Эчтәлеккә күчү

Көньяк-Көнчыгыш Азиядә Һинд дине

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Көньяк-Көнчыгыш Азиядә Һинд дине latin yazuında])
Көньяк-Көнчыгыш Азиядә Һинд дине
Урын Көньяк-көнчыгыш Азия

Көньяк-Көнчыгыш Азиядә Һинд дине төбәкнең мәдәни үсешенә һәм тарихына зур йогынты ясаган. Һиндстаннан Брахмик язу кертелгәннән соң, Көньяк-Көнчыгыш Азия халкы безнең эраның 1-енче гасырдан 5-енче гасырга кадәр иң иртә язмаларын калдырып тарихка кергән.[1] Хәзерге вакытта Һиндле чыгышлы гражданнардан башка Көньяк-Көнчыгыш Азиядә практикалаучы Һиндулар булып Индонезиядә Балилылар һәм Тенггерлар һәм көньяк Вьетнамда һәм Камбоджада Чамнар булып тора.

Һинд дине цивилизациясе шулай ук Көньяк-Көнчыгыш Азия төбәк сәясәтенең дәүләт һәм иҗтимагый төзелеш сәясәтен үзгәрткән. Һиндләшкән патшалыклар барлыкка килү аша, асаба җитәкчеләр астындагы сәясәт дәүләт корылышы Һиндстанныкыларга охшаш Махараджа тарафыннан җитәкләнгән империяләргә әверелгән. Ул Үзәк Вьетнамның көньяк өлешләрендә билгеле элекке Чампа цивилизациясенә, Камбоджада Фунань Патшалыгына, Һиндо-Кытайда Кхмер Империясенә, Малайя Ярымутравында Лангкасука Патшалыгына һәм Кедах Патшалыгына, Явада Сингхасари һәм Маҗапаһит Империясенә, Балига һәм Филиппин архипелагының кайбер утрауларындагы урыннарда дәүләтләргә тормыш биргән. Һиндстанның мәдәнияте бу халыкларның һәм дәүләтләрнең телләренә, язмаларына, язу традициясенә, әдәбиятына, календарьларына, ышану системасына һәм сәнгать аспектларына зур йогынты ясаган.[2]

Көньяк-Көнчыгыш Азиядә Һинд диненең таралуы

Һинд дине галимнәре якынча безнең эрага кадәр 200-енче елларда Явада һәм Суматрада Двипантара яки Ява Двипа патшалыгы турында язганнар. "Явадвипа" Һиндстанның иң борынгы эпосында Рамаянада искә алына. Сугрива, Рама армиясенең җитәкчесе кешеләрен Явадвипага, Ява утравына, Ситаны эзләргә җибәргән.[3] Шуннан соң ул Һиндлеләр арасында Санскрит исеме "yāvaka dvīpa" исеме астында билгеле булган (dvīpa = утрау). Көньяк-көнчыгыш Азиягә еш көнчыгыш Азиядән, бигрәк тә Калингадан сәүдәгәрләр килгән, һәм шулай ук Көньяк Һиндстанның Чола патшалыкларыннан.

400-енче елларда Көнбатыш Явада Һиндләшкән Таруманагара патшалыгы нигезләнгән булган, ул Индонезия тарихында иң иртә язмаларны барлыкка китергән. Төбәктә якынча 425 елдан бирле көчле Буддачылык тәэсире булган. 6-ынчы гасыр тирәсендә, Үзәк Яваның төньяк ярында Һиндләшкән Калингга Патшалыгы нигезләнгән булган. Патшалык Һиндстанның көнчыгыш ярыннан Калингадан алынган булган.[4] Бу көньяк-көнчгыш Азия диңгезчеләр Һиндстан һәм Кытай арасында киң сәүдәдә катнашкан булган. Бу Монголларның, Кытай һәм Японнарның һәм шулай ук Суматраның Ачех төбәгенә 12-енче гасырда килеп җиткән Ислам сәүдәгәрләренең игътибарын җәлеп иткән.

Көньяк-көнчыгыш Азия буйлап Һиндуларның мәдәни йогынтысы Чола династиясе йогынтысына бәйле. Мәсьәлән, Индонезиядә Прамбананда бөек гыйбадәтханә комплексының Көньяк Һиндстан архитектурасына охшашлыклары бар.[5]Калып:Circular reference[6]

Малайя хроникасы Sejarah Melayu буенча, Малакка Солтанлыгы хөкемдарлары Чола Империясе патшаларының токымы булуын раслаганнар. Чола хөкемен хәзер Малайзиядә хәтерлиләр, чөнки күп патшазадәләрнең исемнәре Чолан яки Чулан белән беткән, шуларның берсе Перакның Раджасы Раджа Чулан булган.[7]

Чола сәнгать мәктәбе шулай ук Көньяк-Көнчыгыш Азиядә таралган һәм Көньяк-Көнчыгыш Азиянең сәнгатенә һәм архитектурасына йогынты ясаган.[8][9]

Кайбер галимнәр күрсәткәнчә, Икшваку һәм Сумати риваятьләре Көньяк-Көнчыгыш Азиянең кешенең ачы кабактан барлыкка килү риваятеннән барлыкка килгән.

