнең һәм диалектларның телнең лексик, фонетик һәм морфологик дәрәҗәләрендәге үзара бәйләнеше мәсьәләләре карала; тел билгеләре комплексын исәпкә алып, ул 3 диалектны аерып чыгара, ул анда көнбатыш диалектны өсти.

Совет лингвисты-тюркологы һәм башкорт тел белеменә нигез салучы Җ.Г.Киекбаев Т. Г. Баишевның төньяк-көнбатыш башкорт теленең башкорт теле диалект системасына кертүенә принципиаль каршы була. Төп аргумент итеп ул төньяк-көнбатыш башкортларының татар телен туган тел дип тану фактын саный, татар теле монда мәктәп белем бирүендә рәсми тел булып тора, шулай ук җирле татар һәм башкорт халкының мәдәни-массакүләм, административ-хуҗалык эшчәнлегендә кулланыла дип яза.[1][2]

Совет тел белгечләре Нәгыйм Ишбулатов һәм Талмас Гарипов төньяк-көнбатыш сөйләшендә башкорт теленең үзенчәлекле билгеләре булмавын күрсәтәләр һәм аларны татар теленең урта диалектына кертәләр.[3][4]

Көнбатыш һәм көньяк-көнбатыш Башкортстан сөйләмнәрен өйрәнгән татар галиме Әнвәр Әфләтунов бу территориядә типтәрләр, татарлар, башкортлар, яңа башкортларның сөйләмнәре бер-берсеннән аерылып тормый, татар әдәби теленә якын дип күрсәтә.[5]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Миржанова С.Ф. Южный диалект башкирского языка (в сравнительно-историческом освещении). Дисс. на соискание уч. степени доктор филологических наук. Уфа, 1983..
  2. Киекбаев Ж. Г. Башқорт диалекттәре һәм уларҙың тарихенә қысқаса инеш // Ғилми язмалар. III сыгарылыш. Башқорт филол. сер., № 2. Өфө, 1958.
  3. Гарипов Т. М. Об изучении разговорной речи западных башкир (К постановке проблемы) // Башкирский диалектологический сборник. Уфа, 1959. С. 40-52.
  4. Ишбулатов Н. Х. Диалекты и говоры башкирского языка // Вопросы башкирского языкознания. Уфа: Изд-во вост. лит-ры, 1972. С. 52-130.
  5. Әфләтунов Ә. Ш. БАССРның көнбатыш, көньяк-көнбатыш өлешендә яшәүче татарлар сөйләшенең тел үзенчәлекләре: дис. … канд. филол. наук. Казан, 1960.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]