Көнсылу Котлыбаева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Көнсылу Котлыбаева latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

 

Көнсылу Котлыбаева
3YtnXIO4RQw(2).jpg
Туган 13 март 1956(1956-03-13) (65 яшь)
Галиәкбәр, Бөрҗән районы, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы Flag of Russia.svg Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре педагог

Котлыбаева Көнсылу Зәки кызы (13 март 1956 ел) — педагогик хезмәт ветераны. Югары категорияле биология укытучысы, Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы (2004) һәм мәгариф алдынгысы (1998), «Мәгариф» өстенлекле милли проекты гранты конкурсы җиңүчесе (2011). 2015 елдан Башкорт Википедиясенең актив мөхәррире, 2016 елдан Бөрҗән вики-клубы җитәкчесе.

Көнсылу Котлыбаева (уңга) Мәскәү Вики-конференциясендә (2017 ел) апасы Фәния белән

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Көнсылу Зәки кызы Котлыбаева 1956 елның 13 мартында Башкорт АССРның Бөрҗән районы Галиәкбәр авылында укытучы гаиләсендә туган.

1963-1973 елларда Галиәкбәр сигезьеллык һәм Иске Собхангол урта мәктәпләрендә белем ала.

1973 елда Башкорт дәүләт университетының биология факультетына укырга керекп, югары уку йортын 1978 елда тәмамлый. 1978-1980 елларда — Нәби сигезьеллык, 1980-2011 елларда лаеклы ялга чыкканчы Байназар урта мәктәбендә биология укытучысы булып эшли.

Хезмәт эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бу еллар эчендә Көнсылу Зәки кызы үзен педагогиканы һәм укыту методикасын яхшы белгән, эшенә җаваплы караган, иҗади эшләүче, талантлы укытучы итеп таныта. Аның укучылары предмет олимпиадаларында, фәнни тикшеренү һәм иҗади эшләр конкурсларында муниципаль, республика күләмендә призлы урыннар яулыйлар, Бөтенрусия күләмендәге конкурсларда уңышлы чыгыш ясыйлар. 51 укучысы биология фәненнән имтиханда югары балл җыеп югары уку йортларына керә һәм биология укытучысы, табиб, икътисадчы, авыл хуҗалыгы белгечлеге һөнәре алалар.

Ул җитәкләгән мәктәп яны бакчасы районда гына түгел, республикада да алдынгылар рәтендә . Аның тарафыннан дару үләннәре бүлеге, «Кызыл китап»ка кертелгән сирәк очрый торган үсемлекләр бүлеге булдырыла. Мәктәп янында өзлексез чәчәк атучы бакча пәйда була, анда иртә яздан алып кар яуганга кадәр чәчәк атучы үсемлекләр бер-берсен алмаштыра. 1989 елда Байназар мәктәбенең тәҗрибә бакчасы базасында биология укытучыларының республика фәнни-гамәли конференциясе уздырыла. Мәктәп интерьерын дөрес сайлап алынган һәм зәвык белән урнаштырылган гөлләр белән бизәү шулай ук Көнсылу Зәки кызы җитәкчелегендә башкарылган эш.

Көнсылу Зәки кызы район, республика күләмендә үтә торган профессиональ конкурсларда даими катнаша һәм зур җиңүләр яулый. Укыту методикасы һәм укучыларны биологиядан югары уку йортына әзерлек буенча авторлык программалары эшли.

Җәмәгать эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Көнсылу Зәки кызы төп хезмәт эшчәнлегеннән тыш авылның, районның җәмәгать тормышында да актив катнаша:

  • 1996-2011 еллар дәвамында Байназар авылының хатын-кызлар советы әгъзасы буларак, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча күп эш башкара: «Алтын балык» клубын оештыра һәм җитәкли, сәламәт яшәү рәвешен (ачык туйлар, бәбиләргә исем кушу йоласы, гаилә бәйрәмнәре, сәламәт өмәләр үткәрү) пропагандалый.
  • 2012 елдан алып Байназар авылы «Өмет» мәчетенең мәхәллә советы әгъзасы буларак, мәчеттә яхшы шарт булдыру, эшен көйләү буенча зур эшләр башкара.
  • 2014-2015 елларда Байназар авылының «Ағинәйҙәр» коры җитәкчесе, аннары әгъзасы буларак, тыл, сугыш, хезмәт ветераннарының, сугыш балаларының исемнәрен мәңгеләштерү буенча эшчәнлек алып бара. Алар турында портфолио эшләп үзләренә бүләк итәләр, күчермәсен музей өчен саклыйлар. Авылда һәм районда сәламәт яшәү рәвешен пропагандалыйлар, халык кәсебен тергезүгә, буыннар бәйләнешен ныгытуга юнәлтелән эшчәнлек алып баралар.
  • Озак еллар Байназар авылы сайлау комиссиясе әгъзасы була.
  • 2014-2015 елларда башкорт электрон китапханәсен төзү буенча Башкорт проектында катнаша башлый.
  • 11.11. 2015 елдан бирле Башкорт Википедиясендә катнаша. Башкорт электрон энциклопедиясен төзүдә, региональ, республика, Русия һәм халыкара семинарларда һәм конференцияләрдә катнаша[1][2].
  • Пенсионер коллегаларына Башкорт Википедиясендә катнашу өчен өйрәтү буенча семинарлар оештыра.
  • 2016 елдан үзе оештырган Бөрҗән вики-клубы җитәкчесе.
  • 2017 елда аның тәлъдиме белән Башкорт Википедиясе составында Бөрҗән районы порталы булдырыла, Көнсылу Зәки кызы аның җитәкчесе һәм даими рәвештә аны тулыландыру өстендә эшли[3].