Сингапурда Тайпусам фестивале вакытында Һинд дине тугърылары.
Камбоджада Ангкор Ват, Көньяк-Көнчыгыш Азиядә йөзләрчә борынгы Һинд дине гыйбадәтханәләрнең берсе.

Һинд дине Камбоджага беренче мәртәбә Фунань Патшалыгы башында йогынты ясаган. Һинд дине Кхмер Империясенең рәсми диннәренең берсе булган. Камбоджа дөньядагы иң зур Һинд дине гыйбадәтханәсенең Ангкор Ват изге гыйбадәтханәсенең өе булып тора. Кхмер пашталыгында төп дин булып Һинд дине булган, шуннан соң популярлык буенча Буддачылык булган. Башта, патшалыкта төп дәүләт дине булып Һинд дине булган. Вишну һәм Шива Кхмер Һинду гыйбадәтханәләрендә иң күп табынылган Ходайлардан булган. Ангкор Ват кебек гыйбадәтханәләр башта Preah Pisnulok (Санскрит телендә Vara Vishnuloka) дип аталган яки Вишну патшалыгы, бу үлемнән соң Сурьяварман II-гә Вишну буларак ихтирам бирү өчен булган. Браминнар (Һинду каһиннәр) тарафыннан башкарылган Һинду церемонияләр һәм ритуаллар гадәттә бары тик хөкем итүче элита, патша гаиләсе, аксөякләр һәм хөкемдар сыйныф арасында башкарылган булган.

Кхмер Империясе үсеш алган мәдәният, сәнгать, һәм архитектура чәчәк аткан катлаулы җәмгыять барлыкка китергән. Кхмер патшасы һәм рәсмиләр Җәмгыять Һинду каста системасын чагылдыручы иерархия буенча төзелгән булган, биредә гади кешеләр - дөге үстерүчеләр - халыкның күпчелеген тәшкил иткән. Кшатриялар — патшалык, аксөякләр, хәрби лордлар, солдатлар, һәм сугышчылар хөкем итүче элитаны һәм хакимиятне барлыкка китергән. Башка иҗтимагый сыйнфыларга браминнар (каһиннәр), сәүдәгәрләр, балта осталары һәм ташчылар кебек һөнәр ияләре, чүлмәкчеләр, тимерчеләр, зәркән осталары, һәм тукучылар, ә иң түбән иҗтимагый дәрәҗәдә коллар торган. Дәүләт дине булып Һинд дине торган, әмма аңа Дэвараджа культы ясаган, бу Кхмер патшаларын Җирдә илаһи сыйфат ияләренә кебек, Вишну яки Шива инкарнацияләре буларак каралган.[10] Сәясәттә бу патша хөкеменең илаһи хакы буларак каралган. Культ Кхмер патшаларын гаять зур архитектура проектларын төзергә этәргән, мәсәлән, Ангкор Ват һәм Байон кебек, бу җирдә патшаның илаһи хөкемен күрсәтер өчен.

13-нче гасырда Шри Ланкадан кертелгән Тхеравада Буддачылыгы төп дин булганчы империянең рәсми диннәре булып Һинд дине һәм Махаяна Буддачылыгы булган, алар хәтта гади сыйныф кешеләре арасында булган.[11] Шуннан соң Һинд дине Камбоджада әкренләп бөлгән, һәм патшалыкта төп дин булып ахыр чиктә Тхеравада Буддачылыгы булган. Моңа да карамастан, Һинд дине ритуаллары патшалыкта әһәмиятле рольне уйнарга дәвам иткәннәр. Күрше Таиландта кебек, таҗ кию церемониясе күбесенчә патша браминнары тарафыннан башкарылган, аның вакытында сувереннар Вишну һәм Шива Ходайлары потлары алдында борынгы милли традицияләрне тәэмин итәргә вәгъдә иткәннәр.[12]

Индонезиядә иң зур Һинд дине гыйбадәтханәсе, 9-ынчы гасыр Прамбанан Шива гыйбадәтханәсе.

Хәзерге вакытта 2000 ел халык санын алу буенча Индонезиядә, Һинд динен бөтен халыкның 3%-ы тота, алар Бали халкының 92.29% тәшкил итә һәм Үзәк Калимантан халкының 15.75%-ы. Шулай да, 4-енче гасыр һәм 15-енче гасыр уртасында халыкның күпчелеге Һинд динен һәм Буддачылыкны кабул иткән, бу табигый һәм баба рухларына дан җырлаган асаба анимизм һәм динамизм ышанулары белән бергә. 15-енче һәм 16-ынчы гасырларда Индонезия архипелагында Ислам төп дин буларак Һинд дине һәм Буддачылыкны алыштырган. Һинд дине йогынтысы Бали, Ява һәм Суматра мәдәниятендә зур билгеләр калдырган. Бали кайчандыр Һинд дине төп дин булган төбәкнең соңгы калдыгы булган.

