Көрси (йолдыз)
Көрси (гарәп. الكرسي әл-көрсий — «утыргыч»[1]; Эридан β, Эридан бетасы, β Eri) — Эридан йолдызлыгының яктырыш буенча икенче йолдыз. Йолдызлыкның төньяк-көнчыгыш кырыенда урнаша. Бу +2,8 йолдызча зурлыктагы куш йолдыз.
Физик хасиятләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Көрси — A3 спектр сыйныфылы зур йолдыз, аның массасы 2–2,5 Кояшныкына тигез. Ул Кояштан 45 тапкыр яктырак һәм Кояш системасыннан якынча 89 яктылык елы ераклыкта урнашкан. Көрси +10,9 зурлыктагы күренүчән иптәше бар.
Исемнәр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Йолдызның гарәп теленнән алынган исеме Көрси (ингл. Cursa; рус. Курса) әл-Көрси әл-Җәүза (гарәп. الجوزاء الكرسي әл-көрсий әл-җәүза’) атамасының кыскартылган варианты, ә ул исә «Бәйленең урындыгы (аяк өчен эскәмиясе)»[2] белдерә (монда «Бәйле» астында Орион күздә тотыла) һәм дүрт йолдыздан (β Eri, λ Eri, ψ Eri and τ Ori) гыйбарәт булган төркем өчен куллана.
Көрси йолдызыннан Эридан йолдыз елгасы башлана, ә Ахирнәр (α Eri) йолдызы белән тәмамлана.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Көрси — урындык, утыргыч. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 231.
- ↑ Джауза — «Сопряженный». — Звездный каталог ал-Бируни с приложением каталогов Хайама и ат-Туси // Историко-астрономические исследования. Вып. VIII. — М.: Физматгиз, 1962. — С. 184.