Көньяк-Көнбатыш фронт (Беренче бөтендөнья сугышы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Көньяк-Көнбатыш фронт (Беренче бөтендөнья сугышы) latin yazuında])
Көньяк-Көнбатыш фронт
Юго-Западный фронт, ЮЗФ
Бар булу еллары

19 июль 1914гыйнвар-февраль 1918

Ил

Россия империясе

Керү

Россия империясе кораллы көчләре

Дислокация

Россия империясе

Сугышлар/бәрелешләр

Беренче бөтендөнья сугышы

Көньяк-Көнбатыш фронтБеренче бөтендөнья сугышы вакытында рус армисенең гомумгаскәр оператив-стратегик берләшмәсе.

1914 елның 19 июльдә (1 августта) оештырылган.

Көньяк-көнбатыш юнәлештә австро-алман гаскәрләренә каршы операцияләрдә катнашкан.

Галиция бәрелеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яклар планнары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Россиянең Көньяк-Көнбатыш фронтының хәркәтләр планы разведка мәгълүматларына таянды. Шул мәгълүмат буенча австрияләрнең төп көчләр Сан елгасыннан көнбатышрак, Львов тирәсендә булырга тиеш булганнар. Рус сәргаскәрлеге дүрт гаскәр белән Львовка таба һөҗүм итеп, шул гаскәрләрне чолганышка алырга тиеш булганнар.

Әмма австриялеләр үз планнарны үзгәрткәннәр һәм көчләрне көнбатышка күчергәннәр. Австрия сәргаскәрлеге төп һөҗүмне 1-нче һәм 4-нче гаскәрләре көчләре белән Висла һәм Көнбатыш Буг елгалары арасында ясарга ният иткән.

Бәрелеш барышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Галиция бәрелеше эре, чыныда мөстәкыйль ике (Люблин-Холм һәм Галич-Львов) операция белән башланды.

Люблин-Холм операциясе 1-нче һәм 4-нче Австрияле гаскәрләрнең һөҗүме белән башланды. 10—12 (23—25) һәм 13—18 (26—31) август көннәрендә Томашов һәм Красник тирәсендә рус гаскәрләре, җиңелеп, Люблин, Холм, Владимир-Волынскийга таба чигенргә башлыйлар.

Моның белән бер үк вакытта 5—6 (18—19) август көннәрендә Көньяк-Көнбатыш фронтының сул канаты һөҗүмгә күчте һәм 13—15 (26—28) август көннәрендә Золотая Липа елгасында 3-нче австрияле гаскәрне тар-мар иттеләр 16—19 август (29 август — 1 синтәбер) көннәрендә 3-нче рус гаскәре Перемышль тирәсендә көндәшнең фронтын өзә, ә 8-нче гаскәр австриялеләрнең каршы һөҗүмне кире кага. Австрия-маҗар гаскәрләрнең уң канаты Городок позицияләренә чигенүен башланды. 20 августта (2 сентябрьдә) көнне руслар Львовны, ә 21 августта (3 сентябрьдә) Галичны яулап алалар.

Австрия-маҗар сәргаскәрлеге 5-нче рус гаскәрендә зәгыйфь каплавычны калдырып, 4-нче армияне көньякка, 3-нче рус армиясенә каршы күчереп урнаштырган. 23—30 август (5—12 сентябрь) көннәрендә Городок бәрелешендә 4-нче, 3-нче һәм 2-нче австрияле гаскәрләре 3-нче һәм 8-нче рус гаскәрләре тар-мар итергә тырышканнар. Алар ниндидер уңышлыкка ирешсәләр дә, австро-маҗар фронтының сул канатында хәл начараеп китә. Саклана торган 4-нче һәм 5-нче гаскәрләр яныныа өстәмә көч булып 9-нче гаскәр керетелә. 22 августта өч гаскәр һөҗүмгә күчә һәм көндәшне кысрыклый башлаганнар. 26 августта (8 сентябрьдә) 4-нче гаскәр фронтны өзә һәм австриялеләр гомуми чигенешне башлаганнар.


3 (16 сентябрь) синтәбергә кадәр австриялеләр Сан елгасы артына киткәннәр, ә аннан соң тәртипсез рәвештә Дунаец елгасына кадәр чигенгәннәр. Руслар көндәшне 8 (21) синтәбергә эзәрләлделәр һәм Перемышльны камап алганнар.

Сан елгасында булган су ташкыны һәм австриялелергә ярдәмгә 9-нчы алман гаскәренең килүе сәбәпле, руслар алдагы эзәрләүне туктатканнар.

Состав[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1917 елның ахырына фронт штабы Бердичевта, 1917 елның декабреннән соң — Ровнода урнашкан. 1918 елның гыйнвар-февралендә таратыла.

Фронт гаскәрләре баш командующийлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Калып:Беренче бөтендөнья сугышында Россияның Кораллы көчләре