Пура Улун Дану Братан гыйбадәтханәсендә пуджадан соң Бали Һиндулары гаиләсе.
Балилылар тарафыннан башкарылган бию.

Һинду йогынтысы беренче гасырда ук Индонезия Архипелагына барып җиткән. 4-енче гасырда, Көнчыгыш Калимантанда Кутай патшалыгы, Көнбатыш Явада Таруманагара һәм Һолинг төбәктә нигезләнгән иртә Һинду дәүләтләре арасында булган. Тагын берничә мәшһүр Индонезия Һинду патшалыклары арасында Меданг Патшалыгы, ул 9-ынчы гасыр Тримурти Прамбанан гыйбадәтханәсен төзү өчен мәшһүр, аннан соң Кедири, Сингосари һәм 14-енче гасырда йогынтысының пигына җиткән Маҗапаһит, Һинд дине, Буддачылык Ява империяләре арасында иң зурысы һәм иң соңгысы.

Һинду мәдәниятләре Индонезия мәдәниятенә йогынты ясаганнар. Махабхарата һәм Рамаяна эпослары, Индонезия сәнгатьләре арасында иң озак булган традицияләр булган, ул Индонезия бию башкаруларында һәм Ваянг күләгә марионетка курчакларында чагыла. Күп Индонезия исемнәре Санскриттан алынган һәм Индонезия телендә Санскриттан алынмалар бар. Вишнуның атланган кошы Гаруда, Индонезиянең милли эмблемасы һәм милли авиакомпания Garuda Indonesia-ның байрагы итеп кабул ителгән.

Хәзерге вакытта Индонезия хөкүмәте Һинд динен Ислам, Протестантизм, Католикчылык, Буддачылык һәм Конфуцийчылык белән беррәттән алты рәсми санкцияләнгән дине итеп кабул ителгән.[13]

Явада яңа Һинду җәмәгатьләре я күптән түгел төзлгән гыйбадәтханәләр (pura), яки археологик гыйбадәтханәләре урыннары (candi) тирәсендә була, бу урыннар янә Һинду табыну урыннары итеп игълан ителә. Көнчыгыш Явада мәшһүр яңа Һинд дине гыйбадәтханәсе булып Пура Мандарагири Сумеру Агунг тора, ул Яваның иң биек тавы Семеру авышлыгында урнашкан. Төбәктә тагын бер яңа гыйбадәтханә Пура Агунг Бламбанган тирәсендә массакүләм дин кабул итүлеләр булган, бу гыйбадәтханә Явада соңгы Һинду дәүләте Бламбанган Патшалыгына караган урында һәм Пура Лока Мокша Джаябаяда (Кедири янында Менанг авылында), биредә Һинду патшасы һәм пәйгамбәре Джаябая рухи азат ителүгә (мокша)га ия булганнар. Башка урын булып Көнчыгыш Явада Пура Пучак Раунг тора, ул Бали әдәбиятында Махариши Маркандейя Балига Һинд динен 5-енче гасырда Һинд динен алып килгән урын булып тора.

Һинд дине урыннарының зур археологик калдыклары тирәсендә Һинд дине торгызылуы Моджокерто янында Тровуланда булган, бу риваять Һинду патшалыгы Маҗапаһитның башкаласы. Биредәге Һинду хәрәкәте яңа казылган гыйбадәтханә өстеннән контроль алырга тырыша, алар аны актив Һинду табыну урыны дип күрәләр. Гыйбадәтханә Гаҗаһ Мадага багышланган, ул кечкенә Һинду патшалыгын империягә әверелдергән дип ышаныла. Гәрчә Көнчыгыш Явада Ислам таратылуына каршылыкның башка тарихы булса да, Һинду җәмәгатьләре шулай ук Үзәк Явада борынгы Прамбанан Һинду һәйкәлләре янында тарала. Индонезиядә Һинд диненең хәзерге нисбәте фаразлары 4 тән 8 процентка кадәр.

Һинд дине Лаосның 0.1%-тан азрагын тәшкил итә. Лаоста Һинд дине тарафдарлары якынча 7000 кеше.

Борынгы Лаос Һинду Кхмер Империясенең өлеше булган. Ват Пхоу шул чорның соңгы йогынтыларның берсе булып тора. Рамаянаның шул чор адаптациясе Пһра Лак Пһра Лам дип атала.

Малайзия Бату Мәгарәләрендә Тхайпусам фестивале. Малайзия Һиндуларының күпчелеге Тамиллар.

