К. И. Скрябин исемендәге Мәскәү дәүләт ветеринария медицинасы һәм биотехнологиясе академиясе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/К. И. Скрябин исемендәге Мәскәү дәүләт ветеринария медицинасы һәм биотехнологиясе академиясе latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
К. И. Скрябин исемендәге Мәскәү дәүләт ветеринария медицинасы һәм биотехнологиясе академиясе
Эшләү еллары 1919[1]
Урынлашу
Сайт mgavm.ru[1]

К. И. Скрябин исемендәге Мәскәү дәүләт ветеринария медицинасы һәм биотехнологиясе академиясе (МДВМА) — Русиянең төп зооветеринария югары уку йорты.

1919 елда оештырыла. Академия — комплекслы югары уку, фәнни-тикшеренү һәм җитештерү үзәге. Анда югары квалификацияле фән һәм фәнни-педагогик кадрлар әзерләнә, ветеринария медицинасы, зооинженерия, биотехнология, экология һ.б. өлкәләрдә фундаменталь һәм приоритет тикшеренүләр алып барыла. Академия составында ветеринария медицинасы, генетика, селекция һәм биотехнология, ветеринария биологиясе, товар белеме, маркетинг, чималдан һәм терлекчелек продуктларыннан ашамлыклар ясау технологиясе, педагогия, хәрби ветеринария, а.х. вузлары һәм техникум укытучыларының белемен күтәрү факультетлары бар. Фәнни-тикшеренү бүлеге кафедраларда һәм проблемалы лабораторияләрдә фәнни-тикшеренү эшләрен оештыра. Үзенең эшләү дәверендә академиядә ветеринария һәм зоотехния фәннәре үсешенә зур йогынты ясаган фәнни мәктәпләр (К. И. Скрябин, С.Н.Вышелесский, А. Ф. Климов, Н. А. Сошественский, Б.М.Оливков, М.Ф. Иванов, П.Н. Кулешов) һәм юнәлешләр булдырылды.

МДВМАда төрле вакытта күренекле совет галимнәре: академиклар С. И. Вавилов (физика), Г.К.Хрущов (гистология), Б. И. Лаврентьев (гистология), М. Г. Тушнов (микробиология), Н.Ф. Попов (физиология), Г.В.Домрачев (терапия), Л.М.Кречетович (ботаника), С. И.Афонский (биохимия), Д. М. Автократов (анатомия), П. А. Мантейфель (җәнлекчелек), К. Р. Викторов (физиология), Г.П.Сахаров (патфизиология), М. И. Придорогин (зоотехния), В.М. Коропов (патологик физиология), Е.А.Богданов (зоотехния), Н.Ф.Мышкин (акушерлык), А.Р.Евграфов (терапия), Н. А. Михин (микробиология), Б. К. Боль (патологик анатомия), Н.М. Шпайер (атчылык),

В.Ю.Вольферц (ветеринария-санитария экспертизасы) һ.б. эшләде. MBA галимнәре чит ил академияләре, университетлары һәм җәмгыятьләренең мактаулы әгъзалары булып сайландылар (К. И. Скрябин, И. Е. Мозгов, С. И. Афонский), халыкара оешмаларда вәкил булып торалар (А. Г. Банников, И. И. Родин, В.И.Полтев, В. П. Шишков, И. Ф. Бобылев).

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ветеринарная медицина:Русско-татарский энциклопедический словарь / Авт.-сост.: В39 Ф.Набиев, Ф.Кабиров, Г.3.Идрисов, М.X.Харисов; Под общ. ред. Ф.Г.Набиева.— Казань: Магариф, 2010.— 495 с.
  1. 1,0 1,1 1,2 GRID Release 2017-05-22 — 2017-05-22 — 2017. — doi:10.6084/M9.FIGSHARE.5032286