Көньяк Африка милли һимны

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Көньяк Африка милли һимны latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү


Flag of South Africa.svg

Көньяк Африка Җөмһүриятенең бү­генге дәүләт гимны — йөз ел дәвамында илдәге 11 рәсми телнең бишесендә язылган өч текстның һәм ике мөстәкыйль көйнең өземтәсыман кушылмасы.

гимнның тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

“Nkosi Sikelel' iAfrika”[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иң элек “Nkosi Sikelel’ iAfrika” (Йа Илаһи, ярлыка Африканы”) дигән җыр барлыкка килгән. Аның зулу, коса һәм сото (суто) телләрендәге сүзләрен дә, көен дә Энох Манкайи Сонтоңга (Enoch Mankayi Sontonga (1860-1904) 1897 елда иҗат иткән. Энох Сонтоңга Йоһаннесбургның иярчен шәһәрчеге Нейсфиелдтагы миссионерлар мәктәбендә укытучы булып хезмәт иткән. Ул матур тавышлы җырчы да, балалар өчен кыска пьесалар язучы да булган. Үзенең иҗат җимешләрен бергә туплап бастырып чыгару турында хыялланган, ләкин өлгерә алмаган, бик яшьли вафат булган. Мәктәп укытучылары аның әсәрләрен кулдан кулга йөртеп, күчереп язып таратканнар,
“Nkosi Sikelel' iAfrika” җыры тәүге кат 1899 елда күмәкләп башкарылган. Тора-бара ул җирле халык гимны булып киткән. Хәзерге дәүләт гимнына аның беренче куплетын алганнар, гимн шуның белән башланып китә. Африка халык конгрессы җырны 1925 елда милли гимн дип игълан иткән, бу карарны башка оешмалар һәм чиркәү дә таныган.
Әйтергә кирәк, “Nkosi Sikelel’ iAfrika” көе соңрак, Африканы колониаль изүдән азат итү елларында, Танзания һәм Замбия милли гимннарына да нигез итеп алынган.

Die Stem van Suid-Afrika[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Узган гасыр башында, 1910 елда, Бөекбританиянең доминионы буларак, Көньяк Африка Берлеге төзелә, аның шигъри һәм музыкаль идиомасын эзләү башлана. Ниһаять, 1918 елда африкаанс телендә “Die Stem van Suid-Afrika” (“Көньяк Африка тавышы”) җыры языла, ул тиешле таләпләргә җавап бирә торган була. Текстның авторы — Корнелиус Якоб Лангенһовен (Cornelis Jacob Langenhoven (1873-1932).
Башта аның тексты өч куплетлы була, соңрак дүртенчесе дә барлыкка килә. Кейптаундагы “Die Burger” газетасы булачак гимнның көенә бәйге игълан итә. В апреле 1919 года Мартинес Лоуренс де Вильерс (Marthinus Lourens de Villiers (1885-1977) тәкъдим иткән бер көйне Лангенһовен кире кага. Де Вильерска эзләнүләрен тагын ике ел дәвам итәргә туры килә. Ләкин “Африка тавышын“ Көньяк Африка Берлеге гимны буларак таныта башлау өчен тагын 17 ел көтәргә туры килә әле. Бары тик 1938 елда гына аны беренче мәртәбә доминион парламенты утырышы алдыннан башкаралар. Әлбәттә, Бөекбританиянең “God Save the King” гимны белән беррәттән. Шуңа да карамастан, доминионның премьер-министры аны рәсми рәвештә 1957 елның 2 маенда гына дәүләт гимнының бер өлеше дип таный.

The Call of South Africa[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Африкаанс телендәге җырның рәсми гимн буларак торган саен ныграк таныла баруы аны инглиз теленә тәрҗемә итү проблемын да китереп чыгара. Бу эш 1952 елда ук башлана. Озак еллар дәвамында тәкъдим ителгән тәрҗемәләрнең һәм мөстәкыйль шигырьләрнең берсе дә хакимияткә ошамый. Җирле телләрдәгеләрен дә ара-тирә кыскартып-үзгәртеп торалар. Инглизчә куплет — The Call of South Africa (“Көньяк Африка тавышы”) — 1995 елда гына өстәлә.
Шуның белән Көньяк Африкада төгәл бер гасырга сузылган “гимн марафоны” тәмам була.

гимнның бүгенге тексты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

җирле телләрдә татарча тәрҗемәсе
(коса һәм зулу телләрендә)

Nkosi sikelel’ iAfrika
Maluphakanyisw’ uphondo lwayo,
Yizwa imithandazo yethu,
Nkosi sikelela, thina lusapho lwayo.
(сото (суто) телендә)
Morena boloka setjhaba sa heso,
O fedise dintwa la matshwenyeho,
O se boloke,
O se boloke setjhaba sa heso,
Setjhaba sa South Afrika.

South Afrika!
(африкаанс телендә)
Uit die blou van onse hemel,
Uit die diepte van ons see,
Oor ons ewige gebergtes
Waar die kranse antwoord gee,
(инглиз телендә)
Sounds the call to come together,
And united we shall stand,
Let us live and strive for freedom,
In South Africa our land!

Йа Илаһ, ярлыка Африканы,

Арттыр аның шанын һәм данын,
Кабул ит безнең догаларны,
Ярлыкагыл, Илаһ, балаларыңны.

Тәңребез, саклагыл безнең халыкларны,
Юкка чыгар Син барча низагларны.
Йа Илаһыбыз,
Йа Илаһыбыз, ярлыкагыл безне,
Ярлыка Көньяк Африканы.

Көньяк Африка!

Күкләрнең зәңгәрлегеннән,
Диңгез тирәнлегеннән,
Кыя-тау мәңгелегеннән
Илгә бер шаңдау иңә:

“Бүген без иңгә-иң бастык,
Уртак җырларыбыз да,
Тату-тыныч тормыш корыйк
Көньяк Африкабызда!”