Һинд дине Малайзиядә зурлык буенча дүртенче дин булып тора. Малайзиядә яшәүчеләрнең 2010 ел Малайзия халык санын алу буенча якынча 2.78 миллионы (бөтен халыкның 9.3%-ы) Һинд дине тарафдарлары булып тора.[14]

Малайзия Һинд дине тарафдарларының күпчелеге Малайзия ярымутравының көнбатыш өлешләрендә яши. Һиндле Һинд дине тарафдарлары һәм Буддистлар Малайзиягә борынгы һәм урта гасырлар чорында килә башлаганнар. Көньяк Һиндстаннан күп Һиндулар Малайзиягә Британия колония империясенә 19-ынчы һәм 20-енче гасыр вакытында кофе һәм шикәр камышы плантацияләренә һәм аккургаш рудникларына ялланган хезмәтчеләр буларак китерелгән булган; соңрак алар Кытай Буддачылык дине тарафдарлары белән каучук плантацияләрендә эшләгән. Британия вербовканың Кангани системасы хезмәт түнтәрешләрен һәм хезмәт тотрыклыгын зурайтыр өчен эшләнгән булган, ул Һиндстаннан дусларны һәм гаиләләрне Малайзиядә Британия эшләрендә эшләргә өндәгән. 1900-енче еллар башында Кангани системасы буенча Малайзиягә күпсанлы Тамиллар килгән.[15] 1950-енче елларга Малайзия халкының якынча 12.8%-ы Һинд дине тарафдарлары булган.

1957 елда Малайзия Британия колония империясеннән бәйсезлеккә ирешкәч, ул дәүләт дине итеп Исламны игълан иткән, һәм дискриминацияле конституция игълан ителгән булган һәм шулай ук Малайзиянең дине, теле һәм гражданлыгы сәясәте буенча бәхәсләрне тыючы Акт кабул иткән.[16][17][18] Соңгы дистә елларда Малайзиянең төрле хөкүмәтләре һәм шәригать мәхкәмәләре тарафыннан дини эзәрлекләү хәбәрләре арткан.[16][19] Соңгы елларда шәхси территориядә һәм Малайзия бәйсезлегенә күп элек төзелгән Һинд дине гыйбадәтханәләре Малайзия рәсмиләре тарафыннан җимерелгән булган.[20] 1970-енче еллардан бирле Малайзиядән Һиндуларның күпләп эмиграциясе (Буддачылык тарафдарлары һәм Христианлык тарафдарлары белән) булган.[21][22][23]

Малайзия Һинд дине тарафдарлары Дипавалины (утлар фестивален), Тһайпусамны (Ходай Муруган фестивален), Понгалны (уңыш фестивален) һәм Наваратрины (Дурга фестивален) бәйрәм итәләр.

Мьянмада, Янгонда Һинд дине тарафдарлары процессиясе.

Бирмада Һинд дине тарафдарлары булып якынча 840000 кеше тора.[24] Колониаль вакыттан бирле ышанычлы халык санын алу булмаганга күрә, фаразлар якынча гына. Мьянмада Һинд дине тарафдарларының күпчелеге Бирма Һиндлеләре. Хәзерге Мьянмада, күпчелек Һиндулар Янгон һәм Мандалай шәһәр үзәкләрендә. Борынгы Һинд дине гыйбадәтханәләре Бирманың башка өлешләрендә бар, мәсьәлән, Баганда Вишнуга багышланган 11-енче гасыр Натхлаунг Кьяунг Гыйбадәтханәсе. Мьянмада Һинд диненә Буддачылык йогынты ясаган, Мьянмада күп Һинд дине гыйбадәтханәләрендә Будда потлары бар.[25][26]

Күпчелек Буддачылык мәдәнияте булган Бирмада Һинд дине аспектлары һаман да бар. Мәсьәлән, Тһагьяминга табыналар, аның килеп чыгышы Һинд дине Ходае Индра. Бирма әдәбиятына шулай ук Һинд дине йогынты ясаган, боларга Рамаянаның Бирма адаптациясе, Яма Затдав керә. Күп Һинду Илаһларына күп Бирма кешеләре табына, мәсьәлән, имтиханнар алдыннан, белем Алиһәсе Сарасвати Дэвига (ул Бирма телендә Тһуятһади буларак мәгълүм) табыналар; Шива Paramizwa дип атала; Вишну Withano дип атала, һәм башкалар. Бу фикерләрнең күбесе Бирма мәдәниятендә утыз җиде Нат яки Илаһларның берсе булып тора.[27]

Филиппиннарда Һинд дине һәм Сикхчылык

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Лагуна Бакыр Тәлинкә Язмасы (якынча 900 ел) Филиппиннарда Һинду йогынтысын күрсәтә.

