Көя тавы
Көя тавы Көя-сан | |
---|---|
![]() | |
Урнашуы | Япония,
Вакаяма |
Нигез салучы | буддист кәшише Кукай |
Дин | буддизм |
Нигезләнгән | 819 |
ЮНЕСКО мирасы | 2004 елдан |
Көя тавы яки Көя-сан (японча 高野山 Ко:я-сан) — буддист сингон мәктәбенә караган күп кенә гыйбадәтханәләр һәм кәшишханәләр урнашкан тау. Осака шәһәреннән көньяккарак Япониянең Вакаяма вилаятендә урнашкан.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]819 елда буддизм кәшише Кукай 8 тау түбәсе арасындагы үзәндә 800 м биеклегендә беренче гыйбадәтханәгә нигез салган. Хәзер анда якынча 100 кәшишханә урнашкан. Тауда түбәндәге танылган кәшишханәләр урнашкан:
- Окуно-ин (奥の院), Кукай төрбәсе
- Компон-дайто (根本大塔), пагода
- Конгобу-җи (金剛峰寺), сингон мәктәбенең төп гыйбадәтханәсе
- Өченче сөгун Токугава Иэмицу төзегән Тогугава нәселенең төрбәсе
Урнашу
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Көя тавыннан синтоист изге урыннарына ( Кумано-Хонгу-тайся (яп. 熊野本宮大社)、Кумано-Хаятама-тайся (яп. 熊野速玉大社) һәм Кумано-Нати-тайся (яп. 熊野那智大社) борынгы сукмак бара.
Осака шәһәренең Намба вокзалыннан тауга кадәр (станция Гокуракубаси 極楽橋駅) тимер юл бара. Кабель тимер юлы 5 минут эчендә юлчыларны тау түбәсенә күтәрә.
2004 елда ЮНЕСКО Бөтендөнья Мирас исемлегенә кертелгән.
Күренешләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]-
Кондо, Көя тавының төп залы
-
Компон-дайто, Көя тавы үзәгендәге пагода
-
Окуно-ин
-
Конгобу-дзи яктылыкта
-
Данҗогарам-тото
-
Токугава төрбәсе