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Башкортстан Республикасының мәгариф алдынгысы (Карар № 5, 18.06.1998),
  • Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы (02.12.2004, таныклык Б № 3011),
  • Русия Федерациясенең иң яхшы укытучылары конкурсы җиңүчесе (2011). Русия Федерациясе мәгариф һәм фән министрлыгының мактау Грамотасы (Русия Федерациясе мәгариф һәм фән министрлыгының 2114нче боерыгы, 06.07. 2011.).
  • Республика балалар биология үзәгенең Мактау кәгазе (1998)
  • Башкортстан Мәгариф Министрлыгының биология буенча Бөтенрусия олимпиадасының III региональ этабы призерын әзерләгән өчен Рәхмәт хаты (2008).
  • «Ел укытучысы — 2009» муниципаль конкурсында Гран-при.
  • Бөрҗән районы мәгариф бүлегенең Мактау Грамотасы.
  • Башкортстан Республикасы Мәгариф Министрлыгының Рәхмәт хаты («Ел укытучысы — 2009» XIX республика конкурсында катнашкан өчен).
  • Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең Мактау Грамотасы (2009)
  • Башкортстан Республикасы Мәгариф Министрлыгының биология буенча Бөтенрусия олимпиадасының III региональ этабы призерын әзерләгән өчен Рәхмәт хаты (2010).
  • Башкортстан Республикасы Мәгариф Министрлыгын Кече Фәннәр академиясе чикләрендә фәнни-тикшеренү эшләре конкурсының региональ этабы катнашучысын әзерләгән өчен Рәхмәт хаты (2010).
  • Башкортстан укытучыларының X съезды катнашучысы (2010, мандат № 283).
  • «Юннат-2010» республика күргәзмәсендә «Дару үләннәре» номинациясендә җиңүче (Боерык № 1343 29. 09.2010. БР Мәгариф Министрлыгы сайты)
  • «Юннат-2010» Бөтенрусия күргәзмә - конкурсында катнашу өчен әзерләгән экспонатлар өчен Рәхмәт (Боерык № 1458, 25. 10. 2010. БР Мәгариф Министрлыгы сайты).
  • «Әманәт» журналының Мактау Грамотасы («Игезәкләр-гаиләдә бизәкләр» конкурсында җиңүче, 2018.)[4]
  • 2005 елда «Яшьлек» гәзите оештырган «Минем кумирым» конкурсы финалисты (кумиры — Мостай Кәрим) һәм билгеле шәхесләр белән очрашуда катнашучы.
  • 2019 елда, актив җәмәгатьче һәм Башкорт Википедиясе иркәне буларак, хатын-кыз арасында «ЖЕНЩИНА -МАТЬ НАЦИИ» III Республика конкурсында катнаша һәм "Олы буын хатын-кызы"номинациясендә җиңүче була, Мактау кәгазе һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләнә.

Котлыбаева Көнсылу Зәки кызы турында мәкаләләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Р. Ишбаев «Максаты- шәхес тәрбияләү» // «Таң» : район гәзите. — 1998..
  • «Югары категорияле укытучы». А. Гарифуллина. «Башкортстан укытучысы» журналы № 11, 2001.
  • «Ботаника бакчасы мәктәп янында». М. Хөббетдинова. «Таң» гәзите, 2006.
  • «Уңганнар уңыш җыяр вакыт». К. Баһаутдинова. «Таң» гәзите № 17, 2004.
  • «Чәчкә итә тормышны». А. Гарифуллина. «Таң» гәзите, 2008.
  • «Алтын балыкка» саф агым. А. Гарифуллина. «Таң» гәзите, 2006.
  • «Сынамачы, язмыш» Ф. Исәнбаева. «Башкортстан кызы» журналы. 2006.
  • «Канатлар очканда ныгый». А. Гарифуллина. «Таң» гәзите, 2008.
  • «Укытучылар династиясе» Д. Аллабирдин. «Таң» гәзите, 2010.
  • «Мәктәп уңышы — район уңышы». Г. Байназарова. «Таң» гәзите, 2010.
  • «Асыл язмыш асылы». Ф. Шәвәли. «Таң» гәзите, 2010.

Котлыбаева Көнсылу Зәки кызының басылып чыккан мәкаләләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Күңелләрдә һәйкәл куяйыйк» «Таң» гәзите, 2005 .
  • «Нәселе билгесез -нәсепсез» «Таң» гәзите, 2006.
  • «Язлар матур гөлләр белән. Чәчәкчелек серләре». «Гөлбакча» рубрикасы. «Таң» гәзите, 2007 .
  • «Җәйләр ямьле чәчәк белән». ". «Гөлбакча» рубрикасы. «Таң» гәзите, 2007 й.
  • «Тормыш экологиясе». «Таң» гәзите, 2007.
  • «Бакча тутырып чәчкә». «Таң» гәзите, 2007.
  • «Чәчәк үстерү серләре». «Таң» гәзите, 2007.
  • «Кеше экологиясе». «Таң» гәзите, «Сәламәт яшәү рәвеше» рубрикасы. 2007.
  • «Очраклы хәлләр булмый». «Таң» гәзите, «Сәламәт яшәү рәвеше» рубрикасы. 2007.
  • «Таң» районыбызның йөзе. «Таң» гәзите, 2010.
  • «Кайда сез, Уралым бөркетләре». «Шоңкар» журналы, «Кичке Уфа» гәзите. 2010.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]