1450 елда Сулу Утравына Гарәп сәүдәгәре һәм 1521 елда Испания өчен диңгез буенча килгән Фердинанд Магеллан килгәнче, күп Филиппин утрауларының җитәкчеләре Раджалар дип аталган, һәм язмалар Брахми язуыннан алынган булган. Күп Филиппин халыклары тарафыннан Һинду Карма концепциясе Галәмгә традицион карашның өлеше буларак аңлашыла, һәм аның Пампанган телендә калма дигән һәм Висаян телләрендә Габа дигән тәңгәл килгән сүзләре бар. Барлык Филиппин телләренең сүзләрендә Һинду йогынтылары бар.

Хәзерге вакытта Филиппиннарда Һинд дине тарафдарлары әз санда бар, бу Филиппин халыкының 0.1%-ы.[28]

Хәзерге вакытта Махатма Ганди Урамында "Һинду Гыйбадәтханәсе" бар (аңа күбесенчә Синдхилар йөри) һәм Берләшкән Милләтләр Авенюсында "Халса Диван Һинд Сикх Гыйбадәтханәсе" бар (аңа күбесенчә Сикхлар йөри). Алар икесе дә Манила шәһәренең Пасо-Пандачан даирәсендә, бу традицион Һиндле анклав, һәм алар бер-берсеннән якынча 15 минут йөрү арасында.[29] Фараз ителгәнчә хәзерге заманда Филиппиннарда 22 гурудвара бар, гәрчә тарафдарларның күбесе Һиндлеләр, Шри Ланкалылар һәм Непаллылар. Илдә популярлыгы артучы күпсанлы Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте төркемнәре бар.

Сингапурда, Кече Һиндстанда Дивали.

Һинд диненең Сингапурда кертелүе 10-ынчы гасыр башында, Чола периодына карый. Көньяк Һиндстаннан иммигрантлар, күбесенчә Тамиллар Британия Көнчыгыш Һиндстаны Ширкәте эшчеләре буларак килгән һәм үзләре белән диннәрен һәм мәдәниятләрен алып килгәннәр. Аларның килүеннән соң бөтен утрау буенча купшы Дравид архитектурасы гыйбадәтханәләре төзелгән булган, һәм купшы Һинд дине мәдәнияте башлангычлары булган. Беренче гыйбадәтханә, Шри Мариамман Гыйбадәтханәсе, Сигнгапур Сингапурның Чайнатаунында урнашкан. Хәзерге вакытта Сингапурда якынча утыз төп гыйбадәтханә бар, алар Һинду пантеоныннан төрле Ходайларга һәм Алиһәләргә багышланган. Хәзерге вакытта ике хөкүмәт оешмасы барлык Һинду эшләре белән шөгыльләнә: The Hindu Endowments Board һәм The Hindu Advisory Board.

Һинд дине тарафдарлары Сингапурда азчылык булып тора, алар гражданнарның һәм даими яшәүчеләрнең якынча 10.1 процентын тәшкил итәләр. 15 яшь яки шуннан олырак халык арасында, якынча 558,000 Һинду булган; Сингапурда барлык Һиндуларның 37%-ы өйдә Тамилча сөйләшә, тагын 42%-ы Инглиз телендә сөйләшәләр.[30] Дипавали төп Һинд дине фестивале һәм Сингапурда дәүләт бәйрәме булып тора.[31]

Таиландта, Бангкокта Брахма муртисы.

Таиландта күп Һиндулар яши. Алар күбесенчә шәһәрләрдә яши. Үткәндә, дәүләт Кхмер Империясе йогынтысы астында булган, аның көчле Һинду тамырлары бар. Таиланд хәзер күбесенчә Буддачылык дәүләте булса да, Таи мәдәниятенең күп элементлары һәм символлары Һинду йогынтысын һәм мирасын чагылдыра. Мәсьәлән, популяр эпос, Рамакиен, Рамаянага нигезләнгән.[32] Таиландның эмблемасында Гаруда сурәтләнгән, ул Вишнуның ваханасы (атлана торган кошы).[33]

Бангкок янында Таи шәһәре, Аюттһайя Раманың туу урыны Айодхья хөрмәтенә аталган. Брахманизмдан алынган күп ритуаллар саклана, мәсьәлән, изге бауларны кию һәм кабырчыклардан су кою. Дәвам итеп, Һинду Ходайларына Буддачылык белән беррәттән күп Таилар табыналар, мәсьәлән, мәшһүр Эраван Гыйбадәтханәсендә Брахма, һәм Ганеша, Индра, һәм Шива һәм шулай ук Һинд дине Ходайларына караган күп символлар бар, мәсьәлән, Гаруда, монархия символы. Гыйбадәтханә стеналарында рельефлар, мәсьәлән, Сурин янында 12-енче гасыр Prasat Sikhoraphumда кечерәк Парвати, Вишну, Брахма һәм Ганеша сурәтләре белән биюче Шиваны күрсәтәләр.[34]

Дэвастхан Патша Рама I тарафыннан 1784 елда нигезләнгән Һинд дине гыйбадәтханәсе. Гыйбадәтханә Таиландта Браминизмның үзәге булып тора. Гыйбадәтханәдә патша сарай яны Браминнары эшлиләр, алар елына берничә патша церемониясен башкаралар.

