Көнчыгыш Пруссия операциясе (1914)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Көнчыгыш Пруссия операциясе (1914) latin yazuında])
Көнчыгыш Пруссия операциясе
Төп низаг: Беренче бөтендөнья сугышы
Дата

(4) 17 август — (2) 15 сентябрь 1914

Нәтиҗә

Россия империясе гаскәрләренең җиңелүе

Көндәшләр
Русия империясе Русия империясе Алман империясе Алман империясе
Сәргаскәрләр
Сәргаскәр — ген. Жилинский,
штаб башлыгы — ген. Орановский

1-нче гаскәр — ген. Ренненкампф,
2-нче гаскәр — ген. Самсонов

8-нче гаск. сәргаскәре — ген. Притвиц, штаб башлыгы — ген. Вальдерзее.

22 августыннан сәргаскәр — ген. Пауль фон Һинденбург, штаб башлыгы — ген. Лүдендорф

Яклар көчләре
1-нче гаскәр — 6,5 җәяүле и 5,5 атлы төмән; 2-нче гаскәр — 12,5 җәяүле и 3 атлы төмән.

Барлыгы — 19 җәяүле и 8,5 атлы төмән.
250 000 тан артык гаскәри,
1140 туп (орудие)

14,5 җәяүле и 1 атлы төмән.
173 000 гаскәри,
800 туп (ныгытмадагыларны санамыйча)
Югалтулар
80 000 кеше[~ 1][1] 54 356 кеше[~ 1][2]
  1. 1,0 1,1 Операциянең яктыртуы совет һәм алман тарихнамәсендә алдан ук ялгыш булыган (рус гаскәренең югалтулары күтәрелгән булганнар).
Беренче бөтендөнья сугышының Көнчыгыш фронты

Көнчыгыш Пруссия операциясе1914 елның август-сентябрендә узган Алман империясенең гаскәрләренә каршы Россия империяснең һөҗүмчән операциясе. Операция рус гаскәрләренең җиңелүе белән тәмалана.

23 (10) август

Рус армиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Пруссияга!»

Төньяк-Көнбатыш фронт (сәргаскәр Яков Жилинский, штаб башлыгы Владимир Орановский)

Алман армиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

8-нче армия (сәргаскәр генерал-полковник Макс фон Приттвиц унд Гаффрон, 1914 елның 23 августыннан командалау алмаштырылган: сәргаскәргә Пауль фон Гинденбург, штаб башлыгы Эрих фон Людендорф, генерал-квартирмейстер Хоффман)

Планнар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Русларның планнарынча, 1-нче гаскәр Мазур күлләрне әйләнеп үтеп, Көнигсбергка юлны кисәргә тиеш булган. 2-нче рус гаскәре күлләрне көнбатыштан әйләнеп үтеп, алман төмәннәргә Висла артына чигенергә рөхсәт итмәскә тиеш булган. Шулай итеп, руслар гаскәрләре алман группировканы ике флангтан колачларга тиеш булганннар.

Алманнар, Россия үз мобилизациясен озак үткәрәчәк дип уйлап, Көнчыгыш Пруссиядә 8-нче гаскәрне генә калдырганнар. Алар Алмания Францияне бернчә атна дәвамында тар-мар итер, ә инде аннан соң, көнчыгышка күчерелгән һәм тәҗрибә алган алман гаскәрләре Россия белән сугышачакалар дип фараз кылганнар.

Операция барышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әмма руслар, француз берлектәшләренең соравы буенча, мобилизацияне тәмамланмагач һөҗүмгә күчтеләр. 4(17) һәм 10 (23) август Шталлупөнен һәм Гумбиннен тирәсендәге бәрелешләрдә рус җиңүчеләр булып чыгалар. Алманнар көнбатышка чигенергә башлаганнар. Алманнарның 8-нче гаскәрне эзәрләү һәм тар-мар итү өчен яхшы мөмкинлекләр булдырылган, әмма 8-9 (21-22) августта 1-нче гаскәр бернәрсә дә эшләмәгән. 10 (23) август һөҗүме яңартып башласа да 2-нче гаскәр белән тоташуга (көньякка) түгел, ә Көнигсбергка таба, ягъни көнбатышка алып барылган.

Шуның белән файдаланып, алман генералы Һинденбург, көчләрне яңадан төркемләп, 1-нче гаскәренә каршы ике төмәнле каплавыч (заслон) калдырып, аларны көньякка (ягъни 2-нче гаскәренә каршы) борылган. 13 (26) августта Һинденбург 2-нче гаскәренең фланг корпусларына һәҗүм иткән; үзәк корпуслары, яхшы элемтә булмавы сәбәпле, нәкъ вакытында бу турында белми калганнар һәм киләчәк «капчыкка» эчкәрәк керерегә дәвам иткәннәр. 16- 18 (31) август көннәрендә бер-берсе һәм күршеләр белән элемтәне югалтканнар үзәк корпуслары чолганышка эләккәннәр һәм тар-мар ителгәннәр. 2-нче гасернең җитәкчесе Самсонов, гаскәр белән идарәне югалтып үз-үзен атып үтергән. Алман мәгълүматләренчә рус гаскәренең югалтулары 120 мең кеше тәкил иткәннәр, алманнар исә 15 мең кешене югалтканнар.

Аннан соң алманнар көньяктан 1-нче гаскәренә һөҗүм иткәннәр. «Киселгән» хәлгә эләкмәс өчен, ул 2 (15) синтәбер көнне Неман аръягына чигенергә мәҗбүр булды.

Нәтиҗә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Көнчыгыш Пруссия операциясе русларга бик авыр нәтиҗәләрне китергән, бу алманнар белән сугышларында беренче эре җиңелү булган. Алманнар, тактик рәвештә җиңүчеләр булып чыксалар да, стратегик рәвештә ошбу операция «тиз сугыш» планының уңышсызлыгын күрсәтте. Көнбатыш Пруссияне коткарыр өчен алманнар Көнбатыш фронтыннан эре көчләрне күчерергә мәҗбүр булганнар.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Мировые войны XX века: В 4 кн. Ин-т всеобщей истории. — М.: Наука, 2002.
    Кн. 1: Первая мировая война: Ист. очерк. Отв. ред. Г.Д. Шкундин. — 2002. С. 146
  2. "Osterreich-Ungarns letzer Krieg 1914-1918. Bd. I-VII. Wien, 1930-1938"