Ел саен уза торган Triyampavai-Tripavai буларак мәгълүм Гигант Таган церемониясе Таиландның иң зур шәһәрләрендә 1935 елга кадәр үткәрелгән булган, шул вакытта ул саклык сәбәпләренә күрә туктатылган булган.[35] Церемониянең исеме ике Тамил теле Һинду шигареннән: Thiruvempavai һәм Thiruppavai-дан алынган. Мәгълүм булганча, Тамил шигырьләре Thiruvempavaipoet pratu sivalai ("Шива йортының порталларын ачу") — бу церемониядә җырлана, һәм шулай ук Таи атшасы Таҗ кию церемониясендә.[36] T.P. Meenakshisundaram буенча, фестиваль исеме Тхируппаваи җырланырга мөмкин булганга ишарә итә.[37] Таган церемониясе Ходай дөнья барлыкка китерү турында риваятьне сурәтли. Кибетләрдән тыш, бигрәк тә шәһәрчекләрдә, байлык, уңыш һәм муллык Алиһәсе буларак Нанг Квак (Лакшми Алиһәсенең юрамасы) потлары бар.[38][39]

Элита, бигрәк тә сарай янындагылар, еш Браминнарны соңгы юлга озату церемониясенә һәм яхшы уңыш өчен Патша Сука Церемониясенә яллыйлар. Һинд диненең әһәмияте инкарь ителә алмый, гәрчә күп ритуаллар Буддачылык белән комбинацияләнгән.[40]

2005 ел Таи Халык санын алу буенча, Таиландта яшәүчеләрнең 52,631-е Һинд дине тарафдарлары, алар тулаем халыкның 0.09%-ын тәшкил итәләр.[41]

По Нагарда Баламон Чам биючеләре.

Чампада беренче язмаларда күрсәтелгән дине булып Шиваизм булган, ул Һиндстаннан диңгез буенча килгән булган. Һинд дине Чам халкы арасында уналтынчы гасырга кадәр төп дин булган. Шивага багышланган күпсанлы гыйбадәтханәләр хәзер Вьетнам булганның үзәк өлешендә төзелгән булган. Көньяк Вьетнамда Меконг Елгасы Дельтасында күбесенчә Һинду Óc Eo археологик урыны 7-енче гасырга яки иртәрәк вакытка карый. Чампа цивилизациясе хәзер Үзәк Вьетнам булганның көньяк өлешендә урнашкан һәм бик Һиндулашкан булган, анда диңгез буенча килгән Шайвит Һинд дине практикаланган. Үзәк Вьетнамда Чам халкы тарафыннан төзелгән Мишон Һинду гыйбадәтханә комплекты хәзер дә Вьетнамда Куанг Нам Провинциясендә тора. 15-енче гасырдан башлап төньяктан үсүче Вьетнам патшалыгы үсеше астында, Чампа яулап алынган һәм дәүләт буларак киметелгән булган. Чамнар шуннан соң Вьетнамлылар составына кертелгән булган һәм хәзер Вьетнамның күп этник азчылыкларның берсе булып торалар.

Баламон Чамнар (Һинду Брамин Чамнар) Вьетнам Чам халкының күпчелеген формалаштыралар, шул ук вакытта калганнарның күбесе Чам Бани Ислам тарафдарлары. Баламон сүз Браминнан алынган дип фараз ителә,[42] шулай да башка өйрәнү буенча 70% Нагавамши Кшатрия кастасыннан килеп чыкакан дип фараз ителә [43] (Чам телендә ул "Satrias" дип әйтелә), һәм Чампа Империясе токымнары дип игълан итәләр.[44] Ничек булса да Баламон Һинду Чамнарның күп саны Браминнар дип таныла.

Чам телендә Һинд дине гыйбадәтханәләре Бимонг буларак мәгълүм һәм каһиннәр Halau Tamunay Ahier буларак мәгълүм.

Вьетнамда Һинд дине тарафдарларының төгәл саны Хөкүмәт халык санын алу буенча бастырылмый, әмма кимендә 50 000 Баламон Һиндуларның булуы фараз ителә, һәм тагын 4000 Һинду Хо Ши Минь шәһәрендә яши; аларның күпчелеге Һиндле (Тамиллар) яки катнаш Һинд-Вьетнам чыгышлы. Мариамман Гыйбадәтханәсе Хо Ши Миньда иң мәшһүр Тамил Һинду гыйбадәтханәләренең берсе булып тора. Соңгы халык саннарын алу буенча Нинһ Тһуан һәм Бинһ Тһуан Провинцияләре Вьетнамда Чам этник төркеме яшәгән (~65%) булып тора. 2002 елда Нинһ Тһуанда Чам Баламон (Һинду Чамнар) 32 000 булган алар 22 Чам авылының 15-сендә яшәгәннәр.[42] Әгәр дә бу халык нисбәте Вьетнамның тулаем Чам халкы өчен типик булса, шул вакытта Вьетнам Чамнарының якынча 60%-ы Һинд дине тарафдарлары булып тора.

Һинд динен Вьетнамның этник Чам кешеләре практикалый, бигрәк тә Нинһ Тһуан провинциясендә (22%) һәм Бинһ Тһуан провинциясендә (4.8%) .[45]

Шулай ук карарга мөмкин

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дәвам итеп укырга мөмкин

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • Cœdès, George (1968). Walter F. Vella (ed.). The Indianized States of Southeast Asia. trans.Susan Brown Cowing. University of Hawaii Press. ISBN 978-0-8248-0368-1.
  • Lokesh, Chandra, & International Academy of Indian Culture. (2000). Society and culture of Southeast Asia: Continuities and changes. New Delhi: International Academy of Indian Culture and Aditya Prakashan.
  • R. C. Majumdar, Study of Sanskrit in South-East Asia
  • R. C. Majumdar, India and South-East Asia, I.S.P.Q.S. History and Archaeology Series Vol. 6, 1979, ISBN 81-7018-046-5.
  • R. C. Majumdar, Champa, Ancient Indian Colonies in the Far East, Vol.I, Lahore, 1927. ISBN 0-8364-2802-1
  • R. C. Majumdar, Suvarnadvipa, Ancient Indian Colonies in the Far East, Vol.II, Calcutta,
  • R. C. Majumdar, Kambuja Desa Or An Ancient Hindu Colony In Cambodia, Madras, 1944
  • R. C. Majumdar, Hindu Colonies in the Far East, Calcutta, 1944, ISBN 99910-0-001-1 Ancient Indian colonisation in South-East Asia.
  • R. C. Majumdar, History of the Hindu Colonization and Hindu Culture in South-East Asia
  • Daigorō Chihara (1996). Hindu-Buddhist Architecture in Southeast Asia. BRILL. ISBN 90-04-10512-3.
  • Hoadley, M. C. (1991). Sanskritic continuity in Southeast Asia: The ṣaḍātatāyī and aṣṭacora in Javanese law. Delhi: Aditya Prakashan.
  • Hughes-Freeland, F. (1991). Javanese visual performance and the Indian mystique. Delhi: Aditya Prakashan.
  • The journey of the Goddess Durga: India, Java and Bali by Ariati, Ni Wayan Pasek, 2016, ISBN 9788177421521, Aditya Prakashan, New Delhi
  1. Guy, John (2014). Lost Kingdoms: Hindu-Buddhist Sculpture of Early Southeast Asia, Metropolitan museum, New York: exhibition catalogues. Metropolitan Museum of Art. ISBN 9781588395245. https://books.google.co.id/books?id=vO_-AgAAQBAJ&pg=PA11&lpg=PA11&dq=Indic+script+in+early+Southeast+Asian+kingdom&source=bl&ots=ihm6M9vJE7&sig=KB9FGwzUqzrSUUjhD1BMfs4Jfkw&hl=en&sa=X&ved=0ahUKEwi-84iBrLTVAhXHwI8KHaTYDKUQ6AEIPjAD#v=onepage&q=Indic%20script%20in%20early%20Southeast%20Asian%20kingdom&f=false. 
  2. The spread of Hinduism in Southeast Asia and the Pacific. Britannica.
  3. History of Ancient India Kapur, Kamlesh
  4. Coedès, George (1968). Walter F. Vella. ed. The Indianized States of Southeast Asia. trans.Susan Brown Cowing. University of Hawaii Press. ISBN 978-0-8248-0368-1. 
  5. Chola dynasty - Wikipedia (en).
  6. Kulke, Hermann (2004). A history of India. Rothermund, Dietmar, 1933- (4th ed.). New York: Routledge. ISBN 0203391268. OCLC 57054139 . 
  7. Aklujkar, Ashok (1971). «Aryatarangini: The Saga of the Indo-Aryans.». Pacific Affairs 44 (3): 451. DOI:10.2307/2755739. ISSN 0030-851X.
  8. Promsak Jermsawatdi (1979). Thai art with Indian influences. Abhinav Publications. OCLC 6237916 . 
  9. Bowman, John (2000-01-31). Columbia Chronologies of Asian History and Culture. New York Chichester, West Sussex: Columbia University Press. ISBN 9780231500043. https://dx.doi.org/10.7312/bowm11004. 
  10. Sengupta, Arputha Rani (Ed.) (2005). God and King : The Devaraja Cult in South Asian Art & Architecture. әлеге чыганактан 2012-12-09 архивланды. 14 September 2012 тикшерелгән.
  11. Keyes, 1995, pp.78–82
  12. https://www.phnompenhpost.com/national/royal-cambodian-coronation
  13. Hosen, N (8 September 2005). «Religion and the Indonesian Constitution: A Recent Debate» (PDF). Journal of Southeast Asian Studies 36 (03): 419. DOI:10.1017/S0022463405000238. Проверено 26 October 2006. 2006 елның 28 август көнендә архивланган. архив күчермәсе (PDF), archived from the original (PDF) on 2006-08-28, retrieved 2019-07-31 
  14. 2010 Population and Housing Census of Malaysia (Census 2010) 2014 елның 14 сентябрь көнендә архивланган. Department of Statistics Malaysia, Official Portal (2012)
  15. Sandhu (2010), Indians in Malaya: Some Aspects of Their Immigration and Settlement (1786-1957), Cambridge University Press, ISBN 978-0521148139, pp. 89-102
  16. 16,0 16,1 2011 Report on International Religious Freedom - Malaysia U.S. State Department (2012)
  17. Gill & Gopal, Understanding Indian Religious Practice in Malaysia, J Soc Sci, 25(1-2-3): 135-146 (2010)
  18. Raymond Lee, Patterns of Religious Tension in Malaysia, Asian Survey, Vol. 28, No. 4 (Apr. 1988), pp. 400-418
  19. Religious Freedom Report 2013 - Malaysia U.S. State Department (2014)
  20. Religious Freedom Report 2012 - Malaysia U.S. State Department (2013)
  21. Malaysian Indian Community: Victim of ‘Bumiputera’ Policy 2014 елның 13 сентябрь көнендә архивланган. ORF Issue Report (2008)
  22. Amarjit Kaur, Indian migrant workers in Malaysia – part 1 Australian National University
  23. Amarjit Kaur, Indian migrant workers in Malaysia – part 2 Australian National University
  24. Table: Religious Composition by Country, in Numbers Pew Research Center (December 2012)
  25. https://www.bbc.com/news/world-asia-25438275
  26. https://frontiermyanmar.net/en/myanmars-hindu-community-looks-west
  27. Thant Myint-U (2001), The Making of Modern Burma, Cambridge University Press, ISBN 978-0521799140, pp. 27-47
  28. http://www.globalreligiousfutures.org/countries/philippines/religious_demography#/?affiliations_religion_id=0&affiliations_year=2010 2014 елның 8 июль көнендә архивланган.
  29. In the late 1970s and early 1980s, the ISKCON temple was right beside the Hindu Temple.
  30. Census of population 2010 2013 елның 13 ноябрь көнендә архивланган. Singapore Department of Statistics (2011)
  31. Public Holidays Ministry of Manpower, Singapore
  32. Ramakien. Royal Thai Embassy. әлеге чыганактан 2020-09-17 архивланды. 2019-07-31 тикшерелгән.
  33. The concept of Garuda in Thai society. әлеге чыганактан 2019-03-24 архивланды. 2019-07-31 тикшерелгән.
  34. Sikhoraphum, Thailand, Arts & Archaeology Journal
  35. M. E. Manickavasagom Pillai (1986). Dravidian Influence in Thai Culture. Tamil University. p. 69. https://books.google.com/books?id=soFCAAAAYAAJ. 
  36. Upendra Thakur (1986). Some Aspects of Asian History and Culture. Abhinav. pp. 27–28. ISBN 978-81-7017-207-9. https://books.google.com/books?id=m42TldA_OvAC&pg=PA27. 
  37. Norman Cutler (1979). Consider Our Vow: Translation of Tiruppāvai and Tiruvempāvai Into English. Muttu Patippakam. p. 13. https://books.google.com/books?id=2fMOAAAAMAAJ. 
  38. Ara Wilson (2008), The Sacred Geography of Bangkok’s Markets, International Journal of Urban and Regional Research, Volume 32.3, September 2008, page 635
  39. Jonathan Lee, Fumitaka Matsuoka, Edmond Yee and Ronald Nakasone (2015), Asian American Religious Cultures, ABC, ISBN 978-1598843309, page 892
  40. Hinduism Today | Thailand | July/August/September, 2003, archived from the original on 2006-10-30, retrieved 2019-07-31 
  41. архив күчермәсе, archived from the original on 2013-07-28, retrieved 2019-07-31 
  42. 42,0 42,1 Champa and the archaeology of Mỹ Sơn (Vietnam) By Andrew Hardy, Mauro Cucarzi, Patrizia Zolese p.105
  43. India's interaction with Southeast Asia, Volume 1, Part 3 By Govind Chandra Pande, Project of History of Indian Science, Philosophy, and Culture, Centre for Studies in Civilizations (Delhi, India) p.231,252
  44. International Religious Freedom Report 2004, U.S. Department of State.
  45. архив күчермәсе, archived from the original on 2013-10-18, retrieved 2019-07-31 

Тышкы сылтамалар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]